Яр Чаллы кызы өчен республикабыз гына түгел, бөтен ил һәм хәтта дөнья кешеләре кайгыра. Менә инде берничә көн Василиса ясалма сулыш алу аппаратыннан башка сулый икән. Шулай да табиблар аннан бөтенләй баш тартырга җыенмый. Теләсә кайсы мизгелдә балага начар булырга мөмкин.
Шунысы куандыра, шушы арада булган операциядән соң да ул үзе сулыш ала.