Кадерле әниебез! Гомер бәйрәмең белән ихлас котлыйбыз.
Исәнлек-саулык, бәхет-шатлыклар телибез сиңа. Гел янәшәдә булып без-балаларыңның игелеген күреп, оныкларны сөеп яшәргә язсын.
Әниебез-безнең кадерлебез,
Без бәхетле җирдә син барга.
Фәрештәләр кунсын иңнәреңдә,
Туган көнең белән котларга.
Төрле чакны күргәнеңдер әнием,
Йөрәгеңдә күптер ярада.
Киңәшчебез, терәгебез булып,
Озак яшә безнең арада.
Парлап канат кагу җиңелерәк,
Тормыш сине ялгыз итмәсен.
Тормыш чишмәләре чылтырап аксын,
Мәңге-мәңге суы кипмәсен.
Сине яратып, изге теләкләрдә: балаларың Лилия-Данил, Энҗе-Андрей, оныкларың Алина, Эльвира, Камил. Безнең бу теләкләргә тормыш иптәшең Габделәр дә кушыла.