Добавить новость

НИУ ВШЭ: Московский опыт электрификации транспорта будет востребован в мегаполисах стран БРИКС

Шоколадная фабрика СЧАСТЬЕ выпустила коллекционный набор к юбилею Малого драматического театра — театра Европы

Фестиваль финансовой грамотности и предпринимательской культуры завершится 28 сентября

В Богородске 35-летнего мужчину задержали за стрельбу и попытку поджога





Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Башта мин контракт төзедем, аннары – улым»

Буада яшәүче Николай Попов 60 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә махсус хәрби операциядә катнашырга рөхсәт бирелгәннән соң ук контракт төзегән. Узган елның апрелендә ул махсус хәрби операция зонасына китә.

Николай Попов – отставкадагы хәрби хезмәткәр. Ульяновск танк училищесын тәмамлаган. Ульяновск шәһәрендә прапорщик булып эшләгән. Улы яшендәге егетләр сугышта катнашканда, аның да күңеле тынычлык таба алмый. Бар кирәк-яракларны алдан ук әзерләп куя һәм беренче мөмкинлек чыгуга ук юлга кузгала.

Хатыны Галина сүзләренчә, Николай – авыр минутларда һәрвакыт ярдәмгә атлыгып торучы кеше. Махсус операция башлануга ук, беренчеләрдән булып, контракт төзү өчен, хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итә. Ул вакытта яшь чикләүләре була, ләкин ул тынычлана алмый.

Фото: © Николай Поповның шәхси архивыннан

Ниһаять, контракт төзелгәннән соң, Попов аны алгы сызыкка җибәрүләрен сорый. Прапорщик булса да, ул һәрвакыт алгы сызыкка омтыла. Узган елның ноябрендә снаряд шартлаудан авыр яралана. Иптәшләре аны уттан алып чыкканда, Николай аңсыз хәлдә була. Кыйпылчыклар аның битен дә яралый.

Буалы берничә ай госпитальдә дәвалана. Гаиләсе янына кайткач һәм бераз аңына килгәч, яңадан сугышчан иптәшләре янына ашкына башлый. Ул алар белән элемтәдә тора, шуңа күрә анда кирәклеген белә. Соңгы тапкыр медицина тикшерүен дә узып бетермичә китеп бара.

«Шушы көннәрдә әтиебезнең «Батырлык» ордены белән бүләкләнүен белдек. Без аның җитди карарлар кабул итү сәләте белән горурланабыз, чөнки ул һәрвакыт үз гаиләсен, илен якларга әзер», – ди аның хатыны.

Фото: © Николай Поповның шәхси архивыннан

Галина ханым иренең хәрби хезмәте турында сөйләде. Туйдан соң 2 ел үткәч, аның ире Ульяновск танк училищесына укырга керә. Әтисе һәм абыйлары эзеннән китә.

Ире кайда, Галина да шунда: ул да хәрби шәһәрчеккә килеп урнаша. Укуын тәмамлаганнан соң, Николай курсантларны хәрби техника белән таныштыра башлый. 1996 елда, Таҗикстанда гражданнар сугышы вакытында, аны шунда җибәрәләр. 6 айдан соң ул яралана. Ульяновскига кире кайта һәм эшен дәвам итә.

Соңрак Поповлар иренең туган авылы Чураковога күченәләр. Аннары Галинаның туган авылы Ембулатовода йорт төзиләр. Кызлары Оксана һәм уллары Дмитрий үз гаиләләрен кора, аларның дүртәр баласы бар. Галина Николаевна йорт хайваннары һәм кошлар тота. Кызлары янәшәдә, шуңа күрә аңа хуҗалык алып бару авыр түгел. Тормышта иң мөһиме – тынычлык, ди ул.

Фото: © Исаковларның шәхси архивыннан

«Башта мин контракт төзедем, аннары улым»

Шефлык ярдәме белән махсус хәрби операция зонасына беренче сәфәреннән соң ук, Ленар Исаков та анда барачагын белә. Якташлары өчен ярдәм белән Буа делегациясе составында ул 5 тапкыр барып кайта. Узган елның көзендәге соңгы сәфәреннән соң, ул үзе дә Саклану министрлыгы белән контракт төзи һәм шунда китә. 5 айдан соң әтисе артыннан улы да китә.

Шушы көннәрдә Ленар ялга кайткан. Ул 2 ел Әфганстанда Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән, аннары гаилә корып, 3 бала үстерәләр.

Махсус операция зонасына барып кайтканнан соң, андагы улы яшендәге егетләр турындагы уй аның башыннан чыкмый. Аның өчен иң авыры аларны калдырып өйгә кайту була. «Мин монда, ә алар анда безнең тынычлыкны саклыйлар, үз тормышларын куркыныч астына куялар», – дип аңлата ул. Махсус операциядә катнашкан якын дусларын югалту ачысы аның өчен соңгы тамчы була. Гаиләдә аның карарын аңлап кабул итәләр.

Фото: © Исаковларның шәхси архивыннан

Ленар узган елның сентябрендә китә. Ә гыйнварда «Арктика» боз сараенда тренер булып эшләгән өлкән уллары Рәшит тә әнисенә контракт төзүе турында хәбәр җиткерә.

«Улым миңа хәбәрне самолетка утыргач җибәрде. Дөресен генә әйткәндә, ул әле гаилә дә кормаган булса да, мин аның карары белән горурландым. Без бер дивизиядә хезмәт итәбез. Яныбызда Буа егетләре дә бар. Безнең бурыч – сугышчыларны боеприпаслар белән тәэмин итү», – дип сөйли әти кеше.

Аның фикеренчә, Россияне җиңү мөмкин түгел, чөнки монда әти, ул һәм онык бергә хезмәт итә. Аларның дивизиясендә шундый мисаллар бар. Шундый ярдәм булганда, сугышчан рух күтәрелә, дип ышана ул.

Исаковлар гаиләсе күп балалы. Алар шулай ук онык тәрбиялиләр. «Әгәр Ватан чакыра икән, без кемнеңдер артына яшеренергә тиеш түгел. Бабам туган җирен фашистлардан саклаган. Мин дә, аннан соңгы буын да туган җирләренә тугры калалар», – ди Ленар.

Фото: © Баһаветдиновларның шәхси архивыннан

Алмаз Баһаветдинов «Сугышчан батырлыклары өчен» медале һәм «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән

Буа районыннан гвардия ефрейторы Алмаз Баһаветдинов махсус хәрби операция башланганнан бирле Ватанны саклый. Улының бүләкләнүе турында әти-әнисенә беренче тапкыр гына хәбәр итмиләр инде. Күптән түгел генә аңа Россия Саклану министрлыгының «Хәрби батырлыклар өчен» медале тапшырылган.

«Әни, хәлләрегез ничек? Мине тагын бүләкләделәр», – дип язган Алмаз. Рамия Баһаветдинова сүзләренчә, улының Ватанга мәхәббәте – аның өчен зур горурлык, ә аның исән-сау булуы – тагын да зуррак шатлык.

Алмаз Баһаветдинов Буа ветеринария техникумын тәмамлаган. Юридик белем алган. Дагыстанда хәрби-диңгез флотында хезмәт иткән.

Шул вакытта Алмазга контракт буенча хезмәт тәкъдим итәләр. Демобилизациядән соң Алмаз Казанның Эчке эшләр бүлегенә эшкә урнаша. Ә берникадәр вакыттан соң әнисенә контракт буенча хезмәт итүен дәвам итәргә теләвен әйтә. «Мин барысын да белешәм, аннары сезнең белән киңәшләшермен», – ди ул.

Фото: © Баһаветдиновларның шәхси архивыннан

Рамия белән Илдус борчылалар, әмма улларының теләгенә каршы килмиләр. Аны Анапага десант гаскәрләренә җибәрәләр. Ялдан ялга кадәр 8 ел вакыт узып китә. Ә 2022 елның 24 февралендә Алмазның махсус хәрби операциягә китүе турында алар хәтта белми дә калалар.

«Һәрвакыт шулай булды, хәзер дә. Ул безгә сугыш хәле, авырлыклар турында сөйләмәде. Һәрвакыт: «Әни, барысы да яхшы, минем өчен борчылмагыз», – дип әйтә иде. Хәрби операциянең беренче көннәрендә ничек борчылганымны үзем генә беләм. Ул вакытта безгә хезмәттәшләребез, җитәкчеләребез һәм хәтта таныш булмаган кешеләр дә ярдәм итте. Моны үзе кичергән кеше генә аңлый ала», – дип сөйләде Рамия апа.

«Балалар исән-сау булсын, безнең кебек, балаларын көтүчеләр күп. Шәһәрдә Алмазның зур фотосын күреп, шалтыратучылар да бар, алар изге теләкләрен җиткерә. Күңелгә дә җиңелрәк булып китә», – ди Рамия Баһаветдинова.

Фото: © Баһаветдиновларның шәхси архивыннан

Алмаз Баһаветдинов шулай ук «Батырлык» ордены белән бүләкләнгән. Россия Президенты Указы нигезендә, орден белән сугыш кырында батырлык күрсәткән геройларны бүләклиләр.

Хәзер контракт хезмәте шартлары потенциаль сугышчылар өчен тагын да яхшырак. Татарстанда берьюлы 1 миллион сумга кадәр акча алырга мөмкин, һәр ай саен хәрбиләргә 210 мең сумнан артык акча түләнә. Югары түләүләрне 2024 елның июнь-июль айларында алырга мөмкин. Тулырак 8 (800) 222-59-00 телефоны буенча.

«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Эльза Кузнецова

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Стало известно, где живут самые щедрые женихи в России

Депутат Бессараб сообщила о надбавке к пенсии людям старше 80 лет в 2025 году

Свежая сводка с фронта СВО от Юрия Подоляки 29.09.2024: срочные новости приходят с Селидовского направления, где ВС РФ развивают успех

В ряде регионов России, включая Татарстан, жалуются на сбои в TikТок

Музыкальные новости

Легендарная поп-группа 90-х «Шан-Хай» к своему 40-летию представила нового солиста

В деле Иванова появились Cadillac и раритетный автомобиль 1967 года

Вашкевич: Cтараемся приблизить требования к тем, что ждут игроков в «Локомотиве»

"Фонтанка": в Пулково задержали похитителя ребенка, которого искали семь лет

Новости России

Исторический облик трех зданий восстанавливают на Плющихе в Москве

Стало известно, где живут самые щедрые женихи в России

Лавров: Москва готова помогать Грузии в нормализации отношений с соседями

ЯДЕРНЫМ ОРУДИЕМ НЕ РАЗБРАСЫВАЮТСЯ, НО ЕСЛИ НАТО, ЗНАЧИТ НАДО?! "ДОБРЫЙ КАРДИНАЛ КРЕМЛЯ". Полезные советы Высшего Всенародного Президента Вселенной. Важные данные для России, Европы, США и всего мира!

Экология в России и мире

Токсиколог Кутушов объяснил, что делать, если разбили ртутный градусник

Обучение первокурсников Ивановского железнодорожного колледжа началось с экскурсии в сервисное локомотивное депо «Иваново» филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис»

Фестиваль «Чистопрудный Fest» покажет исторические районы Москвы с необычной стороны

Валерия Чекалина, Алёна Блин, Ксения Бородина, Ольга Бузова, Михаил Галустян, Мария Погребняк, Алана Мамаева: ТНТ презентовал новый проект  «Звёзды в джунглях»

Спорт в России и мире

Кудерметова вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Пекине

Даниил Медведев обыграл Гаэля Монфиса и вышел во 2-й круг турнира ATP-500 в Пекине

Шнайдер проиграла Френх в третьем круге турнира WTA в Пекине, взяв сет под ноль

Камилла Рахимова вышла во второй круг WTA-1000 в Пекине, обыграв Кимберли Биррелл

Moscow.media

Чуйские зигзаги

Забетонирована первая опора моста «Парус»

Колымская красненькая...

Терминал сбора данных (ТСД) промышленного класса SAOTRON RT42G











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Артем Дзюба рассказал, что хотел бы сыграть в кино. И вот кого

Исторический облик трех зданий восстанавливают на Плющихе в Москве

В ряде регионов России, включая Татарстан, жалуются на сбои в TikТок

Стало известно, где живут самые щедрые женихи в России