Бүген Арча янында коточкыч юл һәлакәте булды. Renoult машинасы зур тизлектә УАЗга килеп бәрелгән. Беренче мәгълүматлар буенча, Курса Почмак авылы янында җиңел машина йөртүчесе бозлы юлда идарәне югалкан һәм каршы яктагы автомобильгә килеп бәрелгән.
Бәрелеш шул кадәр көчле була: җиңел машина юл кырыена чыгып ук оча, «буханка» юлда аркылыга баса. Җиңел машинадагы йөртүче һәм 3 пассажир һәлак, машина сытылып беткән; УАЗ йөртүчесе хастаханәдә. Аның баш миенә, күкрәк читлегенә зыян килгән.
Авариядә һәлак булучылар: җиңел машина йөртүчесе – 57 яшьлек ир-ат, пассажирлар – 55, 35 һәм 64 яшьтәгеләр.
Фаҗига урыныннан фото, видеолар тарала.