Беренче “А”, “Б”, “В” сыйныфларында илледән артык бала белем ала. Бәйрәмгә ныклап әзерләнгәннәр. Күмәк җырлар өйрәнгәннәр, шигырьләр сөйләделәр. Алтынчы сыйныф укучылары әкият геройлары булып кунакка килгәннәр. Алар биргән сорау, табышмакларга балалар төгәл җаваплар бирделәр.
Мәктәп китапханәчесе Сиринә Мөхәммәтҗанова балаларны котлады, үзенең теләкләрен җиткерде. “Китапны яраткан кеше аның дустына әйләнә, ул аны саклый, яратып укый. Укудан туктаган бала фикерләүдән туктый. Сезгә хәзер китапханәгә язылырга вакыт җитте”,-диде ул. Сыйныф җитәкчеләре укучыларга “Азбуканы үзләштергән өчен” дигән мактау кәгазьләре тапшырдылар. Хәзер инде алар Уку китабын өйрәнә башлаячаклар. Бәйрәм күңелле үтте, балаларга да бик ошады. “Миңа әкият геройлары барысы да ошады. Алар килгәч кызыграк булды. Без “Азбука”ны укып бетердек. Миңа хәрефләрне өйрәнергә авыр булмады. Китаптагы рәсемнәрне карадым, әкиятләрен яратып укыдым”,-ди беренче “А” сыйныф укучысы Әдилә Хафизова. Ул сыйныфның җитәкчесе Любовь Смолина укучыларыннан бик канәгать. Уку елы башында авырлыклар булса да, балаларда кызыксыну уятып, тырышлык тәрбияли алган. “Укучыларың төрлесе бар, хәзерге заман балалары һәр нәрсәдән хәбәрдар, бик хәрәкәтчән. Бер урында озак утыра алмыйлар, игътибарны бик тиз читкә юнәлтәләр. Тыңлап утырсалар, теманы җиңел үзләштерәләр, шуңа күрә дә аларның игътибарын җәлеп итәрдәй юллар эзләдем. Дәресләрне уен формасында алып барырга, ешрак мактарга тырыштым”,-ди ул. Шунда әлеге сыйныфта укучы малайның әнисе Гүзәл Дармидонтова сүзгә кушылды. “Улым укырга кергәндә хәреф таный белми, укый башласа да ояла иде. Любовь Смолинаның тырышлыгы нәтиҗәсендә үз-үзенә ышанып, горурланып укый башлады. Укытучы балаларның барысын да тигез күреп, һәрберсе янына килеп өйрәтергә вакыт тапты. Улым “Азбука”дагы тизәйткечләрне өйрәнергә яратты, ике тапкыр укудан яттан сөйли ала иде. Өйдә гәҗит, журналларны, апасының китапларын зур кызыксыну белән карый, укый”,-ди Имранның әнисе.
Гөлназ Зарипова.
Автор фотолары.