Добавить новость

В Волоколамске благоустраивают два сквера и территорию у водохранилища

В Подмосковье дан старт КРТ на расселяемых территориях

Дорожная обстановка в Подмосковье вечером во вторник составляет 5 баллов

В Подмосковье более 90 человек погибли в ДТП с грузовым транспортом с января



World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Базарлы Матакның Яшьләр урамы башында Геройлар паркы ачылды

 Базарлы Матакның Яшьләр урамы башында Геройлар паркы ачылды

Район үзәгенең Яшьләр урамы башында Геройлар паркы ачылды. Әлеге тантанада Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская да катнашты.

 

Бүген бу парктан китәсе дә килми. Андагы матурлык, яшеллек күзне иркәли, күңелгә ял бирә. Ә бит кайчан гына биредә чүплеккә охшаган ташландык бер мәйдан иде. Район җитәкчеләре күз көеге булган бу чүп-чар оясын бетерергә карар кылды. Әлеге урынны ял паркы итү идеясы туды, һәм аның белән күпләр килеште.

2013 елның көзендә әлеге урынны чистарту эшләре башланып та китте. Чүп-чар җыештырып түгелде, шунда җир астына күмелгән зур-зур цистерналар казып алынып, чокырлар җир белән тигезләнде. Әлеге мәйдан ике яктан  койма белән тотып алынды.

Былтыр исә Геройлар паркы проекты республиканың социаль проектлар конкурсында  лауреат исеме алды һәм 580 мең сумлык грант отты.

Бу парк та уртак көч һәм тырышлык белән төзелде, аны бүгенге күркәм хәленә җиткерүгә район оешма-предприятиеләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары күп хезмәт куйды.

Паркта  матур брусчаткадан борылмалы юллар түшәлгән,  яшь куаклар тернәкләнеп, яшел чирәм, аллы-гөлле чәчәкләр күтәрелеп килә. Урта бер җирдә – якташ Геройларыбызның исемнәре теркәлгән стела. 

Сүз дә юк, бу  парк шушы тирәдә яшәүчеләрнең генә түгел, бөтен Базарлы Матак халкының яраткан ял урынына әйләнер. Аның ачылу тантанасына да бик күп кеше җыелган иде.

Әнә алгы планда “Бердәм Россия” Бөтенроссия партиясенең яшьгвардиячеләре әләмнәр тотып баскан. Ә түрдә хөрмәтле сугыш һәм тыл ветераннары. Тирә-юньдә бердәмлеккә өндәүче банерлар. Көне дә бит махсус сайлап алгандай кояшлы, ямьле булды.

Менә район үзәк  китапханәсе директоры Татьяна Петухова тавыш көчәйткеч аша тантананың ачылуын игълан итте. Ул районыбыздан чыккан алты Советлар Союзы Герое һәм алты Социалистик Хезмәт Героеның исемнәрен исебезгә төшереп узды. Әйе, безнең горурланырлык, мактанычыбыз булырлык батыр һәм уңган ул-кызларыбыз байтак.

Тантанага җыелучылар бер минутлык тынлык белән сугышта башларын салган  һәм тыныч тормышта вафат булган ветераннарыбызны искә алдылар.

Хезмәт ветераны, озак еллар районыбызда җитәкче урыннарда лаеклы хезмәт куйган Минвәгыйзь ага Сафин яңа парк белән хозурланып чыгыш ясады.

–Белүемчә, бу төзелешкә республиканың да, районның да, Базарлы Матакта яшәүчеләрнең дә өлеше кергән. Иң мөһиме, биредә яшь буынга мирас булып калырлык, аларга батырларыбызның исемнәрен искә төшереп торырлык һәйкәл-стела бар,–Минвәгыйзь Минвәлиевич. –Әлеге каһарманнар арасында Социалистик Хезмәт Герое Гыйматдинов Габбас Кыям улы исеме дә аталды. Аның белән миңа да 40 еллар элек бергә эшләргә туры килгән иде. Үзенә дә, башкаларга да бик таләпчән, булдыклы, тырыш кеше буларак хәтерләребезгә керп калды ул.

Аннан соң муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Александр Никошин сүз алды.

–Бүген без бергәләп, уртак көч белән булдырылган парк каршында басып торабыз. Бу эшкә үз өлешен керткән һәр кешегә, хезмәт коллективларына рәхмәтемне җиткерәм. Шулай ук Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинга, “Строитель и К” оешмасы җитәкчесе Рәшит Мөхәммәтшинга зур рәхмәт,–дип билгеләп үтте Александр Федорович. –Узган ел без тылда хезмәт куючылар хөрмәтенә парк төзегән идек. Менә хәзер  Геройлар паркы ачабыз. Быел әле тагын Базарлы Матакның Имәнлек урамында Аналар паркы ачарга җыенабыз. Бу эшләрне башкарып чыгуда безгә  республикабыз Президенты Рөстәм Миңнехановның 2015 елны Парклар һәм скверлар елы дип игълан итүе зур этәргеч һәм булышлык бирә.

Сәрия Сабурская чыгышы да Бөек Җиңүнең 70 еллыгы белән бәйле булды.

–Республикабыздан 700 меңнән артык кеше Бөек Ватан сугышына китә.  Шуларның яртысы гына  туган якка әйләнеп кайта. Ә күпме якташларыбыз тылда, аннан соң ил хуҗалыгын сугыштан соң торгызуда җиң сызганып хезмәт куйды. Бүген без бик олы һәм истәлекле вакыйгада – әнә шул сугыш һәм хезмәт каһарманнары исемендәге паркны ачуда катнашабыз,–диде Сәрия Харисовна.

Менә ишектәге ал тасмалар киселде. Халык яңа ял паркына узды. Геройлар исемнәре теркәлгән стелага чәчәкләр салынды.

Паркта бик күп утыргычлар урнаштырылган, матур чүп савытлары куелган, кичләрен дә якты булсын өчен фонарьлар эленгән. Балаларга уен мәйданчыгы да бар. Бу парк һәрчак шулай чиста, төзек торсын иде. Ә монысы инде биредә ял итүчеләрдән, үзебездән тора.

                                                  *   *   *

Шул ук көнне Сәрия Сабурская район хакимияте бинасында  халыкны кабул итте.  Ул шулай ук район эчке эшләр бүлегенең яңа биналары белән танышты, биредә тоткыннарны яшәтү, тукландыру урыннарын карады.  Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил район үзәк хастаханәсендә сугыш һәм тыл ветераннары өчен җиһазландырылган палатада да булды. Ул биредә дәваланучылар өчен барлык шартлар тудырылуын югары бәяләде.

 

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Нашли крайних: Армения обвинила Россию в передаче Карабаха Азербайджану

Вторая смена завершилась в лагере «Патриот» в Мытищах

Telegram-канал «Хуже и не скажешь»: Земфира приехала в Москву на прием к стоматологу

Реконструкция бассейна «Бригантина» продолжается в Мытищах

Музыкальные новости

«Ему плевать»: пентхаус Киркорова в Москве сочли незаконным из-за надстройки

Команда Сервисного локомотивного депо «Сольвычегодск» филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис» стала победителем эстафеты ГТО железнодорожных игр «Мы вместе»

Певица Наталья Самойлова презентовала новый клип «Голос природы»

Сергей Лёвкин: в Градостроительном комплексе открыли набор на целевое обучение

Новости России

Вторая смена завершилась в лагере «Патриот» в Мытищах

Новый папа. Может ли отчим заменить ребёнку настоящего отца

Два пассажира пропали после аварии с поездом Воркута — Новороссийск

Волонтеры юго-запада Москвы поддержали выдвижение Екатерины Раззаковой кандидатом в депутаты МГД

Экология в России и мире

Корпоративные активности: нужны ли и как влияют на коллектив

ГПМ Радио: победа на июньском конкурсе ФКК

На Мальдивы – со скидкой

«Авиаторы» возглавили рейтинг самых популярных солнцезащитных очков у россиян – «585*ЗОЛОТОЙ»

Спорт в России и мире

Рейтинг WTA. Калинская дебютировала в топ-20

«Недальновидное решение». На «Беларусь 1» раскритиковали отказ Арины Соболенко от Олимпиады

Появились новости о здоровье Елены Рыбакиной перед турниром в Англии

Дарья Касаткина с уверенной победы стартовала на травяном турнире в Истбурне

Moscow.media

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

Классика Санкт-Петербурга

ТСМ готовит полигон для конкурса механизаторов

Более 12 млн раз проехали автомобилисты по платной трассе М-12 Восток











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Реконструкция бассейна «Бригантина» продолжается в Мытищах

Два автомобиля столкнулись на Дангауэровском путепроводе в Москве

Спектакль по мотивам произведения Пушкина представили в ДК «Яуза» в Мытищах

Ефимов: Москва выделила 3 участка для строительства новых объектов в Коммунарке