Чирмешән мөхтәсибәтендә төзекләндерүдән соң мөфти катнашында мәчет ачылды
(Казан, 20 февраль, «Татар-информ»). Чирмешән авылы Әмир авылында төзекләндерүдән соң мәчет ачылды. Анда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Күпләгән кунаклар, рәсми җитәкчеләр, дин әһелләре, иганәчеләр, мәхәллә халкы шулай ук әлеге күркәм вакыйганың шаһитләре булды. Күркәм тантана Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башкаруында Коръән аятьләре уку белән башланып китте. Мөфти хәзрәт җыелган халыкны Раҗәб ае һәм аның фазыйләтләре белән таныштырды. Ул тиздән Рамазан ае якынлашуын... Читать дальше...