Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанның кайбер районнарында атмосфера һәм туфрак корылыгы кушылу сизелә

Уңыш формалашу өчен турыдан-туры куркыныч пәйда булды
Татарстанның кайбер районнарында атмосфера һәм туфрак корылыгы кушылу сизелә. Агрометеорологик куркыныч күренеш барлыкка килде, бу уңыш формалашу өчен турыдан-туры куркыныч тудырырга мөмкин. Бу хакта "Татар-информ" агентлыгы хәбәрчесенә авыл хуҗалыгы фәннәре докторы,  Казан дәүләт аграр университетының "Гомум игенчелек, үсемлекләрне һәм селекцияне саклау" кафедрасы мөдире Радик Сафин хәбәр итте.
Аның сүзләренчә, менә инде берничә көн Татарстанда атмосфера корылыгы күзәтелә, һава дымлылыгы җитәрлек түгел (10-20 процент), температура югары. Хәзер атмосфера дымлылыгына туфракныкы да өстәлде. Күптән түгел узган яңгырлар көтелгән нәтиҗәне бирмәде - эсселек аркасында су туфракка кадәр җитмичә парга әйләнеп бетте. Галим фикеренчә, бу Татарстанда куркыныч агрометеорологик күренеш яки корылык башлану хакында сөйли. Уңыш формалашу өчен куркыныч туды.
Р.Сафин хәбәр иткәнчә, республиканың Көнчыгыш һәм Кама аръягы, шулай ук Идел буенда хәлләр аеруча кискен. Җир шулкадәр коры ки, барлыкка килгән ярыкларга кеше кулы сыя. Бу вәзгыятьтә чәчүлекләргә су сиптерү нәтиҗәле булыр иде, әмма барлык хуҗалыкларда да су сиптерү җайланмалары юк.
Моннан чыгуның тагын бер юлы бар. Аграр университет галимнәре ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы белән бергә авыл хезмәтчәннәре өчен махсус киңәшләр эшләгән. Алар стресска каршы препаратлар ярдәмендә үсемлекләрне якларга өйрәтә. Шулай ук чәчүлекләрне авыруларга каршы препаратлар белән эшкәртү дә зарур. Кыскасы, хәзер уңыш язмышы тулысынча аграрийлар кулында.   
tatar-inform.ru сайтыннан

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus