Тормыш сынауларына бирешмичә син үзеңдә яшәү көче таба белдең, гомер буе сабырлык, изгелек, шәфкатьлелек үрнәге күрсәтеп, һәрвакыт туганнарың, дусларың өчен борчылып яшәвең белән син якын тирәдәге кешеләрнең тирән ихтирамын яуладың. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, ярдәмчел, кадерледән-кадерле син безгә абый.
Һәр туар көнең бәхетле, бәрәкәтле һәм тыныч булсын. Ходай сине үз рәхмәтеннән беркайчанда ташламасын, гаилә учагы җылысын һәм якыннарыңның кайгыртучанлыгын тоеп, бергә сөенеп озак еллар яшәргә язсын.
Шатлык, бәхет, саулык, тынычлык,
Бездән шул теләкләр һәр көндә.
Безне куандырып озак яшә,
Лаеклы син кадер-хөрмәткә.
Иң изге теләкләр белән: сине яратучы кадерле әниебез Нурлыбанат, Газиз-Гүзәлия, Рифат-Рушания, Зәлфәт- Фидания һәм барлык балалар.