Беренчел мәгълүматлар буенча, бозлавык аркасында җиңел машина йөртүчесе идарәне югалкан һәм каршы яктагы автомобильгә килеп бәрелгән.
Җиңел машинадагы йөртүче һәм 3 пассажир (65, 64 һәм 35 һәм яшьтәгеләр) һәлак. Аларны иртәгә җирләячәкләр.
Сеҗе авыл җирлегеннән сөйләгәннәренчә, Курса Разъезды авылыннан 57 яшьлек Харис Галимов рульдә булган. Ул күршеләрен – Камилә Бәдретдинова (64 яшь), аның икенче ире Илдус Нуруллин (65 яшь), Камилә апаның улы Фәнис Бәдретдиновны (35 яшь) Арча хастаханәсенә илтеше булган. «УАЗ» йөртүчесе хастаханәдә, ул Казаклар авылыннан Ринат Аскаров икән. Аның баш миенә, күкрәк читлегенә зыян килгән, дип хәбәр иткән иде «Татар-информ» һәм «Интертат».
Авыл җирлегеннән Линиза апа Абзалова сүзләренчә, Камилә апа – инвалид, улы да тумыштан гарип. «Хастаханәгә барышлары булган. Күршеләре Харис абыйны сораган булганнар инде илтергә», – диде.
Хәсрәт килгән йортка кайгы уртаклашырга туганнар, авылдашлар күп җыела. Харис абыйларның өйләренә шалтыраткач, трубканы бертуган апасы Фирая апа алды. Фирая апа Харис абыйның гәүдәсен моргтан алып кайтканнарын әйтте. Энесе турында җылы истәлекләре белән уртаклашты. Харис абый Саба лесхозында Курса урманчылыгында эшләгән. Тормыш иптәше Резеда апа белән 2 малай тәрбияләп үстергәннәр.
Бик әйбәт, акыллы иде энем. Әрәм булды. Без – 8 бала, ул гаиләдә җиденче бала булып дөньяга килгән иде. Комида торганнар иде яшь вакытта. Аннары 20 ел торганнан соң, монда кайтып йорт салдылар. Әниебез исән чакта: «Улым, үзең генә еракта калма, кайт монда, без бара алмыйбыз», – дип үгетләгән иде. Авылга кайтканнан бирле, гел бергә аралашып яшәдек. Әле менгә кичә генә иң кечкенә энемнәрдә каз өмәсендә коймаклар ашап кына менгән идек. Казанда торучы апайлар да китмәгән иде әле, шулай бөтенебез бергә җыелышып, күңелле итеп чәй эчтек.
Алар кичә Арчага үз эшләре белән барганнар иде. Бүген дә Арчага чыгып киткән. Бөтен кешенең сүзен тыңлый иде шул. Күршеләргә ярдәм итәм дип барды инде. Күршеләр керәме, туганнар киләме – бер кешенең үтенечен кире какмады. Электрик та иде ул. Электрика эшен әйбәт белә иде.
Әле 1-2 ел элек кенә 2 малае да өйләнгән иде. Балалар әтиләрен бик яратты инде. Алар кайтса, нишләргә белми иде Харис. Мунчаларын ягып, өйдә чыршы бизәп куеп... Ишегаллары зур, гирляндалар тоташтырып мәш килә иде. 2 оныгына сөенеп туя алмады. Кичә берсенә 7 ай булды, олысына 17 декабрьдә 1 яшь тула.
Бөтен кешегә игътибарлы, ярдәмчел, шат күңелле иде. Беркемгә кычкырмады, тавыш күтәрмәде. Бакчасындагы чәчәкләрен күрсәгез, бакчаны бик ярата иде.
Әтиебез исән әле, 93 яшьтә, ничек кенә әйтәсе булыр инде аңа, ничек кабул итәр хәбәрне – куркып торабыз. Күршеләре белән дус яшәделәр, бергә китеп тә бардылар, – дип көрсенеп куйды Фирая апа.
Харис абыйның энесенең хатыны Наилә апа да мәрхүм туганының кешелеклелеген әйтеп туя алмады. «Беркемгә «юк» димәде. Күршеләренең сүзен тыңлап чыгып киткән инде. Нәрсә әйтсәләр дә, булышырга гына тора иде», – диде.
