Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Исерек көе руль артына утыручыларны төрмә көтә

Юл хәрәкәте кагыйдәләре хәмер кулланып руль артына утыручыларга да, җәяүлеләргә дә катгыйланды.

Аракы эчеп рульгә утыру – төрмәгә “юллама”. Автомобиль сөючеләр игътибарындагы төп үзгәрешне шулай атыйк. Бу ни дигән сүз? Әлегә кадәр  алкоголь эчемлек кулланып машина йөрткән яки медицина теркәлүеннән баш тарткан өчен административ җаваплылыкка тарткан булсалар (бер юлга 30 мең сумлык штраф һәм 1,5-2 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү, кабат тотылган очракта 50 мең сумлык штраф һәм 3 елга правасыз калу),  1 июльдән бер ел эчендә кабат тәртип бозучылар 200 меңнән 300 меңгә чаклы штраф түләргә яки 480 сәгать мәҗбүри эшләргә тиеш булачак. Шуңа альтернатива буларак ике елга чаклы мәҗбүри эш яисә 2 елга чаклы ирегеннән мәхрүм итү дә кертелә. Әгәр дә исерек машина йөртүче аркасында үлүчеләр булса, 9 елга чаклы төрмә көтә. Ә машина йөртү хокукларын яңадан алу өчен яңадан имтихан тотарга тиеш булачаклар.

Моннан тыш авария булган урында зыян күрүчеләр үзләрен ничек тотарга тиешлегенә дә ачыклык кертелде. Бүгеннән авария фактын теркәү өчен полиция хезмәткәрләреннән башка да “сөйләшергә” була.  Әгәр дә зыян күрүче яклар авария китереп чыгарган алшартлар белән килешә икән, бу очракта алар иминият компанияләренең беркетмәләрен генә тутыра яисә үзара килешүгә расписка язып кул куеп “хушлаша” ала. Тән җәрәхәтләре алучы яки һәлак булучылар булган очракта, әлбәттә, авария урынына һичшиксез ЮХИДИ хезмәткәрләре килергә тиеш.

Шулай ук 1 июльдән транспорт белән хәрәкәт итүче инвалидлар да сак булырга тиеш. Әгәр дә сәламәтлеге ягыннан мөмкинлеге чикләнгән машина йөртүче тизлеген сәгатенә 60 км дан арттырып икенче тапкыр тотыла икән, ул таныклыгыннан колак кагарга мөмкин.

Бүгеннән әйләнешкә кертелгән үзгәрешләр төркемләп хәрәкәт итүче балалар мәнфәгатен кайгыртуга да юнәлдерелгән. Беренчедән, 8 һәм аннан да күбрәк булган балаларны эксплуатация срогы 10 елдан да артмаган автобус кына йөртә алачак. Икенчедән, андый трнаспорт төре тахограф һәм иярчен аша автомобильнең күчешен тәэмин итә торган “күзләр” белән тулыландырылган булырга тиеш.   

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus