«Фатирына кызыккан» – Башкалада 21 ел элек кайнанасын үтергән киленне тотканнар
21 ел элек Мәскәүдә пенсионер хатынны үтерүчене быел тапканнар. Бу турыда Россия Тикшерү комитетының Мәскәү буенча Тикшерү идарәсе хәбәр итә.
Тикшерү версиясе буенча, 2002 елның 12 апрелендә Севастополь проспекты юлыннан 20 метр ераклыкта 1940 елда туган хатын-кыз мәете табыла. Аны көч кулланып үтергәннәре ачыклана. Тик җинаятьчене ул вакытта таба алмыйлар. Эзләү эшләре әлегәчә дәвам иткән.
Шулай итеп тикшерүчеләр ачыклаганча, пенсионер хатынны элеккеге килене үтергәне ачыклана. Ул кайнананың фатирына кызыга һәм вәхшиләрчә үтерүгә бара.
«Әлеге хатын һәм билгесез зат фатир арендалый. Мәрхүмә хатын медицина хезмәткәре була, аны арендаланган фатирга укол кадарга чакыралар. Биредә хатынның башына металл предмет белән сугалар», – дигән Тикшерү идарәсенең рәсми вәкиле Юлия Иванова. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Җинаятьтә шикләнелүче хатын тоткарланган, гаебен танып күрсәтмә биргән.