Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Аракысыз гына булмыймы?

Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан сугыш һәм тыл ветераннарына зурлап азык-төлек пакетлары тараттылар.
Бик яхшы гамәл әлбәттә. Әмма бер нәрсә күңелне тырнап үтте. Пакетларга аракы да тыкканнар. Ветераннарның күбесенә 80-90 яшь булуын, намаз укуларын онытып җибәргәннәр күрәсең. “За Родину! За Сталина!,–дип һөҗүмгә күтәрелер алдыннан эчтек инде фронтовой 100 граммны. Ә хәзер нәрсәгә бирәләр икән инде ул шешәне?”–ди бер таныш бабай. “Бу пакеттагы ризыкларны ашарга ярыймы икән соң? Аракы белән бергә торгач харам булмыйлар микән”,- дип гаҗизләнә икенче бер әбекәй.
 
Октябрь аенда үткәрелә торган Өлкәннәр көне уңаеннан күп кенә оешмалар үзләрендә эшләп чыккан ветераннарны чакырып котлыйлар. Монысы да бары тик хуплауга лаек традиция. Әмма анда да өстәл уртасына аракы чыгарып куялар. Шулай итеп дин тотучы әби–бабайларны кыен хәлдә калдыралар. Пакетларны әзерләүчеләр, бәйрәм табыннары оештыручылар бу мәсьәләгә җитдиерәк якын килсеннәр иде. Бу язмам кайберәүләргә ошамас та бәлки. Әмма өлкәннәрнең фикерен җиткерергә кирәк санадым.
 
Барлык райондашларны изге Рамазан ае белән котлыйм. Тоткан уразаларыбыз кабул булсын!
                                                   
Раилә Дудко.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus