Тиздән Татарстан пенсионерларына базарларда аренда өчен салым түләмичә генә сату итәргә рөхсәт бирәчәкләр.
Читать дальше...
Татарстан территориясендә аномаль һава торышы саклану турында республика гидрометүзәге хәбәр итә. 28 майдан 2 июньгә кадәр һава температурасы 29-34 градус булыр дип көтелә. Бу климатик нормадан 9 градуска югары дип билгеләнә. Кан басымы еш уйнаучыларга, йөрәк авыруларыннан интегүчеләргә кояш астында йөрмәскә киңәш ителә. Шулай ук янгын чыгу куркынычы зур булу сәбәпле, ут белән үтә сак эш итү сорала.
Татарстанның Тикшерү комитеты белә торып сәламәтлеккә авыр зыян китерү маддәсе буенча җинаять эше кузгаткан.
Читать дальше...
Бүген иртәнге дүрттә поши баласы, адашыптыр, мөгаен, район полиция бүлеге территориясенә килеп керә.
Читать дальше...
Мәктәпләрдә “Соңгы кыңгырау” чыңлаган чорда, балалар бакчасында да чыгарылыш группалар өчен бәйрәмнәр үткәрелә. Шушы көннәрдә “Бәләкәч” балалар бакчасында кичә узды.
Читать дальше...
Зәй яшьләр эшләре идарәсе каршында эшләүче “Гвардия” эзтабарлар отряды җитәкчесе Виктор Никифоровка бу көннәрдә Мәскәүдән мөһим хәбәр килеп иреште. Тверь өлкәсендә казу эшләре алып барган Мәскәүнең “Витязь” эзтабарлары үзе белән медальоны булган бер кызылармияченең сөякләрен күтәрә. Ул тумышы белән Зәй районының Пәлчикәү авылы кешесе Боров Петр Андреевич булып чыга. Документларга караганда Петр Андреевич 1942 елның декабрендә хәбәрсез югалган булып исәпләнә. Хәзер Виктор Никифоров аның туганнарын эзләү белән мәшгуль. Читать дальше...
Бүген унберенче сыйныфны тәмамлаучы укучылар беренче мәҗбүри бердәм дәүләт имтиханын тапшыра: ул рус теленнән үтә. Татарстанда рус теленнән БДИны 18 мең кеше бирәчәк, шуларның 250се зәйле. Республикада БДИларны тапшыру өчен 86 махсус күзәтү камералары белән җиһазландырылган пункт әзерләнгән, безнең районда имтихан тапшыру урыны булып 6нчы мәктәп билгеләнде. Рус теленнән имтихан ике өлештән тора. Аның берсе кыскача җаваплар бирү булса, икенчесе - инша формасында киңәйтелгән җаваплар бирү. Имтиханны тапшыруга 3 сәгать 30 минут бирелә. Читать дальше...
29 яшьлек ир дусты янына фатирга керә һәм аны кыйный. Аннан урамга алып чыгып, аякларына трос бәйли.
Читать дальше...
Севастопольгә кадәр бер ир үзенең тимер атында барырга хыяллана икән.
Үзе ул Свердловск өлкәсендә яши. Үзенең тракторына прицеп ясаган. Алар анда дусты белән төн куначаклар. Ростов-Дон - Краснодар - Керчь аша узачак маршрут якынча бер айга сузылырга тиеш. Тракторга кабат өенә кайтып җитәр өчен барлыгы 7000 километр юл узарга туры киләчәк.
Республикада оешкан “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәтенең җирле бүлеге безнең районда да актив эшли. Шуның бер мисалы булып, сәламәт яшәү рәвеше алып баруны кече яшьтән гадәт итүгә өндәү тора.
Читать дальше...U.S. Defense Department video reveals the havoc wreaked by heavy rain and flooding in Oklahoma. Rough Cut (no reporter narration).
Без килгәндә ике-өч яшьлек малай бүкәнгә кечкенә чүкеч белән кадак кагып маташа. Кулы эшкә бара, нәкъ кадакка туры китереп суга. “Бу минем оныгым Кәрим. Чүкечен кулыннан бер дә төшерми, аның яраткан уенчыгы ул”,-дип каршы алды безне Рашат абый.
Читать дальше...
Тиздән машинада каешны эләктермәсәң менә шуның кадәр күләмдә штраф түләячәксең.
Читать дальше...
