Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Җаваплы эш кенә йөклиләр

Олы Елга авылы терлекчелек комплексы белгече Илфат Сөнгәтуллин безне аның белән ул үз эшенең чын остасы дип таныштырды.
Чыннан да кулыннан килмәгән эше юк икән уңган терлекче Нияз Әкбәровның. Иң элек ул биредә “МТЗ” тракторы белән малларга катнаш азык ташыган, терлекчелек утарына салам, печән рулоннарын кертеп урнаштыруда катнашкан.
 
Бу көннәрдә аңа бик җаваплы эш йөкләгәннәр. Үзе дә аңа ияләшеп килә икән. Баштагы мәлдә кыенрак булды, ял итәргә бер минут вакыт та булмый иде ,-ди ул. Нияз монда бүген яңа туган бозауларны тәрбияли. Бу хезмәтнең ни дәрәҗәдә киеренке булуын һәркем белә. Ул әле шулай ук зур игътибар һәм пөхтәлек тә таләп итә.
 
Чөнки маллар яшь вакытта бик тиз йогышлы авыруларга бирешүчән булалар. Монда әле аңа чыныктыру чарасын күрергә, үлән чәйләрен әзерләп сыйларга да туры килә. Дөньяга килгәннең беренче айларын да ук бозаулар төрле авыруларга тиз бирешеләр. Яшь малларны алты айга кадәр тәрбияләп үстерү җиңел эш түгел шул. Шуңа аңа алынырга теләүчеләр дә бик аз бүген.
 
Нияз үз эшен һәрвакыт күңелен биреп башкарырга гадәтләнгән. Ул ветеринария хезмәткәрләре киңәшен дә төгәл тота. Бәлки шуңада дыр соңгы вакытларда монда бозауларың авырулары сирәк очрый. Бигрәктә аның кул астындагылар сау-сәламәт, көр булып үсәләр. Ул айдан-айга алардан югары артым алуга ирешә. 
 
Идрис Аметов. 
 
Автор фотосы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus