Ике вакыйга да башкалада була. 14 кат балконыннан килеп төшкән ир, якынча мәгълүматларга караганда, исерек була һәм хатыны белән талаша. Ашыгыч ярдәм машинасы килеп җиткәнче ул урында ук җан бирә.
4 нче каттан килеп төшкән өч яшьлек малай сөякләре сынып һәм эчке органнарына зыян килеп, тиз арада хастаханәгә озатыла. Бала әле реанимациядә ята. Табиблар ике тәүлек дәвамында аның гомере өчен көрәшә. Әлегә бернинди дә фараз бирә алмыйлар.