Зәйдә терлекчелек тармагына, шул исәптән шәхси хуҗалыгында күп итеп мал-туар, сыер асраучыларга игътибар артты. Район башкарма комитеты җитәкчесе Разиф Кәримов кимендә өч сыер асраучыга сыер саву аппаратлары бирү турында белдергән иде. Бүген Зәйнең Аксар авылында районның күп итеп сыер асраучыларына әлеге аппаратларны тапшыру булачак.