Татар теле белеме кафедрасы мөдире, профессор Гөлшат Галиуллина:
– Ике дистә гасырдан артык тарихы булган Казан тюркология фәнни мәктәбе бөтен дөньяда төрки телләр һәм әдәбият тарихын өйрәнү үзәге буларак танылган. Фәнни мәктәпнең барлыкка килүе Казан Император университеты ачылу белән бәйле. Аның 1804 елның 5 ноябрендә имзаланган беренче уставы буенча татар теленең бер лектор штаты билгеләнгән. Университетта татар теле укытыла башлау һәм бу юнәлешләрдә башланган тикшеренүләрне дә университет ачылу белән бәйләү бик хаклы.
Казан тюркология мәктәбенең уңышлы эшләвендә һәм үсешендә Казан лингвистика мәктәбенең роле зур. Аның вәкилләре татар һәм башка төрки телләрне өйрәнүдә алдынгы фәнни юнәлешләргә башлангыч бирделәр. Казан лингвистика мәктәбенә нигез салучы И.А. Бодуэн де Куртенэ, профессор В.А. Богородицкийның татар теле үсешенә зур өлеш кертүе һәркемгә билгеле. Нәкъ менә Казан тюркология фәнни мәктәбе кысаларында Каюм Насыйри, Әхмәтһади Мәкъсуди, Галимҗан Ибраһимов, Җамал Вәлиди һ.б. кебек беренче татар галимнәре пәйда булды. Аларның эшчәнлеге ХХ гасырда татар теле белеменең яңа юнәлешләрен формалаштыруга һәм үстерүгә ярдәм итте.
Казан дәүләт университетында 1944 елда Татар теле һәм әдәбияты бүлеге ачылу татар теле белеме өлкәсендәге эшчәнлекнең киңәюенә, фәнни мәктәпләр оешуга зур этәргеч була. Филология фәннәре кандидаты, доцент Рәбига Хәкимова җитәкчелегендә 4 кешелек штат белән ачылган әлеге бүлек, югары белемле, киң профильле филологлар әзерләү генә түгел, фәнни тикшеренүләр юнәлешендә дә системалы эшчәнлеккә керешә. Әлеге кафедра беренче көннән алып татар милләтенә хезмәт итә, зыялы шәхесләр, филологлар һәм, тулаем, галимнәр әзерләүдә һәм фән юнәлешендә зур эшчәнлеген алып бара башлый. Безнең төп нигезебез – 1944 елда Рәбига Хәкимова җитәкчелегендә ачылган кафедра.
Рәбига Хәкимова
Узган гасырның урталарына инде татар теле белеме фәненең грамматика, тел тарихы, диалектология, ономастика, стилистика, лингвометодика тармаклары зур үсешкә ирешә, телнең төрле катламнарын функциональ һәм структур яктан өйрәнү системалы һәм комплекслы характер ала. Тел белеменең төрле тармаклары буенча фәнни мәктәпләр формалаша һәм татар фәнендә генә түгел, төрки дөньяда таныла башлый. Әлеге фәнни мәктәпләрнең күренекле вәкилләре хезмәтләрендә яктыртылган мәсьәләләр алга таба да татар теле белеменең үсеш юнәлешләрен билгеләп, тагын да киңрәк эзләнүләргә юл ача.
Фото: Татарстанның Дәүләт архивы. Фотоны «Интертат»ка Лилия Фәсхетдинова тәкъдим итте
1965 елларда татар теле һәм әдәбияты кафедрасы ике аерым кафедрага – татар теле кафедрасы һәм татар әдәбияты кафедрасына аерыла. Әлеге кафедраларның мөдирләре итеп Мирфатыйх Зәкиев, Хатыйп Госманнар билгеләнә.
– Татар теле кафедрасы вәкилләренең актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә дөньякүләм танылган фәнни мәктәпләрнең берсе – структур һәм функциональ үзенчәлекләрен өйрәнү юнәлеше. Татар теленең структур төзелешен тикшерү беренче татар грамматикаларыннан ук башлана. ХХ гасыр урталарына татар грамматикасы бай һәм киңкырлы традицияләре булган фәнни тармакка әверелә. Шул тармакларның берсе – татар теленең синтаксик төзелеше.
Татар теле белемендә беренчеләрдән булып Мирфатыйх Зәкиев татар синтаксисын комплекслы өйрәнеп, фәнни хезмәт әзерли, университет студентлары өчен татар синтаксисы буенча курсны гамәлгә куя. Аның 1963 елда филология фәннәре докторы дәрәҗәсенә якланган «Татар теленең синтаксик төзелеше» дигән темага диссертациясе Казан университетында яна фәнни мәктәп формалашу һәм нәтиҗәле үсүгә этәргеч бирде. Соңрак бу традицияне Казан дәүләт университеты доценты С.М. Ибраһимов дәвам итә һәм, беренчеләрдән булып, «Татар телендә аналитик төзелмәләр», «Чагыштырулы төзелмәләр һәм аларның синонимнары» (1966), «Синтаксик синонимнар һәм аларның төрләре» (1970), «Татар телендә синтаксик синонимнар» (1976), «Синтаксик стилистика» (1989) һ.б. фундаменталь хезмәтләрен яза. Профессор Флера Сафиуллина, татар теле белеме һәм тюркологиядә беренчеләрдән буларак, татар сөйләм теле синтаксисы, диалект синтаксисы һәм текст стилистикасы, рус һәм татар телләренең чагыштырма синтаксисын комплекслы тикшерүче галимә. Безнең фикеребезчә, аның 1978 елда дөнья күргән «Синтаксис татарской разговорной речи» хезмәте татар теле белеме өчен фундаменталь әһәмияткә ия. Биредә сөйләм теле әдәби телнең аерым бер формасы буларак аерып күрсәтелә.
Хәзерге вакытта югарыда аталган галимнәрнең традицияләре аларның укучылары, татар теле белеме кафедрасы доцентлары Рамилә Сәгъдиева, Рамил Мирзаһитов; тюркология һәм гомуми тел белеме кафедрасы доцентлары Зоя Кириллова, Гүзәл Нәбиуллиналар һ.б. тарафыннан үстерелә. Татар теленең грамматик төзелешен өйрәнү юнәлешендә татар теле белемендә генә түгел, тюркологиядә дә зур казаныш яулаган академик Диләрә Тумашева эшчәнлеге мөһим урын били. Аның 1964 елда нәшер ителгән һәм 1978 елда икенче басмасы дөнья күргән «Хәзерге татар әдәби теле морфологиясе» хезмәте бүгенгәчә югары уку йортлары студентлары өчен дәреслек вазифасын башкара. Галимә татар теленең морфологик төзелешен, сүз төркемнәре, аларга хас грамматик категорияләрне гомумтеоретик, тюркологик принципларга таянып, татар теле морфологиясе казанышларына нигезләнеп, үзенә генә хас логик эзлеклелектә, фәнни нигезләп бирә. Сүзләрне төркемләү принциплары, сүз төркемнәренең үзара мөнәсәбәтләре мәсьәләләре татар теле белемендә булган фикер төрлелеген, я булмаса, игътибардан читтә калып барган аспектларны өйрәнгәндә бик әһәмиятле җирлек булып торалар.
Галимәнең 1986 елда дөнья күргән «Татарский глагол» фундаменталь хезмәтендә иң катлаулы саналган фигыль сүз төркеме һәм аңа хас грамматик категорияләр функциональ-семантик аспектта комплекслы тикшерелде. Фигыль сүз төркемен өйрәнүдә семасиологик һәм ономасиологик принципларны бергә кулланып, Д.Г. Тумашева темпоральлек, модальлек һәм персональлек функциональ-семантик кырларына караган күпсанлы грамматик формаларны һәм конструкцияләрне тикшерә. Хезмәттә моңарчы игътибар үзәгеннән читтә калып барган әдәби, диалекталь, сөйләмә телдәге формалар, стилистик вазифа үти торган конструкцияләр махсус анализланып, алар арасындагы синонимик бәйләнешләр бәян ителә.
