Абаканнан Сочига велосипедта баручы Чирмешәндә ялга туктады

(Чирмешән, 23 октябрь, «Татар-информ», « Безнең Чирмешән », Гөлсирә Шәрифуллина). 34 яшьлек Максим Сибирский велосипед белән Абаканнан Сочига барырга чыккан. Ул 4000 километрга якын юлны узган нәкъ менә Чирмешәндә ялга туктады. Аның бу шундый икенче сәяхәте икән. Алты ел элек ул велосипедта, 2500 километр араны узып, Мәскәүдән Курганга кайткан.Сәяхәтче июль уртасында Абаканнан Сочига юл тоткан, аңа барлыгы 6000 чакрым юлны буйсындырырга кирәк. Ул Сочида төпләнеп, үз эшен башларга ниятли. Велосипедчы ниндидер билгеле бер маршрут белән бармый, аның планнары гел үзгәреп тора. Максим ашыкмый, шәһәрләргә, районнарга кереп, истәлекле урыннар белән таныша, кызыклы кешеләр белән аралаша. Абаканда Максимның әнисе калган, ул аңа гел шалтыратып тора, хәлләрен сөйли. «Татарстанда миңа Әлмәт бик ошады. Матур, чиста шәһәр һәм минем өчен иң мөһиме — биредә бөтен җирдә велосипедчылар өчен махсус юллар бар. Сездә калкулыклар күп, еш кына юл тауга каршы була, шуңа да тимер атымнан төшеп, җәяү барырга туры килә. Чирмешәндә мәчетләр дә, чиркәүләр дә бар, мин шуңа игътибар иттем, димәк, биредә төрле дин, милләт кешеләре яши», — диде ул. Тигез җирдә Сибирский көненә 120 километр юл узса, соңгы көннәрдә нибары 40 — 50 километрга гына җыела икән.- Максим өеннән 400 сум акча белән чыгып киткән. Әйберләре дә күп түгел, үзе белән иң кирәклеләрен генә алган. Акча эшләү мөмкинлеге булса, кире какмый, теләсә нинди эшкә алына. Ул ялгыз сәяхәт итүне кулай күрә, юлдашка җайлашырга кирәк була. Шулай да Максимга төннәрне палаткада да еш үткәрергә туры килгән. Гел ачык йөз белән дә каршы алмыйлар икән, ләкин андый очракларны аның искә төшерәсе килмәде. Ул төнлә йөрергә яратмый, аннан соң көне буе педаль әйләндерү дә җиңел түгел, ял да кирәк. Май аенда 91 килограмм авырлыгы булган ир-егет бүген 78 килограммга калган. Үзенең сәяхәте турында Максим социаль челтәрләрдә сөйли, «Яндекс Дзен”да «По России на веле» исемле канал алып бара, «ВКонтакте» «Велопутешествие Абакан — Сочи 2021» дигән бите бар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Сочи

Ria.city
Музыкальные новости
Новости Краснодарского края
Экология в Краснодарском крае
Спорт в Краснодарском крае
Moscow.media










Топ новостей на этот час в Сочи и Краснодарском крае

Rss.plus