Рамил абый, үзегез белән таныштырсагыз иде. Сезнең шахмат белән кызыксынуыгыз кайчан башланды?
Шахмат уйнарга, әтидән күреп, 6-7 яшьләрдә өйрәндем. Әти, сеңлем белән уйный идек. 12 яшьләрдә инде шахмат дөньясына ныклап чумдым, дәресләр ала, ярышларга йөри башладым. Шул вакыттан бирле үземне шахматтан башка күз алдына китерә алмадым. Институтка керү белән, 17 яшемдә үк шахмат тренеры булып эшли башладым. 2 ел 54нче гимназиядә, татар-төрек лицеенда шахмат дәресләре алып бардым.
Аннан язмыш мине еракка алып китте. Мин 1997 елда татар теле һәм әдәбияты белгечлеге буенча Чаллы дәүләт педагогика институтын тәмамлаган идем. 1998 елда Казан тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фольклористика бүлегенә, аспирантурага укырга кердем. Фәнни җитәкчем, филология фәннәре докторы Фатих Урманчеев Төркиягә укырга барырга тәкъдим итте. 1999 елның ахырында Төркиянең Измир шәһәрендә Эгей университетының төрек дөньясын өйрәнү институтында аспирантурага укырга кердем. Башта тел курсларын тәмамладым, аннан инде шулай ук татар фольклористикасы буенча диссертация яздым. Шулар белән беррәттән, шахмат белән дә шөгыльләндем. Измирдә дә шахмат буенча дәресләр бирә башладым. Укып бетергәч, икесе арасыннан берсен сайларга туры килде. Чаллыга кайтып, «Этюд» спорт мәктәбенә шахмат тренеры булып эшкә урнаштым.
Шәһәр җирендә туып-үскән егет булсагыз да, татарча бик матур сөйләшәсез, татар теле, әдәбияты укытучысы булырга укыгансыз. Татар теленә мәхәббәтне кем тәрбияләде?
Бу – өйдән, гаиләмнән килә, әлбәттә. Минем яшьлек чорым халык Чаллы урамнарында татарча сөйләшергә оялган заманнарга туры килде. Әмма минем әтиемдә дә, әниемдә дә татар теленнән тартыну дигән әйбер булмады. Без гаиләдә бары тик татарча гына аралаштык. Мин үзем Чаллыда туып үссәм дә, әнием – Тукай районы Югары Байлар, әтием Аксубай районы Иске Ибрай авылыннан. Авылга да еш кайтып йөри идек.
Сезнең шахматны татарча укыту идеягез дә бик кызык. Шул турыда сөйләсәгез иде. Чаллыда шахматны татарча укырга теләүче балалар күпме?
Татар балаларын шахматка татарча өйрәтү идеясен башта мин шушы үзем эшли торган «Этюд» спорт мәктәбендә тормышка ашырып карадым. Берничә төркем җыелды, ләкин балалар саны күп булмады. Кызыксынуы беткән балаларның китеп баруын да исәпкә алып, төркемнәрнең тулы көчендә эшләү мөмкинлеге юк иде. Шуңа татарча шахмат дәресләрен Чаллыдагы 2нче татар гимназиядә алып бара башладым. Шахмат дәресләре биредә инде сигезенче елын эшләп килә. Татар мәктәбе булгач, татар балалары җыю белән бер проблема да юк. Күп еллар элек биредә шахмат дәресләрен шулай ук татар телендә шахмат остазы Әлфирә Мостафина алып барган иде. Аның юлын дәвам итәбез, дисәк тә буладыр. Әлфия Мостафина истәлегенә шахмат турнирлары да уздырып торабыз.
Дәресләр башыннан ахырына хәтле татарча гына барамы?
Тулысынча татарча алып барырга тырышам. Кыенрак булса да, терминнарны да татарча әйтәм. Тик дөресен әйтеп сөйләшергә кирәк, ничек кенә кызганыч булмасын, хәзер балалар барыбер рус телле. Үзара күбесенчә русча аралашалар. Шахматка өйрәнгәндә дә шактый кызыклы сөйләшүләрне ишетергә туры килә. Мәсәлән: «Мин сейчас «филем» схожу», – диләр. Ә менә районнардагы турнирлар вакытында, андагы балаларның киресенчә, татарча аралашсалар да, шахмат фигураларын, йөрешләрне русча әйткәннәренә игътибар итәм. «Мин «слон» белән барып кайтам әле», – дип сөйләшәләр.
Фото: © Рамил Хөснуллинның шәхси архивыннан
Шахмат буенча татар телендә уздырылучы турнирлар юктыр?
