Улым, диеп дәштен, улым, дип.
Иңнәремдә һәрчак, битләремдә,
Улым, диеп салган кулың бит!
Тәрәзәңә кайчан баксаң да,
Синең күзләр дәшеп алалар.
Тәрәзәләр белән ай-йолдызлар
Синең күңел аша яналар.
Әйткән сүзең аз да, күп тә кебек:
- Хәерле юл, балам, онытма!
Мин тоярмын сине җаным аша,
Булсаң әгәр чүлдә, котыпта!
Әни, бәгърем, белмим ни әйтергә:
Әле ярый имин яшисең!
Эх, яшисе килә синең кебек,
Синең хисләреңдә яшьнисем!
Капка, тәрәз, синең назларыңда-
Эх, яшисе иде гомергә!
Нигә икән безгә бу фанида
Гомеркәйләр бик аз бирелә?!
Вазыйх Фатыйхов.
Фото: http://www.russia.ru/id296365/status/485ad0000001a