Кукмара районыда махсус хәрби операциядә һәлак булган хәрбиләрне соңгы юлга озатканнар, дип хәбәр итә «Хезмәт даны».
Алар – Камышлы авылыннан Һадиев Расил Марсель улы, Югары Юмьядан (удмурт авылы) Васильев Иван Михайлович, Татар Толлысыннан Ризванов Руслан Рамил улы.
«Алар, Ватанны саклар өчен, гомерләрен кызганмыйча, ахыр чиккә кадәр көрәштеләр. Алар башкача булдыра да алмаслар иде», – дип яза «Хезмәт даны»ннан Эльвира Миннәхмәтова.
Һәлак булучыларның туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу сүзләрен район башлыгы Сергей Димитриев, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов, район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, район военкомы Альберт Гомәров, дин әһелләре, иҗтимагый оешма вәкилләре әйткән.
Расил Һадиевка 42 яшь. 1982 елның 4 маенда туган – 2024 елның 9 октябрендә һәлак булган. Гаиләле.
Руслан Ризвановка 36 яшь. 01.12.1987 – 26.09.2024
Васильев Иванга 32 яшь. 05.10.1992 – 21.11.2024