Татар эстрадасы җырчысы Шахзат Разметов актив иҗат итә, яңа җырлары табадан төшеп кенә тора. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә чираттагы яңа җыры «Сихерләдең»не тәкъдим итте.
Җырның сүзләрен Хәмидә Шакирова, ә көен җырчы үзе иҗат иткән.
«Искитмәле җыр», – дип бәяләгән тыңлап караучылар.
«Син, син, син
Мине сихерләдең.
Сине күргәч,
Сүзсез калдым.
Бәхетем бул, диям,
Яннарыңа киләм
Сагынып, юксынып, яратып...»