«Башкорт хуҗабикәсе» буларак танылган блогер Миләүшә Шәйхисламова яңа сәхифә ачып җибәргән. Ул анда үзенең видеомейкеры Риналь белән җырчыларның клипларына, образларына, төрле эш-гамәлләренә бәяләмә бирә.
Блогерның беренче сәхифәсе Ильмира Нәгыймованың «Шут малай» җырына багышланган. Исегездә булса, әлеге клипның сценарие буенча, Ильмира үзенә кияү егетләре сайлый, алар арасындагы анкеталарда Руслан исемле клоун да була.
Миләүшә һәм Риналь фикеренчә, Ильмира Нәгыймованың клоунны нәкъ менә элеккеге иренең исеме белән күрсәтүе – кешене түбәнсетү. Аның өстенә, һаман-һаман «Руслан темасы»на әйләнеп кайтып, Ильмира элекке иренә карата хисләре сүрелмәгәнне күрсәтә, дип тә саный комментаторлар. Блогер бу сорауларны Ильмираның үзенә дә бирми кала алмаган.
Телефон аша сөйләшүләреннән аңлашылганча, клиптагы клоунны «Руслан» дип атау – Нәгыймова идеясе түгел. «Миңа ул журналны клипны төшергәндә генә бирделәр. Үзем дә көлдем. Марсель Мәхмүтов идеясе иде бу», – дигән ул блогерга.
Ильмира сүзләренчә, әлеге клип татар эстрадасында шактый шау-шу да уяткан икән. Хәтта, аның буенча, Мәдәният министрлыгына җырчыны һәм «Шут малай» җырына клипны татар эстрасыннан алып ташларга кушып, хат та килгән. Хатны исә билгесез кеше (инкогнито) язган.
Фото: © видеодан скриншот
Күптән түгел генә Ильмира Нәгыймова элекке ирен фонограммага җырлауда гаепләп чыккан иде. «Башкорт хуҗабикәсе» җырчыга бу турыда да сорау бирми кала алмаган.
«Руслан бөтен җирдә мине «фанерага» җырлый» дип сөйләп йөри. Мин аның кебек фонограмщик түгел, имеш. Сәхифәсен «разблокировать» итеп кергән идем, ул үзе барлык җырларын да фонограммага җырлый икән. Ачуым чыгып яздым, кыскасы», – дип аңлаткан Нәгыймова үзенең бу адымын.
«Башкорт хуҗабикәсе» бу уңайдан Руслан Кираметдиновка да шалтыраткан. Анысының җавабы кыска булган.
«Мин бары тик тере тавышка гына җырлыйм. Безнең концертта 23 җыр, алар барысы да тере тавышка җырлана», – дигән Руслан.
Безгә кайсына ышанырга инде хәзер? Реналь белән «Башкорт хуҗабикәсе» исә бу сорау белән башларын катырып тормаганнар, Руслан белән Ильмирага, барлык үпкәләрен онытып, яңадан кушылырга тәкъдим иткәннәр.