Мәгариф идарәсендә әйтүләренчә, рус телен 373 укучы сайлаган, уртача күрсәткеч 72 балл тәшкил итә. Ә 115 бала 80 һәм аннан да күбрәк балл җыя алган. Математиканың база дәрәҗәсен 157 укучы тапшырган. Уртача – 3,96 балл (5 баллы шкала буенча исәпләнелгән).
Шул ук фәннең профиль дәрәҗәсен 368 укучы тапшырган, уртача балл 46,7. Биш укучы 80 һәм аннан да артыграк балл җыйган. Географияне ике укучы сайлаган, уртача балл – 66. Рус әдәбиятын унбер чыгарылыш тапшырган, биредә уртача балл 55,4 не тәшкил итә.