Фото: © ТР прокуратурасы
Авылның фельдшеры Җәүһәрия апаның күңеле сизгән күк, бүген Илдус абый, Камилә апаны бер дә юлга чыгарасы килмәгән, гел тоткарларга тырышкан. Ничә тапкыр, Арчага хастаханәгә барыйк инде, дип шалтыраткач, бераз һава торышлары утырып китеп, карлар яугач кына, соңрак барырга үгетләгәнен сөйләде. Камилә Бәдретдинованың үткәненә дә бераз тукталды.
Камилә элек Яңа Чүриледә психоневрологик интернатта эшләде. Аннары кияүгә чыкты, балалары туды, тик ДЦП диагнозлы сабый булды. Аны барыбер үлә дигәннәр иде, ә ул бала үсте. Сөйләшә, тик укый-яза белми иде. Әнисе белән Арчага, кибетләргә гел ияреп йөрде. Ире үлгәч, Камилә Илдус белән яшәп китте. Акчаны бик экономияләделәр алар, сакчыл булдылар, өйләрен карадылар, сулар керттеләр. Үз көчләре белән тырышып-тырмашып яшәгән кешеләр иде алар. Үҗәт иде Камилә. Әйтә икән, аныкын эшләргә кирәк. Дару алып кайта идем – тиененә кадәр төреп, бер бурычын калдырмас иде. Үз эшләрен эшлиләр, почтага барып, квитанцияләрен, гәҗитләрен алып кайталар – шундый кешеләр иде.
2022 елда, аягы таеп, Камилә баш мие җәрәхәте алды, баш мие селкенде. Урамнарга чыкмый башлады, тотлыга башлады. 2023 елда, егылып, бот сөяген сындырды, ходунки белән йөрде. Камиләнең быел канында шикәре дә бик күтәрелде, тотлыгып сөйләште, гел башы авыртты. Казанда яшәүче Нурания апасы бик ярдәм итә иде, кайтып, өйләрен җыештырып китә иде.
Мин аны 1-2 атна элек, машина яллап, күршеләре белән хастаханәгә алып барып кайткан идем. Колагын да чистарттык, эндокринологка да алып кердем. 2 атна узгач, колагы шаулавына зарланды. Баш мие имгәнгәч, эчә торган дарулары бар иде, мин аңа шуларны эчеп торырга киңәш иттем. Дүшәмбе шалтыратты Илдус, алып барыйк инде Камиләне Арчага, дип. Юл да начар, тайгак та, әз генә түзегез, карлар яусын инде, бармыйк инде, дип, белгән кебек, гел тоткарларга тырыштым мин аларны. Сишәмбе барырга уйлаган булганнар. Башка вакытта мин гел алар белән утырып бара идем, бу юлы утырмадым, йөрәгем сизгәндер, күрәсең. Иптәшемә әйтәм: «Алар белән бармыйм, электричка белән киттем әле», – дим. Аларга да: «Сез соңрак килерсез, мин поезд белән бара торам, әле юлга чыкмый торыгыз», – дидем. Бүген шулкадәр китертәсем килмәде аларны.
Барып җиткәч, талон да алып куйдым инде. Аннары табибка кергәч, авырту килеш интегеп килеп йөрмәсен дип, даруларын, уколларын язып кына бирик, дип тә әйткәннәр иде, югыйсә. Мин Илдуска шалтыратып: «Илдус, мин даруларны үзем алып кайтам, табиб язып бирә, килмәгез, юл да тайгак, кар да яуды бит төне буе», – дидем. «Юк, юк, барабыз, Харис «барабыз» дип әйтте», – ди Илдус. Тәки үз сүзенә катты. «Алайса, ярар, көтеп торам», – дидем. Ә соңрак авария турында ишеттем дә: «Һай, минекеләрдер», – дип елап та җибәрдем. Бик авыр хәлләр. Алар белән гел еш элемтәдә булгач, бик якын иделәр алар миңа, – дип уртаклашты Җәүһәрия апа.
Арчада яшәүче Гөлназ мәрхүм Илдус абыйсын әнисенең бертуганы булуын әйтте. «Иртәгә барлык туганнар җыелышып, Илдус абыйны соңгы юлга озатабыз», – диде.
Авариядә һәлак булган Харис Галимов, Камилә Бәдретдинова, Фәнис Бәдретдинов, Илдус Нуруллинның туганнары, якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен!