Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бүген Әлки район үзәгендә Азат итүче солдат һәйкәле янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды

Бүген район үзәгендә Азат итүче солдат һәйкәле янында Хәтер һәм кайгы көненә багышланган митинг булды.

Анда Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәтчәннәре, “Бердәм Россия” партиясе әгъзалары, “Яшь гвардия”челәр, мәктәп балалары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре катнашты.

22 июнь –Бөек Ватан сугышы башланган көн –илебездә билгеләп үтелә торган истәлекле даталарның иң хәсрәтлеседер. Моннан 74 ел элек, бүгенгедәй кояшлы һәм матур көндә, якшәмбе иртәсендә фашист Германиясе  сугыш игълан итмичә туган илебезгә – Советлар Союзына явызларча басып керә. 1418 көнгә сузылган Бөек Ватан сугышы  егерменче гасырның иң канкойгыч бәрелеше булып тарихка керде. Төрле чыганаклар бу сугышта илебезнең 30 миллионга якын кешесен югалтуын хәбәр итәләр.

 

 

 

 

–Районыбыздан 10 меңгә якын кеше Бөек Ватан сугышына алына. Аларның 5 меңгә якыны яу кырында ил азатлыгы өчен башларын сала,–диде митингта ясаган чыгышында район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Мария Платонова. – Без алар турындагы хәтирәләрне кадерләп саклыйбыз, бүген арабызда булган ветераннарыбыз алдында баш иябез. Ә сугыш каһарманнары, ветераннарыбыз өчен бүген иң мөһиме – яшь буынның  әлеге дәһшәтле сугыш турында, Бөек Җиңүнең халыкның нинди олы батырлыгы барәбәренә яулануы хакында белүе һәм онытмавы. Бүген аяз күк астында исән-имин яшәвебез белән кемгә бурычлы булуыбызны беркайчан да хәтердән чыгармыйк!

 

 

Онытырга хакыбыз юк! Митингтагы һәр чыгышта яңгырады бу фикер. Район ветераннар советы рәисе Фаиз Шакиров, хәрби комиссар Виктор Лаврентьев, имам-мөхтәсиб  Ислам Шәйхетдинов, район благочинные, Базарлы Матактагы Изге Троица чиркәве настоятеле Андрей Зиньков Бөек Ватан сугышында илебез иминлеге өчен кан койган туганнары, авылдашлары, якташларыбыз турында горурлык һәм хөрмәт белән искә алдылар, халкыбызның бөек батырлыгын беркайчан да онытмаска, яшьләрдә Ватанны ярату, патриотлык хисләре тәрбияләргә өндәделәр.

Балалар чыгышы,  Александр Федонин һәм Ринас Шиһаповның сугыш темасына җырлары  митингкка тетрәндергеч тантаналылык өстәде.

 

Митингта катнашучылар Бөек Ватан сугышында башларын салган, фронттан исән кайтып та бүген инде арабызда булмаган якташларны  бер минут тынлык белән искә алдылар. Азат итүче солдат һәйкәле итәгенә тере чәчәкләр, веноклар салынды, янып торган шәмнәр куелды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus