Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Зәй районында уракта 71 комбайн катнашачак

Районыбыз басуларында уңыш өлгереп килә, уракка төшәргә дә күп калмады. Агымдагы елда игенчеләребез алдында 40 мең гектардан артык бөртеклеләрне җыеп алу бурычы тора. Бу күрсәткеч узган ел дәрәҗәсендә. Уракны оешкан төстә, кыска срокларда, сыйфатлы итеп башкарып чыгу күп факторларга бәйле. Шуларның иң мөһиме – урып-җыю комплексының әзерлеге. Әлеге җәһәттән әңгәмәбез авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механизация буенча консультанты Марсель Рәхмәтов белән.

-Марсель Хәйдәрович, урак турында сөйләшкәнче, терлек азыгы әзерләү барышы турында берничә сүз әйтсәгез иде...

- Районда терлек азыгы әзерләү тулы куәткә бара. Әлеге уңайдан район басуларында 10 комбайн эшли. Алар күпчелек - “Ягуар”лар, яңалары “Джон Дир”, “Россельмаш” комбайннары. Агрофирмалар бүлекчәләрендә 6900 гектар мәйданда печән чабылып, 7200 тонна печән, 36000 тонна сенаж әзерләнде. Кышын терлекләрне кышлату өчен 67 мең тонна терлек берәмлеге әзерләргә кирәк, бүгенге көндә бу сан - 13, 7 мең тонна яки бер шартлы терлеккә 9,6 азык берәмлеге туры килә. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда да терлек азыгы әзерләү темпы артты. Шунысы игътибарга лаек, “Нива” җаваплылыгы чикләнгән ширкәтенә яңа терлек әзерләү техникасы кайтарылды, бу көннәрдә чапкычлар, әйләндергечләрнең кайтуы көтелә.

-Уракка да күп калмый, урып-җыю техникасын ремонтлау – көн кадагындагы мәсьәлә. Бу юнәлештә эш ничек бара?

- Һәр комбайн икешәр комбайнчы белән тәэмин ителде. Аларның күпчелеге алдагы елларда урып-җыюда катнашучылар, яңалары да юк түгел. Һәр агрофирмада тәҗрибәле, үз эшенең осталары булган комбайнчылар бар. Алар – “Зәй шикәре” агрофирмасыннан Валерий Бутяев, бертуганнар Равил белән Шәйхенур Миннекәевлар, Дамир Баһаутдинов, Рафис Ходжаев, Олег Сандимиров, Валерий Метрухин, Виктор Мрясов, “Зәй”дән ТРның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре Рамил Сибгатуллин, Расим Мөфтиев, Айрат Сафин, “Восток” агрофирмасыннан Фәндус Уразманов, Михаил Спиридонов, Николай Григорьев, Александр Пирогов, Дамир Шәйгарданов, Илсур Шакирҗанов, Рамил Хафизов һ.б.лар.

Агымдагы елда басу-кырларны 71 комбайн иңләр дип көтелә. Узган ел алар 75 иде. Комбайн паркын күпчелек “Дон ” һәм “Нью Холланд”лар тәшкил итә. Барлык агрофирмалар бүлекчәләрендә урып-җыю техникасын ремонтлау бара. Бүгенге көндә комбайнерлар бригадаларын комплектлаштыру бара. Комбайннар кирәкле частьлар белән кергән гариза нигезендә тәэмин ителә. Әлеге җәһәттән техникалар 1 июльгә әзер булыр дип көтелә. 9 июльдә аларны ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан белгечләр килеп караячак. Агымдагы елда бер комбайнга эш йөкләмәсе - 564 гектар. Алдагы еллардагы кебек “АгроКөч-Төркем” ЯАҖ бөртеклеләрне җыеп алу өчен ике отряд җибәрер дигән өметтә калабыз.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus