Алабугада республиканың кече шәһәрләре, районнары арасында 1998-1999нчы елларда туганнар яшүсмерләр арасында футбол буенча Татарстан беренчелеге үтте. Анда Зәй командасы чистайлылар белән 0:0 исәбенә уйнады; Нурлат командасы белән 3:0, алабугалылар белән 0:1 исәбенә җиңү яулады. Нәтиҗәдә Зәй футболчылары 7 очко җыеп, ярышларның икенче өлешенә үтте. Әлеге уеннар август аенда уздырылачак.