Соңрак басылып чыккан фәнни хезмәтләрдә, дәреслекләрдә, шул исәптән берничә тапкыр рус һәм татар телләрендә нәшер ителгән өчтомлык «Татар грамматикасы» академик басмада Диләрә Тумашева тәгълиматлары тулысынча чагылыш тапты. Галимә нигез салган фәнни тикшеренү методы хәзерге татар теле морфологиясе буенча язылган хезмәтләрнең фәнни-методологик нигезен хасил итә.
Күренекле галимә Фәһимә Хисамова, үзенең остазы Диләрә Тумашева идеяләрен үстереп, камилләштереп, 2006 елда югары уку йортлары студентлары өчен «Татар теле морфологиясе» хезмәтен язды. Әлеге дәреслек 2015 елда тулыландырылып яңадан дөнья күрде. Галимәнең Казан университетында морфология фәнен укыту барышында туплаган тәҗрибәсе монографик пландагы хезмәт өчен ныклы нигез булып тора. Ф.М. Хисамова морфология фәне өлкәсендә барган бәхәсләргә, аларны чишү юлларына әлеге дәреслектә махсус тукталып үтә. Сүзләрне төркемләүгә бәйле булган төрлелекнең сәбәпләрен күрсәтү белән бергә, татар теле белеме казанышларына нигезләнеп, объектив рәвештә аларның җирлеген анализлый. Әлеге хезмәттәге идеяләр яңадан эшкәртелеп басылып чыккан «Татар грамматикасы» (2016) хезмәтенең икенче томында да төп урынны били.
– Татар теленең төзелешен, фонетик системасын тикшерү юнәлешендә Казан дәүләт университеты галимнәре Казан лингвистика мәктәбе традицияләренә таянып эшлиләр. Василий Богородицкий, Галимҗан Шәрәфләр башлаган эксперименталь юл белән татар фонетикасын өйрәнү юнәлешендә Үзбәк Байчура зур эшчәнлек алып бара. 1954-1959 елларда ул татар теле һәм әдәбияты кафедрасында эшли, шул чорда татар сузык авазларын эксперименталь юл белән өйрәнеп, филология фәннәре кандидаты гыйльми дәрәҗәсенә диссертация яклый (1954). Аталган галимнәр салган традициянең дәвамы кафедра доценты Г.М. Сөнгатов эшчәнлегендә дәвам итте. 1991 елда ул Диләрә Тумашева җитәкчелегендә себер татарларының диалект сөйләмен эксперименталь юл белән өйрәнеп, кандидатлык диссертациясен яклады.
Казан университетының эксперименталь фонетика лабораториясендә ничәмә буын татар филологларын тәрбияләп, фәнни юнәлешкә алып кергән тынгысыз галим, гамәли лингвистика, чит телгә өйрәтү методикасы, эксперименталь фонетика өлкәсендә күпсанлы хезмәтләр авторы Тәүзих Ибраһимов татар теле кафедрасы белән тыгыз бәйләнештә эшләп, Фәһимә Хисамова белән берлектә Мансур Сайхуновның татар телен ритм-темпоральлек ягыннан тасвирлауга багышланган диссертациясенә (2010) җитәкчелек иттеләр. Бүгенге көндә татар эксперименталь фонетикасы юнәлешендә тикшеренүләр актив алып барылмый, әмма тасвирлама фонетика кысаларында башкарылган тикшеренүләр доцент Гөлфия Һадиева хезмәтләрендә чагыла. Шулай ук татар теле белеме кафедрасы галимнәре төркеме Россия Фәннәр Академиясенең «LingvoDoc» виртуаль лабораториясе инструментарийлары ярдәмендә татар теленең структур һәм функциональ үзенчәлекләрен өйрәнү юнәлешендә эш башладылар.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Бүгенге көндә дә татар теле белеме кафедрасы вәкилләре телебезнең структур-функциональ үзенчәлекләрен өйрәнүгә зур игътибар бирәләр. Соңгы елларда бу юнәлеш киңәеп, татар сөйләм телен функциональ-структур планда өйрәнүгә юнәлдерелгән хезмәтләр дөнья күрә. Шуларның берсе – Гөлшат Галиуллина, Энҗе Кадыйрова, Гөлфия Һадиева авторлыгында басылган «Современная татарская разговорная речь: идентификационные признаки и социальная дифференциация» монографик хезмәте (2020). Бу хезмәт татар теле белемендә беренче тапкыр, заманча методлар кулланып, татар сөйләменең аерым социаль параметрларын һәм аермалы билгеләрен фонетик, лексик-семантик һәм грамматик яссылыкта өйрәнүне күздә тота. Әйтергә кирәк, моңа кадәр бу аспектта эшләр булмавын истә тотып, авторлар хәзерге татар әдәби теленен норматив билгеләрен һәм әдәби тел нормасыннан тайпылышларның асылын ачу омтылышы да ясадылар.
– Татар теле кафедрасында ХХ гасыр урталарында татар теле тарихын фәнни яктан комплекслы өйрәнү юнәлеше активлашты. Латыйф Җәләй хезмәтләрендә формалашып, соңрак аның укучысы Вахит Хаков тарафыннан үстерелеп, тулы бер фәнни мәктәп буларак оешкан әлеге юнәлеш татар фәненә дистәләгән белгечләр тәрбияләде. Хәзерге көндә дә бу мәктәп вәкилләре кафедраның әйдәп баручы галимнәре булып тора. Филология фәннәре докторы, профессор Фәнүзә Нуриева – урта гасыр төрки-татар язма телен өйрәнү буенча танылган галим-тюрколог, төрки-татар әдәби теле формалашуның тарихи һәм лингвистик алшартлары, кулланылыш һәм үсеш этапларының үзенчәлекләрен өйрәнүгә багышланган дистәләгән монография авторы. Соңгы елларда галимә иске раритет текстларның телен өйрәнү, аларны басмага әзерләү һәм киң җәмәгатьчелеккә таныту юнәлешендә киң колачлы эш алып бара. Шулар арасында Ф.Ш. Нуриева өйрәнгән И. Мегизер, Я. Емельянов, Г.Ф. Миллер хезмәтләрен, сергач мишәрләре һәм керәшен татарларының язма истәлекләрен аерым атарга кирәк.
Университет, кафедра дигәндә, үткән тарих белән яшибез, аның белән горурланабыз, дигән сүзләр еш кабатлана. Без үзебезнең остазларыбызны бик еш рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Алардан белем алу, алар белән бергә иңгә-иң куеп эшләү – зур бәхет ул. Миңа да шундый бәхет елмайды: мин озак еллар танылган галимнәребез белән бергә эшләдем һәм эшлим. Бүген дә үземнең укытучым – Фәнүзә Шәкүровна Нуриева белән бергәләп бер кафедрада эшлибез. Элекке остазларыбыз, фәнни мәктәпкә нигез салган галимнәр, профессорлар – татар теле белеме кафедрасының күрсәткече. Алар арасында, әйтеп үткәнемчә, Диләрә апа Тумашева, Вахит абый Хаков, Гомәр абый Саттаров, Фәһимә апа Хисамова һ.б. бар.
Вахит Хаковның укучысы, аның фәнни традицияләренең дәвамчысы, филология фәннәре кандидаты, доцент Халисә Кузьмина – хәзерге көндә тел тарихы юнәлешендә борынгы төрки-татар язма истәлекләренең телен өйрәнүче гаять тәҗрибәле галимә. Аның тел тарихына багышланган күпсанлы хезмәтләре билгеле. Ул борынгы телебезнең үзенчәлекләрен комплекслы өйрәнүгә йөз тоткан һәм татар теле тарихына багышланган коллектив фундаменталь хезмәтләрнең авторы да булып тора.
Тел тарихы юнәлешендәге тагын бер үзенчәлекле юнәлеш – суфичылык поэзиясенең телен өйрәнү. Бу өлкәдә филология фәннәре докторы Айрат Йосыпов шактый нәтиҗәле һәм системалы эш алып бара. Аның «ХХ гасырның беренче яртысы татар поэзиясе: стиль һәм образлы сурәт тудыру үзенчәлеге» (2020), «Языковая система татарской суфийской поэзии ХІХ века» (2022) һәм башка хезмәтләрендә тарихи стилистика, тел тарихына караган мәсьәләләр күтәрелә.
