Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Коррупциягә каршы чаралар күрелә, ә нәтиҗәсе мониторингта күренә

Район башлыгы каршындагы коррупциягә каршы тору комиссиясенең чираттагы утырышында көнкүрештә коррупция күренешләренә юл куймау максатыннан район мәгариф бүлеге һәм район үзәк больницасында күрелә торган чаралар турында мәгариф бүлеге начальнигы Илсур Садыйков, район үзәк больницасы баш врачы урынбасары Алсу Гыйлаҗева докладлары тыңланды.
Аерым алганда Илсур әфәнде һәр мәгариф оешмасында коррупциягә каршы комиссияләр оештырылуын, җитәкчеләр белән киңәшмәләр үткәрелүен, мәгариф бүлеге сайтында даими рәвештә коруупциягә каршы мәгълүматлар, шул исәптән анкетлаштыру нәтиҗәләре урнаштырылуын хәбәр итте. Мәгариф бүлегенең коррупциягә каршы сәясәтне тормышка ашыру комиссиянең максатларын, бурычларын тәфсилләп санап чыкты.
 
Алсу Гыйлаҗева район үзәк больницасында Татарстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгында эшләнгән коррупциягә каршы бурычларның, чараларның тулы күләмдә үтәлүен әйтеп куандырды. Табиблар Татарстан республикасы табибы этик кодексын кабул иткәннәр. Больницада да комиссия төзегәннәр, коррупциягә каршы көрәшергә тиешле кешеләрне дә билгеләгәннәр.
 
Мәҗбүри медицина страхованиясе фонды үткәргән анкетлаштыру нәтиҗәләре буенча респондентларның 77 проценты медицина ярдәме күрсәтү сыфатыннан канәгать икән. Шуңа карамастан 2014 елда район халкыннан төрле инстанцияләргә 17 шикаять һәм мөрәҗәгать кергән. Нибары өч шикаять кенә нигезле, өлешчә нигезле дип танылганнар.
 
Эчке финанс контроле кысаларында үткәрелә торган чараларның нәтиҗәлелеген арттыру, финанс закончалыкларын бозуларга юл куйган затларга карата дисциплинар чаралар куллану турында Балык бистәсе финанс-бюджет палатасы рәисе Илсөя Ногманова чыгыш ясады.
 
Тулырак яманы газетабыздан укый аласыз.
 
Илгиз Җамалиев.
 
Фото редакция архивыннан алынды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus