Зәй районында юкка чыккан авыллар шактый, шуларның берсе - Яңа Федоровка. Узган атнада әлеге авыл кешеләре очрашып, авыл зиратын яңа койма әйләндереп алды. Сугыштан әйләнеп кайтмаганнар исемлеге белән истәлек тактасы ясалып, зиратка эленде. Яңафедоровкалылар ел саен биредә очрашып, зиратны чистартып, ветераннар, вафат туганнарын искә алырга сүз куештылар. Истәлек тактасы булдыру, очрашуны әлеге авыл аксакалы Әнвәр ага Ганиев оештырды. Авыл халкы аңа рәхмәтле.