Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Мондый егет тәрбияләгән өчен рәхмәт сезгә»

Базарлы Матакта яшәүче Рамил һәм Вилә Хафизовлар уллары Илназны узган елның җәендә армия сафларына озатканнар иде. Егет әти-әнисенең: "Тырышып хезмәт ит, улым, йөзгә кызыллык китермә",–дигән фатыйхасын үтәде. Ел буе аңардан гел әйбәт хәбәрләр генә килеп торды. Илназ бер тапкыр да армия тормышыннан зарланмады, иптәшләрен дә, командирларын да  мактап сөйли, "хезмәтем бик әйбәт бара" дип әти-әнисен сөендерә иде. 
Әле күптән түгел Хафизовларга Илназның командирларыннан Рәхмәт хаты  килеп төште.
"Хөрмәтле Вилә Гарифулловна һәм Рамил Әсхәтович! Сезнең улыгыз Илназ үзенең эш сөючәнлеге,  армия хезмәтенә җаваплы мөнәсәбәте белән җитәкчелекнең иң югары бәясенә лаек булды. Рядовой И.Р. Хафизов һәрвакыт максатчанлыгы, намуслылыгы, профессиональлеге, хезмәттәшләре турында кайгыртучанлыгы белән аерылып тора. Ул төрле ярышларда актив катнаша, хәрби хезмәттәге  заданиеләрне кисәтүләрсез башкара. Командирларын, иптәшләрен хөрмәт итә. Командование шундый егет тәрбияләп үстергәнегез өчен сезгә олы рәхмәтен җиткерә. Сезгә сәламәтлек, эшегездә уңышлар телибез һәм улыгызның киләчәктә дә үзенең гражданлык бурычын намус белән үтисенә ышаныч белдерәбез",–диелгән анда.
Әти-әнисе тиздән Илназның  хезмәт срогын тутырып өйгә кайтуын көтәләр. Исән-сау күрешергә язсын.
 
 
 
 
Апак авылында гомер итүче Мөнир һәм Роза Кәлимуллиннар да армиядәге уллары Дамир турында шундый куанычлы хат алганнар. Командирлары  Рәхмәт хатында Дамир Кәлимуллин хакында менә ниләр язганнар:
"Сезнең улыгыз Дамир, үзенең гражданлык бурычын үтәп, Үзәк Хәрби Округ гаскәрләрендә хезмәт итү чорында үз эшенең чын белгеченә әверелде. Ул  хәрби әзерлек буенча занятиеләрдә һәм нормативларны үтәүдә әйбәт күрсәткечләргә ирешә, максатчан һәм зур тырышлык белән үзенең хәрби осталыгын камилләштерүне дәвам итә. Хәрби хезмәтнең барлык авырлыкларын ул ирләрчә ныклык белән кичерә.
Тырышлыгы һәм булдыклылыгы өчен сезнең улыгыз Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итү уңаеннан часть командиры фәрманы белән бүләкләнде дә. 
Безнең частьта кырыс армия мәктәбе үтеп, улыгыз тормыш тәҗрибәсе туплады, техник һәм профессиональ белемнәргә ия булды, үзендә ныклык, чыдамлык кебек сыйфатлар тәрбияләде.
Хәрби часть командованиесе сезгә улыгызны Ватаныбызның лаеклы гражданины һәм ышанычлы сакчысы  итеп үстергәнегез өчен рәхмәт белдерә". 
 
 

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus