Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Җиләкле җәйләр яме

Июнь уртасы. Җәй матурлыгының җиләкле аланнарга күчкән чагы. Бу көннәрдә иртәнге чык белән бергә уянган авыл халкы  урман аланнарына ашыга. 
Төймәләнгән җир җиләкләре әле кызарырга өлгермәгән, ә менә каен җиләген җыеп кына өлгер!  Үлән араларыннан баш калкыткан хуш исле җиләкләр үзләре үк сине дәшә сыман. Колак яныннан китми безелдәгән черки-бөҗәкләрне дә куарга онытып җиләккә үреләсең. Ә тәме-е-е... анысын инде берни белән дә чагыштырырлык түгел. Үзләре дә өзеп алган саен чиләккә түгел, авызга керергә торалар!
 
Әнә шушы җәйге гүзәллеккә мин дә бер көнемне багышладым әле. Иртәнге сәгатьләрдә кузгалсам да, Үрнәк авылы читендәге җиләклеккә килеп җиткәндә инде кайтучылар да очрады. Әнә, Күгәрчен авылыннан Гөлсем белән Миннегөл чиләк тулы җиләкләрен күтәреп үрне менеп киләләр. Арсалар да, канәгать күренәләр. Бераз баргач яр читендә туктап калган машиналарны һәм урман аланлыкларына сибелгән халыкны күргәч беравык сүзсез калдым. Сабантуй диярсең. Менә бит, һәркем җәйге нигъмәттән файдаланып калырга ашыга.
 
–Җиләк вакыты бер генә. Иренмибез, кояш белән бергә торып киләбез. Иртән җиләс һавада җыюы да рәхәт җиләкне,–Балык бистәсеннән килгән Алия. 
 
–Гел шулай юлларыгыз уң буламы?–дим, гаҗәпләнүдән, алдындагы тулы чиләгенә күз салып.
 
–Төрлечә була инде. Буш кайтмыйм дигән кешегә җиләк барыбер табыла ул, иренмичә йөрергә, җыярга гына кирәк. Өйгә кайткач җир җиләге кебек чемләп утырасы түгел, бер өлешеннән кайнатма әзерләсәң, калганын кышка суыткычка куярга да була,–ди Алия.  
 
Тулырак язманы газетабызның алдагы саныннан укый аласыз.
 
Фәрвәз Каюмова.
 
Фото: www.playcast.ru

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus