«Киңәш кирәк» – Әлмәт театрының үзенчәлекле комедиясе. Театр артисты һәм шагыйрә Резеда Хәертдинованың туган көнендә шушы комедияне карарга насыйп булды. Күптән карыйсы килеп йөри иде. Чөнки бу комедия Әлмәт театрының «умыртка сөяге» булган «Хәйруллинныкылар»ның уртак хезмәте – үзләре язганнар, үзләре куйганнар, үзләре уйныйлар. Караучылары – без.
Спектакль нәкъ 1 ел элек – үткән елның декабрендә чыкты. Минем «былтыр кысканга быел кычкырып маташуым» – гафу итегез, вакытында күрми калганмын.
«Киңәш кирәк» спектакленең драматургы – Резеда Хәертдинова. Режиссер – Татарстанның атказанган артисты Динар Хөснетдинов.
Авторлар турында белешмәләр:
Спектакльне куючы бөтен команда – үз кешеләр. Хореография – Ләйсән Заһидуллина. Сценография – Эльвир Хөснетдинов, ягъни, Динар абыйсы белән бергәләп эшләгән.
Миңа ошады: картиналы арткы фон һәм үзе сәхнәчек, үзе өстәл булган декорация элементы. Гәрчә аяк белән менеп баскан урынны, өстәл итеп, бәлеш ашаган формасы кылансалар да.
Инде спектакльнең үзенә күчик. Сәхнә әсәренең бер үзенчәлеге – интерактив булуда. Ой, юк, дөрес аңлагыз, артистлар тамашачыдан «урра!» кычкыртмый, кул чаптыртмый, җырлатмый-биетми, бары тик киңәш сорый. Әйе, әсәрнең исеме дә – «Киңәш кирәк». Хәзер бит иң яхшы киңәшче – интернет. Нинди киңәш кирәк, белешмә кирәк булса да интернетка ябышабыз, социаль челтәрләргә кереп китәбез. Ә бик акыллылар киңәш бирүне хәтта бизнес итте. Сүз уңаеннан, миңа да бер бик «акыллы» ханым кан анализы буенча карап нәрсә ашарга кирәклеге турында киңәшләр җибәргән иде, минем акча хисабына, әлбәттә. Интернет тулганны, әлбәттә. Нигә җибәрмәсен, аңа акча түләргә минем кебек дураклар күп ич. Әле ул киңәшчеләрнең – дәвалаучылар, бакчачылар, пешекчеләр, сәяхәтчеләр, тагын әллә кемнәрнең – төрле социаль челтәрләрдә төркемнәре дә бихисап, ди, үзем аларда булмагач, төгәл генә мәгълүматым булмаса да, барлыгын тәгаен беләм.
Тагын читкә кителде, гафу. «Киңәш кирәк» спектакле ниндидер зур һәм тирән, катлаулы һәм җитди сюжетка корылмаган, андый максат та куелмаган чөнки. Комедия кирәкме? Кирәк! «Кирәк булгач, әйдә, хөрмәтле тамашачы, бергәләп, тормыштагы төрле вакыйгаларга төрттереп, бергәләп көлеп алыйк», – ди авторлар. Бу – ниндидер өреп кабартылган спектакль кебек. Шикәрле мамыктан ясалган шарчык, мәсәлән.
Яшь гаилә яшәп ята – актер ир (Илнур – Айрат Мифтахов) рольсез интегә, хатынның (Алия – Резеда Хәертдинова) эшләре болай әйбәт кенә бара – ресторанда җырлый. Менә бервакыт боларга Мәскәүдә яшәүче дуслары (Алмаз – Раушан Мөхәммәтҗанов) кайтып төшә. Ярдәм сорап! Чөнки дусның хатыны (Оксана – Лилия Заһидуллина) татар түгел, әти-әнисе (профессор Фаяз – Ильяс Гәрәев, Исламия – Раушания Фәйзуллина) мондый никахка ризалашмаячак. Ягъни, «Дустым, хатыныңны биреп тор бер кичкә – әниләргә күрсәтеп алыйм». Юк, юк, бу – көтмәгәндә кемнеңдер килү-китүенә («комедия положений») корылган комедия түгел. Бер яктан караганда, бу ярымконцерт-ярымспектакль – тамашачы яраткан шундый спектакльләргә ниндидер үзенчәлекле пародия кебек тә – сөйләдек, ә хәзер, әйдәгез, бераз җырлап алабыз. Икенче яктан, җитди проблемалар да күтәрелә – әлеге дә баягы тел проблемасы: татар егетен яраткан рус кызы татар телен өйрәнергә килә, ә без аңа андый мөмкинлек бирмибез. Мәктәп системасында бу проблема бар идеме? Бар иде.
Спектакль персонажларын санап бетермәгәнмен икән. Татар комедияләренең даими персонажы – «подкаблучник» татар ире персонажы да бар – анысы Фаил Сафиуллин җаваплылыгында. Ә ире белән командалык итүче блогерша кыз образы Энҗе Сәйфетдинова кулында. Официант ролендә – Сиринә Мифтахова.
Әлмәт театрының куючы режиссеры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ильяс Гәрәевның һәм Татарстанның халык артисты Раушания Фәйзуллинаның яшьләр арасында уйнап йөрүе дә күңелле.
«Киңәш кирәк» – татар театрында телефон кулланып карый торган бердәнбер спектакль. Башланыр алдыннан, куар-код кулланып, билгеле бер төркемгә керәсең. Артист залга киңәш сорап мөрәҗәгать иткән саен, киңәшеңне бирәсең. Ышаныгыз: драматург берничә вариант язган – тамашачының күпчелеге нинди киңәш бирә, артистлар шул вариантны уйнап китә. Бәлки, аның азагы, «Бөтен юллар Римга илтә» дигәндәй, бер финалга китереп җиткерәдер. Әбиләр әйтмешли, «маңгаеңа шулай язылгач», ягъни, нинди генә вариантны сайласалар да, бер эзгә әйләнеп төшкәндер ул, дим. Чөнки кеше киңәшен тыңласак та, барыбер үзебезчә эшлибез ләбаса. Монда да Резеда Хәертдинова ничек язган, шулай була инде.
Кыскасы, спектакль ниндидер зур проблемаларны тирәннән алып хәл итмәсә дә, ул артистларның кыланмышына корылган «попсовый» кәмит түгел. Чама хисен югалтмыйча, стильле итеп куелган спектакль.
Спектакльне әле карамаган тамашачыга караган кеше буларак минем киңәш кирәк булса, киңәш итәм – карагыз! Киңәш биреп тә кайтырсыз…