ВАЗ-2114 машинасы шоферы - яшь кенә кыз каршы як полосага чыга һәм юл читенә төшә.
Читать дальше...
Шәһәрдәге күп функцияле үзәктә халыкка дәүләт хезмәте күрсәтү буенча эчке эшләр бүлегенең “тәрәзә”се ачылды.
Читать дальше...
Шәһәребездә “Лениногорскнефть” идарәсенең 70 еллыгына багышланган теннис буенча турнир, республиканың ачык беренчелеге үтте, дип хәбәр иттеләр “Теннис-Холл”дан.
Читать дальше...
Бүген - Чик сакчылары көне. Шул уңайдан Зәйнең Җиңү бульварында Азатлык китерүче солдат һәйкәленә чәчәкләр салу һәм тантаналы чара була. Биредә район баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов 5 әфганчы чик сакчысына Әфганстан җирләреннән совет гаскәрләре чыгарылуга 25 ел тулу уңаеннан чыгарылган медальләрне тапшыра. Соңыннан “Сугышчан бердәмлек” Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең Зәй бүлеге оешмасы әгъзалары, кайнар нокталарда хәрби хезмәт үткән ир-егетләр туган якларына әйләнеп кайта алмаганнарның каберләренә барачак. Читать дальше...
Савым сыерлар җәйге лагерларга күчерелеп, витаминлы бай яшел азык белән туклана башлагач, продукция җитештерү сизелерлек артты. Бүгенге көнгә иң югары күрсәткеч – “Зәй шикәре” агрофирмасында. Анда бер сыерга тәүлеклек савым 16,8 килограмм тәшкил итә. Хуҗалыкларда көн саен 19,3 тоннадан артык югары сыйфатлы сөт савыла. “Зәй” агрофирмасында бер сыерга 14 килограмм сөт савалар, анда тәүлегенә 31 тонна сөт тапшырыла. Район буенча тәүлеклек савым – 75,5 тонна. Бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 6,3 тоннага күбрәк. Читать дальше...
Идел буе федераль округында 30 хатын-кызны үтергән маньякны эзлиләр. Аны табучыга 1 000 000 сум күләмендә акча бирәчәкләр.
Читать дальше...
Быел кыркучы тимрәү авыруы (стригущий лишай) баш калкыткан.
ТР Роспотребнадзор идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, соңгы 4 айда 645 татарстанлыга әлеге диагнозны куйганнар. Бу узган ел белән чагыштырганда 4,3% ка артыграк икән. Казанда гына да 212 кеше авырган.
Кыркучы тимрәү - ул гөмбәчекле йогышлы авыру, гадәттә чәч төбендә чыга. Тырнаклар да тиз зарарлана. Урам мәчеләре әлеге авыруны йоктыручылар булып санала.
38 яшьлек ир поездда барганда тамбурга чыга һәм аннан рельсларга килеп төшә. Каршы яктан килгән поезд составы җирдә яткан ирне бәрдереп китә.
Читать дальше...
Казанда 1999-2000 елларда туган кызлар һәм яшүсмерләр арасында җиңел атлетика буенча Татарстан беренчелеге узды. Анда республиканың 15тән артык командасы катнашты. Зәй данын “Чаңгычы” спорт мәктәбе йөгерешчеләре яклады. 400 метр, 800 һәм 3000 метр арага йөгерештә Алия Шәрәфиева -I, эстафетада II урын алды. 1500 һәм 2000 метр арага узышта Надежда Мустаева - II, 3000 метрда III урынга лаек булды.
Зәй районы Югары Шепкә һәм Сармашбаш авылларында ел да балалар Сабантуйлары оештырыла. Сармашбашта ул узган атнада булды. Биредә ул авыл янәшәсендәге стадионда уза. Агымдагы елда аны үткәрүгә авыл җирлеге һәм “Восток” агрофирмасының “Сармаш” бүлекчәсе җитәкчесе Азат Хәйруллин матди булышлык итте. Сабантуй милли уеннар, бәйгеләргә бай узды.
The 12-hour bus ride from Toledo, Ohio, just got a little shorter for the South Carolina Stingrays.
Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе җиткергән мәгълүматларга караганда, бүген – 28 майда төнлә һәм көндез республика буенча урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен һәм җилнең көчәюе көтелә. Көчәйгән вакытта көньяк-көнчыгыштан искән җилнең тизлеге секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк.
Читать дальше...