Бер елны «Сәләт» лагеренда узган, дип ишеткән идем. Анысының да гел татарча гына булу-булмавын әйтә алмыйм.
Укытканда нинди китаплар ярдәмгә килә, Рамил абый?
Татарстанның шахмат батыры Рәшит Нәҗметдинов язган «Шахмат уены» китаплары һәм «Сайланма партияләр» китапларын куллананам. Аның берсе – инде 1953 елда басылган китап. Аз гына яңартылып, редакцияләнеп чыгарылган 1982 елгысы да бар. Шуннан бирле шахмат буенча татарча яңа китаплар чыгарылганы юк.
Терминологияне дә әлеге китаплардан алам, әмма анда да кайвакыт русча калька икәнлеге, тәрҗемәнең туры килеп бетмәгәне сизелә. «Завлечение» алымы нәрсә ул менә, мәсәлән? «Җәлеп итү» дип тәкъдим итәм инде мин аны, «җәлеп итеп, мат кую» дим. Нәҗметдинов исә, «үзеңә кирәкле шакмакка китертү» дип, озын гына итеп бирә.
Соңгы вакытта «lichess.org» дигән шахмат уйнарга өйрәтә торган сайттан терминологияне башка төрки телләрдән язып алып, сүзлек туплый башладым. Үзем татар теле һәм әдәбияты укытучысы саналсам да, терминология мәсьәләсендә тагын берәр тәҗрибәле татар теле белгече белән киңәшләшәсем килә. Балаларга барысын да дөрес итеп өйрәтергә иде.
Китапларга килгәндә, Казандагы бер танышым аша шактый авырлык белән генә таба алдым бу китапларны. Шушы дәреслек китабын гына булса да яңадан бастырып чыгару бик яхшы булыр идек. Бәлки, чыгарылыр, дип тә өмет итеп булмый, чөнки татарча шахмат турында укучылар катламы бик аз. «Сайланма партияләр» китабы, гомумән, бер генә тапкыр чыккан килеш. Рәшит Нәҗметдиновның танылган татар язучысы Кави Нәҗминең бертуган энесе булуын барыбыз да беләбез инде. Бу китапларны язганда, аңа язучы Гази Кашшаф ярдәм иткән. Нәҗметдинов китапларындагы кереш сүзне дә ул бирә. Рәшит Нәҗметдиновның абыйсы аша язучылар белән тыгыз элемтәсе булган, дип уйларга җирлек бар.
Танылган татар шахматчысы Рәшит Нәҗметдиновның үзе турында да төрле телләрдә бик күп языла, китаплар чыгып тора. Аны бөтен дөнья белә, Нәҗметдинов турында төрле телләрдәге роликлар да бик күп. Минем фикеремчә, ул, хәтта, кайбер дөнья чемпионнарыннан да популяррактыр әле. Чөнки Рәшит Нәҗметдиновның уеннары искиткеч нәфис, мавыктыргыч иде. Ул беркайчан да курыкмыйча, гел һөҗүмдә уйнаган. Шуңа да аның уеннары бик популяр. Шул ук «Ход королевы» фильмында Нәҗметдинов уеныннан алынган эпизодлар бар. Дөрес, фильмда бу турыда әйтелми, төп героиня Элизабет үзе уйнаган кебек бирелә.
Татарча шахмат дәресләрендә балаларга татар шахматчылары турында мәгълүматлар бирәсездер?
Вакыт, мөмкинлек булганда, татар шахматы тарихын җиткерергә тырышам. Танылган татар шахматчылары Гата Камский, Артур Йосыпов, Алисә Галләмовалар турында сөйлим.
Татар балалары арасында шахмат буенча киләчәге өметле балалар бармы?
Әле шушы көннәрдә генә Бразилиядә шахмат буенча дөнья беренчелеге булып узды. 14 яшьлек кызлар арасында татар кызы Диана Хафизова дөнья беренчелеген яулады. Диана шахмат юлын безнең «Этюд» спорт мәктәбендә башлаган иде. Тренеры – Рәмзия Мәүләтовна. Әле 2-3 ел элек кенә Мәскәүгә күчеп китте. Дөнья беренчелеген алгач, бәлки, менә ул киләчәген шахмат белән бәйләр. Арабыздан тагын бер бөек татар шахматчысы үсеп җитәр.
Сез шахматны нинди максатларны күздә тотып татарча укытасыз, Рамил абый?
Мин моны үземнең бурычым дип саныйм инде, Гөлназ. Милләтебезнең киләчәге булсын өчен аз булса да кулдан килгәнне эшләргә тиешбез, дип уйлыйм. Милләт, халкыбыз турында уйлануларда, кайвакыт төшенкелеккә биреләбез, кайвакыт күңел күтәрелеп китә. Татар милләтенең, татар мәдәниятенең тамырлары гаҗәеп көчле бит инде аның. Тарихка баксаң да, әдәбияткә баксаң да. Икенче яктан караганда, бу тамырлар бик нечкәреп бара. Шуңа күрә нәрсәдер турында кистереп кенә әйтүе дә кыен. Вакыт күрсәтер барысын да.
Мин шахматны да беләм, татарчаны да беләм. Телебезне саклауга шул рәвешле булса да үз өлешемне кертәсем килә.
Рамил абый, шахмат уйнау бала өчен кайсы яклары белән файдалы?
Шахмат уены – балаларның акыл үсешен үстерү чарасы. Ул баланың хәтерен, логик фикерләвен үстерә, аларны игътибарлы булырга, вакытны планлаштырырга, дисциплинага, карарлар кабул итәргә өйрәтә. Бу сыйфатлар, һичшиксез, баланың укуына да уңай йогынты ясый. Шахмат уйнаган балалар оештыру моментларында бик көчле булалар, идарә итәргә өйрәнәләр. Шахмат уйнаучы балалар арасында булачак җитәкчеләр үсә, дисәк тә була. Әлегә алар шахмат гаскәрләре белән идарә итәләр. Хыял көче үсә аларның, фикерләүләре.
Балаларны шахматка ничә яшьтә алып килергә кирәк?
Балаларны шахмат уйнарга өйрәтә башлау өчен идеаль вакыт – ул 5-6 яшь аралыгы. Үзем дә төркемнәрне шул яшьтән җыям. Бу яшьләрдә баланың фикерләү сәләте үсә башлый. Аннан спортта ниндидер күрсәткечләргә ирешү өчен дә вакыт бар дигән сүз. Шуңа да карамастан, шахматта яшь буенча ниндидер чикләүләр бар дип әйтә алмыйм. Кайбер балаларның шахмат белән кызыксынуы 7, 8, 10 яшьтә генә башлана. 4 яшьлекләрне дә өйрәткәнебез бар.
Сез баланың сәләте бармы, юкмы, аннан яхшы шахматчы чыгачакмы-юкмы икәнлеген шөгыльләнә башлау белән үк күрәсезме?
Күп очракта баланың сәләте килү белән күренә. 1-2 ай шөгыльләнгәч дигән сүз инде бу. Ләкин көтмәгәндә шаккатыра торган, сюрпризлар ясаган балалар да була.
2нче татар гимназиясе укучысы Самат шахмат белән инде 4 ел шөгылләнә. «Көндәшемә мат куярга яратам», – ди ул.
Шахмат уйнарга өйрәнеп буламы соң ул, әллә, барыбер, бу – талантмы?
Монда инде минемчә, иң мөһиме, уенның балага ошавы яки ошамавы. Моны мин үз күзәтүләремнән чыгып та әйтә алам. Дәресләргә, абыйлары яки апаларына ияреп, эне-сеңелләре дә килгәли. Кайбер бала бөтен фигураларны кулына тотып карап чыга, авызына кабарга да маташа. Кайберләре рәтләр арасыннан йөгереп кенә уза, фигураларга да, тактага да игътибар итми. Әгәр уенны шулай кечкенәдән яратып, мавыгып өйрәнсә, сәләте артык зур булмаган бала да үсеп китәргә мөмкин. Ә кайбер баланың сөйләшүләре дә бик матур була, шахматта да бик тиз уңышларга ирешә, әмма, уенга мәхәббәте булмау сәбәпле, ул ярты юлда туктап кала.
Фото: © Рамил Хөснуллинның шәхси архивыннан
Гаджетлар кулдан төшмәгән заманда баланы шахматка җәлеп итү җиңел түгелдер.
Кызганычка, күпме генә үз файдабызга борырга тырышсак та, гаджетлар юлыбызда киртә булып тора. Моңа кадәр зарланырлык түгел иде әле. Төркемнәр тулы булганга: «Киләсе елга килегез», – дип тә борып җибәрә идек балаларны. Ә менә быел балалар саны кискен кимегән сыман. Моңа, әлбәттә инде, шушы гаджетларның да йогынтысы булмыйча калмагандыр.
Танышларымның балалары арасында шахмат буенча онлайн дәресләр алучылар бар. Шахматны онлайн өйрәнеп килгән балага, реаль шартларда шөгыльләнә башлау кыен түгелме?
Баланың берни белмичә килеп, башкалар белән беррәттән өйрәнә башлавы кулайрак кебек. Ләкин бу – баланың сәләтеннән дә тора. Быел менә бер укучыбыз килде, шахматны ярты ел буе онлайн өйрәнгән. Күрсәткечләре әйбәт. Әмма 5-6 яшьлек балаларга онлайн дәресләр авыр бирелергә мөмкин, кечкенә баланың мәктәпкә килеп, тренер белән өйрәнүе яхшырак, әлбәттә.
Бала ничә яшьтән турнирларда катнаша башлый?
Турнирлар, беренче чиратта, балага өйрәнү өчен кирәк. Күп вакыт бу фикерне балаларга да, ата-аналарга да җиткерүе кыен. Турнирда җиңәр, приз алу өчен катнашырга кирәк дип уйлыйлар. Турнир – ул яңа уеннар күрү һәм үзеңне имтихан тоткан кебек хис итү мөмкинлеге. Һәрбер уйналган уен – алган белемнәреңне ныгытып кую.
Ничә яшьтән катнашырга була, дигәндә, кайвакыт бала 2-3 ай уку белән үк турнирларда уйный башлый. Кемдер – ярты елдан, ә кемдер тагын да соңрак.
Шахмат, спорт төре буларак, хәзер модадамы ул, Рамил абый?
Кистереп кенә җавап бирүе дә кыен. Әле берничә ел элек кенә дә шахматка кимсетеп карау, артта калган әйбер, искелек калдыгы итеп карау еш күзәтелә иде. Әмма соңгы елларда шахматка игътибар артты сыман, бәлки, үзегез дә игътибар итәсездер. Телевидениедә дә шахмат уйнау күренешләре күп күрсәтелә, рекламалар еш чыга. Моннан 4-5 ел элек «Нетфликс»та чыккан «Ход королевы» фильмының шаукымы көчле булды. Гомумән алганда, хәзер шахмат уены модада, дип әйтеп буладыр.
Бу өлкәдәге иң зур проблема нинди?
Шахмат өлкәсенең иң төп проблемасы – шул финанс проблемасы инде. Спонсорларыбыз булса, сәләтле балаларны күтәреп, тагын да үстереп җибәреп булыр иде. Ул яктан безнең шәһәр йомшаграк.
Элекке шахмат-шашка клубы, хәзерге «Этюд»спорт мәктәбе – бик көчле шахматчылар әзерләүче үзәк. Барлык шәһәркүләм һәм башка әһәмиятле турнирлар монда үтә. Ләкин шахмат буенча ярышлар уздырып торырга ярдәм итүче спонсорларыбыз юк. Барлык турнирлар да диярлек шушы ата-аналарның үз взнослары хисабына гына үткәрелә.
Рамил абый, сезнең бит инде үзегезгә дә, осталыкны югалтмас өчен, даими уйнап торырга кирәктер. Балалар белән шөгыльләнгәч, үзегезгә, үзегезне үстерергә вакыт каламы?
Бу өлкәдә спортчы буларак әллә ни уңышларга ирешә алдым дип әйтә алмыйм. Төркиянең Измир шәһәрендә генә икенче урын алганым булды. Хәзер инде мин үземне күбрәк тренер буларак ачу, үстерү юлында. Уенчы буларак үсәр заманнар узды инде (көлә). Кыска форматтагы турнирларда гына катнашып киләм, яисә интернетта уйныйм. Ләкин сез дөрес әйтәсез, җитдирәк турнирларда катнашу, уйнау үзем өчен бик кирәк. Үзең такта артында уенчы буларак утырганда – бөтенләй башка төрле хисләр, башка караш.
Фото: © Рамил Хөснуллинның шәхси архивыннан
Үзегезнең балалар да шахмат уйныймы?
Улым да 2нче татар гимназиясендә белем ала, мин уздырган шахмат дәресләренә йөри. Шахмат белән онлайн да шөгыльләнә. Үз яшендәгеләр арасында шәһәр беренчелеген алганы бар. Тик, дөресен әйтергә кирәк, улымның да балачагында шахмат белән мавыгуы көчлерәк иде. Эштән кайтуымны: «Әти, әйдә шахмат уйныйбыз», – дип көтеп тора торган иде. Хәзер киресенчә, «улым, әйдәле» дип, үземә әйдәкләргә туры килә..
Сез элекке укучыларыгыз белән элемтә тотасызмы?
Кайбер укучыларым белән аралашып торабыз. Минем элеккеге укучым – Фетхи Апайдын дигән егет – Төркия шахмат федерациясе башлыгы булды. Безне 2020 елда матчка да чакырган иде. Тагын бер укучым – Айдар Вәгыйзов – Идел буе округы чемпионы булды. Менә шулай уңышларга ирешкән укучыларым – мин укытучылары өчен иң зур горурлык инде.
Рәхмәт, Рамил абый, алга таба да уңышлар сезгә!