Бүген, 21 июньдә, төштән соң Теләче районының кайбер авылларында көчле гарасат булган, дип хәбәр итә "Интертат" сайты.
Табигатьнең шул рәвешле шаяруы авыл халкына шактый зыян да китергән. Иң зур зыян күргән төбәкләрнең берсе – Иске Җөри авылы.
– Бу хәлне үз күзең белән күрергә кирәк иде, – дип хәбәр иттеләр Иске Җөри авылыннан Intertat.ru хәбәрчесенә. – Көчле җил чыкты, яшен, яңгыр, ком өермәсе... Урамга чыга торган да түгел иде. Күп кенә хуҗалыкта җиләк-җимеш агачлары, яшелчәләр зыян күргән, авылда агачлар ауган, электр энергиясе өзелгән. Ә иң зур зыян күргән бер хуҗалыкка хәзер авыл белән өмә ясап булышмыйча да булмас, диләр Иске Җөридә. Аларның йорт һәм абзар түбәләрен кыегы белән урам уртасына ук кубарып ташлаган.