Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Бүген Балык Бистәсендә Хәтер көне узды(+фотолар)

22 июнь–илебездә кайгы һәм хәтер көне буларак билгеләп үтелә.

Бу чара районыбызда да уздырыла. Район мәдәният йорты каршында үткәрелгән быелгы митингка да сугыш һәм тыл ветераннары чакырылган иде. Район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рашат Хәбибуллин митингта ясаган чыгышында утлы еллар тарихын искә алып үтте. Районнан сугышка 12 меңләп кеше киткән. Шуларның дүрт меңе хәбәрсез югалган, биш меңе яу кырында һәлак булган. Бүгенге көндә эзтабарлар ярдәмендә хәбәрсез югалганнарның каберләре барлана, аларны Хәтер китабына теркәү бара.  

–Бүгенге тыныч көн өчен без ветераннарга рәхмәтле. Тик ни кызганыч, аларның сафы елдан-ел сирәгәя. Бүген алар кырык өчкә генә калды,–диде ул.

Районыбыз тарихын өйрәнеп, шул хакта китап нәшер иткән Мария Трофимова әлеге чарада катнашучы укучыларга республикабыз Хәтер китабын күрсәтеп, аның турында сөйләде. Китапны тотып карарга теләк белдерүче балалар да булды. Алар бергә җыелып китап битләрен ачып карадылар. “Әби-бабаларыгызны онытмагыз, хөрмәт итегез. Алар безнең тарихыбыз”,–диде Мария Ивановна. Шуннан соң бер минутлык тынлык игълан ителде. Соңыннан сугышта һәлак булучылар истәлегенә гирлянда куелды.

 Бу көн өлкәннәребез күңелендәге яраларны кабат яңартты кебек. Митингка килгән ветераннар Геройлар аллеясы каршында басып озаклап сөйләшеп тордылар. Бер-берсеннән хәл-әхвәлләр сораштылар, дөнья хәлләрен сөйләштеләр. Укучылар да алар янәшәсеннән китмәделәр. Бергәләп фотога төштеләр, һәйкәл-обелискларны карап чыктылар.

–Балаларны митингка һәр елны чакырабыз. Аларга патриотик тәрбия бирү һәм тарихны онытмасыннар өчен бер дигән чара булып тора бу,–диде мәдәният йорты директоры Фирдания Әхмәтҗанова.

Гөлназ Зарипова.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Автор фотолары.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus