Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Нурия ханым бавырсакны яхшы пешерә

Халкым гомер бакый балага исем кушуга бик игътибарлы булган. Әнә шундый исеменә җисеме тәңгәл килгән Нурия ханым турында сөйлисе килә бүген.


Нурия Нурулла кызы Гафиятуллина Мөэмин – Каратайда 1960  елның 16 июнендә -сандугачлар өздереп салган мәлдә якты дөньяга килә. Балачагы таулы - урманлы, җиләкле- гөмбәле туган авылында уза. Авыл мәктәбендә белем алганнан соң Казанга аш-су осталары әзерли торган техникумда укый. Булачак ир солтанын да җир читеннән әзләргә кирәкми – терәлеп торган күрше егете, чая Альберт күршедә генә яши, озакламый  гаилә корып куялар. Бүген Нурия белән Альберт гаиләсе  Шөгер авылында яшәп ята. Нурия ханым утыз елдан артык Шөгер ашханәсендә пешекче һөнәрен  башкарды. Аннан авызга керү белән эреп китә торган искиткеч тәмле бавырсак пешерү остасы да бит әле ул. Әлеге татлы ризыкны сорап Башкортстан, Самарадагы милләттәшләребез дә мөрәҗәгать итә аңа.
 
Тормыш иптәшеннән дә уңды Нурия. Җитмеш төрле һөнәр иясе ул Альберт дигән ир-егет. Кырык ел буе намуслы рәвештә машина рулен әйләндерә, шофёр булып эшли. Нурияләр алмадай ике кыз үстерделәр. Гөлназ белән Гүзәл  югары белем алып язмышларын яшь буынны укыту –тәрбияләү белән бәйләделәр. Олы кызлары Гөлназ В.Чкалов исемендәге  Шөгер мәктәбендә башлангыч сыйныфларны укыта, Гүзәл исә  шәһәрдә балалар бакчасында тәрбияче. 
- Мин әниләргә багышланган бик күп китаплар укыдым, нәфис фильмнар карадым. Ләкин иң шәбе, иң газизе безнеке дип саныйм. Аның күз карашыннан ни әйтергә теләгәнен аңлыйбыз. Ул безне кешеләргә карата шәфкатьле, ягымлы булырга, һәркемгә ярдәм кулын сузарга әзер торырлык иттереп үстерде, - ди ул.
   
Нурия  яшь чагында Мөэмин – Каратайда мәдәният тормышында бик теләп катнашкан. Авыл үзешчәннәре белән нинди генә спектакльләр куймаганнар алар. Әмма, ни өчендер, сылу яшь кызга гел әбиләр ролен ышанып тапшырганнар. Бүгенге көндә тормышта да чын әби, яраткан дәү әни ул. Өч оныгы – ике малай, бер кыз әбиләре өчен өзелеп торалар. Алар Мөэмин –Каратайдагы Нурулла бабай йортын да яңабаштан яңартып, аны авылдагы иң матур өйләрнең берсенә әверелдерделәр. Нуриянең әнисе Хәдичә әби килен булып төшкән көннән бирле, тормышка чыкмаган каенсеңелесе белән бик тату бергә яшиләр.
 
Нурия белән Альберт аларны бала караган төсле карый, кайчан карама  өй чип- чиста, пешерәсе пешереп табынга куелган. Шат кыяфәтле карчыклар чөкердәшеп чәй эчеп утыра. Менә шундый ул Нурия ханым! Киләчәгең җыр кебек матур, кояш кебек якты булсын, дип телибез юбилей көннәреңдә. Алга таба да шатлыкта, куанычта, бәхеттә яшәргә язсын сиңа.
 
Таһир Шәмсуаров

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus