Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде
16 апрельдә Казанда тарихи әһәмияткә ия вакыйга булды – Казан кулъязма Коръәненең асыл нөсхәләре басмага бирелде. «Идел-Пресс» нәшриятының полиграфия-җитештерү станогын Татарстан Мөфтие, ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин; ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Кулъязма Коръән әзерләү комиссиясе җитәкчесе, шәех Мәэмүн әр-Рави; Мөфти урынбасары, «Хозур» нәшрият йорты җитәкчесе Ришат хәзрәт Хәмидуллин һәм каллиграф Артур Писаренко эшләтеп җибәрде. Бу турыда Татарстан Диния нәзарәте хәбәр итте. Читать дальше...