«Моң. Халыкчанлык. Ярату» – Сәйдәнең беренче зур концертын шушы берничә сүз белән тасвирлап буладыр. Кич буе «Пирамида» сәхнәсеннән моң агылды, шундый хисле, нечкә күңелгә үз халкына, милләтенә карата күпме ярату һәм хөрмәт сыйган! Сәйдә тамашачылар белән ярату төрләре турында сөйләште. Концерт шартлы рәвештә 4 өлешкә бүленгән иде, 4 өлеш – 4 төрле ярату.
Тамаша татар халык җырларыннан торган тезмә белән башланып китте, Сәйдә без күрергә күнеккән, үзенә хас милли күлмәктә, изү белән калфактан чыгып, «Бөрлегәнем» белән «Күбәләгем»не сузды. Беренче җырларда тавышында бераз дулкынлану, калтырау сизелде кебек, ләкин концерт ахырына Сәйдә тәмам ачылып, сәхнәдә «очып кына» йөрде. Концертта татар халык җырлары да, чит телләрдә җырлар да, шаяртулар да булды, Сәйдәнең яңа альбомы да яңгырады. Һәрбер тамашачы үзенә хуш килгән җырны ишетмичә калмагандыр, чөнки җырларның стильләре дә, башкару манералары да төрле иде.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Беренче бүлек «Туган телгә мәхәббәт» дип аталды: «Үз телен, илен яраткан, белгән халык – көчле халык. Туган тел – һәркем өчен кадерле булган милли хәзинә. Иң җылы хисләр, иң матур сүзләр дә туган телебез аша күңелебезгә тизрәк үтеп керә. Телебезне ярату, кадерләп саклау, аның сафлыгы, матурлыгы өчен көрәшү – һәрберебезнең изге бурычы», – дип сөйләде Сәйдә экранда чыгарылган алдан яздырылган видеода. Шуннан «Иделләре-күлләре», «Гармун алыйк әле, дускай» җырлары яңгырады.
«Чит илләргә, төбәкләргә баргач, мине әлеге җырны җырлатмыйча җибәрмиләр. Аны дөньяда танытуга мин чиксез шатмын», – диде Сәйдә «Гөлҗамал»ны а`капелла башкарыр алдыннан. Зал сихри бер тынлыкка күмелде, тамашачылар әлеге җырны сулыш та алмый тыңлады бугай, чөнки сулыш алсаң, әлеге сихри дөнья бозылыр кебек иде. Җыр беткәч тә, залдан бер абый, хисләрен тыя алмыйча, бик каты итеп «Браво!» дип кычкырып җибәрде, тамашачы аягүрә алкышлады.
Быел Сәйдә «Гөлҗамал»ны Үзбәкстанда узган «Ovoz» («Голос») проектында башкарып, ярымфиналист булган иде.
Концерт барышында Сәйдәгә истәлекле бүләкләр, чәчәкләр менеп торды. Җырчы үзе тыйнак, зәвыклы булгач, тамашачысы да шундый. Бүләк тотып менүчеләр арасында бер мөлаем гына Кытай кызы микрофонны җырчыдан алып, татар моңына соклану сүзләрен әйтте: «Мин – Кытайдан, синең музыкаңны тыңларга бик яратам, рәхмәт, Сәйдә! Рәхмәт, Казан! Рәхмәт, Татарстан!» – диде ул хисләнеп. Соңрак залның бер ягында аерым өем булып утырган кытайлыларны күрдем, димәк, алар да Сәйдәне, татар музыкасын ярата, аңа соклана.
Гомумән кунаклар арасында рәсми затлар күп түгел иде кебек. Моның сәбәбе нидәдер, вакытлары булмаганмы, яки башка сәбәпләр табылганмы, билгесез. Шәхсән мин тамашачылар арасында «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминовны, «Татаркино» дәүләт мәдәният оешмасы директоры Миләүшә Айтуганованы, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм Хәйруллинны күрдем. Бөтендөнья татар яшьләре форумы тулы составта килгән иде. Татарстанның халык артисткасы Эльмира Кәлимуллина, сәхнәгә менеп, Сәйдәгә чәчәк бәйләме бүләк итте. Сәхнә артына кергәндә танылган композитор Эльмир Низамов Сәйдәне дусларча, аерым бер горурлык белән: «Булдырдың! Афәрин!» – дип мактап тора иде, әлеге күренештән күңелле булып китте.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Икенче төр ярату – нәселеңне, туганнарыңны ярату. Әлеге бүлектә Сәйдә үзенең әби-бабалары, туганнарының тарихын барлады: «Әтием ягыннан әби-бабаларым – укытучылар. Әтинең әтисе Әнвәр бабам тарих укытучысы, телче булган, баянда уйнарга яраткан. Әнисе Дания әбием – татар теле, әдәбият укытучысы. Ул бик матур итеп шигырьләр яза һәм аларны сәнгатьле итеп укый торган булган. Әнием ягыннан әбием Мәрьям татар халык җырларын, мөнәҗәтләр, бәетләрне искиткеч итеп башкарган, шигырьләр язган. Әниемнең бабасы Зыятдин бабай бик моңлы итеп татар халык җырларын җырларга яраткан», – дип гаилә тарихы белән таныштырды җырчы. Шуннан соң Сәйдә башкаруында «Су буйлап» җыры яңгырады. Әлеге җыр белән ул 2015 елда «Голос. Дети» проектында катнашып, финалист дәрәҗәсенә ирешкән иде. Җырның беренче ноталарын ишеткәч үк, күпләрнең күз алдына иңенә милли бизәкле яулык япкан, читек кигән 13 яшьлек нәни Сәйдә килеп басадыр. Әлеге вакыйгалардан инде 10 елга якын вакыт үтеп киткән, Сәйдә дә хәзер җиткән кыз, моңа да карамастан, әлеге җыр аның артыннан «шәүлә булып» ияреп йөрүдән туктамый, бәлки, тагын да күбрәк вакыт кирәктер, ә бәлки, бу – яхшыдыр да.
Концертның беренче бүлеге «Туган тел» җыры белән тәмамлады. Тулы зал да, аягүрә басып, Сәйдәгә кушылды. Менә ул – чын мәгънәсендә туган телеңә мәхәббәт, сөйләп, мактанып кына йөрү түгел, үз мисалыңда эшләп күрсәтү. Халык гадәттә концертларны, төрле милли чараларны татарның официаль булмаган гимны белән тәмамлауга күнеккән. Моңа кадәр әле бер артистның да концерт уртасында тамашачыны торгызып, «Туган тел»не җырлатканы юк иде.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Концертның өченче өлешендә егет белән кыз арасындагы хисләр тасвирланды. Әлеге бүлектә Сәйдә күбрәк мәхәббәт турында җырлар башкарды, егете турында сорауларга да бик үзенчәлекле итеп җавап бирде.
Сәхнәгә зур кәрзин тулы роза бәйләме чыгаргач, Сәйдә, елмаеп: «Әйттем ич, бар ул кеше!», – диде һәм Нариман Камал сүзләренә язылган «Нигә таңнар бик тиз ата икән» җырын башкарды. Букет бүләк итүче дә, Сәйдәнең шәхси тормышы да сер булып калды. Менә шундый үзенчәлекле җавап!
Әлеге бүлектә Сәйдә шаяртты да, моңсуланды да, шигырь дә сөйләде, Роберт Миңнуллинның «Мәхәббәт» шигыре концерт концепциясенә идеаль кереп утырды. Шигырьнең авторын әйтмәүләре генә бераз күңелне кырды. (Бәлки, ул экранда күренеп тә алган булгандыр, ләкин мин күрмәдем). Сәйдә әйтмешли – «Начар күрәм, күзлек киям бит мин. Миңа берничә тапкыр карарга кирәк һәм «желательно» якыннан», – җырчы шулай оригиналь итеп «Беренче күрүдә гашыйк булдыңмы?» дигән сорауга җавап бирде. Аннары тагын мәхәббәт язмалары берничә елдан соң «смс»ларда – «батон, сыр һәм сөт»кә әйләнә дип тә шаяртты: «Ләкин минем яраткан кешемнең мәхәббәте батонга әйләнсә, күрсәтермен мин аңа батонны!» – дип тә өстәде. Әлеге урында, концертның сценарий авторы Гөлназ Сафарова икәнлеген әйтергә кирәктер, танылган алып баручының стиль үзенчәлеге аерымачык сизелгән моментлар булып алды.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Концерт ахырына якынлашып килгәндә, сәхнәгә Саба районыннан килгән тарихчы-педагог, район тарихы буенча дәреслек авторы, Татарстанның атказанган укытучысы Илдар Сафин күтәрелде:
Шундый матур, чибәр Сәйдәбез, халкыбызның горурлыгы! Нинди җырлар башкара, мәктәпләрдә аның җырларын яңгыратырга иде киләчәктә. Моң да безнең телебезне саклый бит. Мин үзем Саба районыннан, элеккеге тарих укытучысы, хәзер Саба тарихын өйрәнү белән кызыксынам. Сиңа алга таба да уңышлар телим, барлык теләгән үрләргә ирешергә язсын, – диде ул һәм Саба гербында сурәтләнгән чыршы төшерелгән билге (значок) бүләк итте. Бер көйгә, төгәл сценарий буенча барган концерт шундый кызык кына борылыш алып куйды.
Әлеге ситуациягә сәер караучылар, көлүчеләр дә булды. Минем янымда утырган бер ханым: «Сәйдәнең атказанган исеме юк, ләкин чыршысы бар», – дип шаяртып куйды. Сәйдә чыршы төшерелгән билгегә генә түгел, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Рәхмәт хатлары, бүләкләренә дә күптән лаектыр. Ләкин, кызганыч, әлегә моның турында уйлаучы юк, якын киләчәктә Сәйдәнең тырышлыгы һәм таланты тиешле дәрәҗәдә бәяләнер, дип ышанабыз.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Концертның соңгы, 4нче өлеше музыкага мәхәббәт турында иде – Сәйдә тамашачыларга 10 телдә җырлар тупланган яңа «Эсперанто» альбомын тәкъдим итте: «Әлеге җырлар барысы да музыкага, телләргә, дөньяга ярату белән булдырылган», – диде ул яңа җырларын тәкъдим итеп.
Әлеге бүлектә Сәйдә «Ave Maria»ны, гарәп халык җыры «Bint El Shalabiya»ны, «Онытма мине» – үзбәкчә, «Галиябану»ны кытай телендә җырлады, «Eki çeşme» кырым-татар халык җырын башкарды.
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан
Беренче белен төерсез булды, дисәк, дөрес булыр. Алда Сәйдә әлеге программаны Татарстанның башка зур шәһәрләренә алып чыгарга җыена, аңа уңышлар телик, үз юлын ныгытырга, сайлаган юнәлешеннән бары тик алга атларга һәм инде, әлбәттә, халкыбызның моңлы җырларын тамашачыга җиткерүне дәвам итәргә насыйп булсын.
Концерттан соң Сәйдә үзе дә барысы белән дә канәгать калуын әйтте:
Әлегә фикерләремне төгәл туплый да алмыйм, эмоцияләр ташый. Концерт узганына ышанып та бетә алмыйм. Күпме әзерләндек, мизгелдә үтте дә китте. Ниндидер «косяклар» була инде ул, бөтен җырлар тере тавышка җырланды. Әлбәттә, тавыш кайбер очракта әзрәк авырлыклар да тудырды – «арыды», чөнки җырларым бик диапозонлы, шуңа күрә тавышыма авырга туры килә. Без җиңел юллар эзләмибез, ләкин концерт нәкъ мин теләгәнчә узды, барлык бәйле кешеләргә зур рәхмәт.
Сәйдәнең чыгышларына, концертларына йөргән кешеләр беләдер, аның төп ярдәмчеләре – әти-әнисе. Концертта да ул аларны аерым билгеләп, рәхмәт белдерде. Шулай да, Сәйдә концерт ахырында: «Продюсерым – әтием һәм төп ярдәмчем – әнием», – дигәч, алар сәхнәгә чыкмады. Сәйдәнең әнисе Зилә ханым һәрвакыт Сәйдә янында, аңа костюмнар белән ярдәм итә, кирәк чакта булыша, терәк булып тора.
Зилә апаның хәлләрен сорагач, мөлаем гына елмаеп: «Сәйдә өчен бик борчылдык, – диде. – Мин булышырга гына яратам, мин – ояла торган кеше, сәхнә кешесе түгел. Сәйдәнең чыгышларын һәрвакыт сәхнә артыннан гына карап торам. Бүген аеруча борчылдым, Аллаһка шөкер, 23 яшендә шундый зур концерт оештырды, зал тутырды, молодец! Ул – безнең зур горурлыгыбыз!»
Фото: © «Татар-информ», Абдул Фархан