Казан университетында 1960 елларда профессор Гомәр Саттаров җитәкчелегендә татар ономастикасы өлкәсендә системалы эзләнүләр башлана. Галимнең топонимия һәм антропонимияне өйрәнүгә багышланган күпсанлы фундаменталь хезмәтләрендә татар ономастикасы фән буларак оеша һәм Казан төрки-татар ономастикасы фәнни мәктәбе формалаша. ХХ гасыр ахырына Казан университетының татар теле кафедрасы Урта Идел һәм Урал төрки-татар ономастикасын өйрәнү үзәге буларак кына түгел, бәлки Россия, чит илләр өчен фәнни кадрлар әзерләү үзәге буларак та таныла. Хәзерге көндә Казан федераль университеты вәкилләре төрки-татар ономастика мәктәбенең традицияләрен дәвам итә. Без үзебезнең остазыбызның фәнни мирасын саклау һәм алга таба да үстерү юнәлешендә эшебезне даими алып барабыз. Бүген ономастиканың төп берәмлекләре генә түгел, перифериядәге өлкәләре дә актив өйрәнелә. Әлеге эзләнүләрнең нәтиҗәләре күпсанлы мәкаләләрдә, шулай ук монографик тикшеренүләрдә дә чагылыш таба. Мисал өчен, Гөлшат Галиуллина ономастик лексиканың функциональ җитәкчелегендә татар эргонимиясе, үзенчәлекләре, татар прагмотонимнарына багышланган фәнни хезмәтләр язылды. Кафедра доценты Гөлфия Һадиева татар топонимиясе өлкәсендә эзлекле эш алып бара. Җитәкчелекнең исә татар антропонимиясенә багышланган 7 монография һәм күпсанлы мәкаләләр дөнья күрде.
Кафедра галимнәре Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты җитәкчелегендә язылган һәм төрки-татар ономастика фәнни мәктәбенең актив эшләүче галимнәрен берләштергән «Татар лексикологиясе» (2017) өчтомлык хезмәтнең тулысы белән татар ономастикасына багышланган өченче томында әйдәп баручы авторлар буларак катнашты.
Кафедрабыз бүгенге көндә ике юнәлештә эш алып бара. Беренчесе – филологик яссылыкта булса, икенчесе исә педагогик белем бирү юнәлешендәге эшчәнлек. Кафедрада туган телне укыту методикасы юнәлеше әһәмиятле урын били. Казан педагогика институтында формалашкан лингвометодика фәнни мәктәбенең күренекле галимнәре безнең кафедрада эшләве зур мәртәбә ул. Шулардан педагогика фәннәре докторы, профессор Фираз Харисовның нәтиҗәле эшчәнлеген аерым билгелисем килә. Алар танылган галимә, профессор Чулпан ханым Харисова белән берлектә, татар лингвометодикасы фәненең казанышларын яңа баскычка күтәрүдә гаять зур эш башкарып киләләр. Кафедраның тәҗрибәле методистлары доцентлар Рәмилә Сәгъдиева, Дамир Хөснетдинов, Гөлнара Шакировалар – бүген кафедрабызның әйдәп баручы укытучылары.
Кафедрабызда фәнни консультант вазифасында танылган галим, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы, Казан университетының атказанган профессоры, академик һәм күпсанлы дәрәҗәле исемнәргә лаек галим һәм җитәкче Юсупов Рүзәл Габдуллаҗан улы эшчәнлек алып бара.
Бер мәсьәләгә аерым тукталасым килә: татар теле белеме кафедрасы бүген ничек яши, дигән вакытта, иң мөһиме: без санап үткән галимнәрнең тәҗрибәләрен, университетта салынган традицияләрне, милли тәрбия бирү үзенчәлекләрен һөнәри өлге итеп алган мөгаллимнәр бүгенге көндә кафедрада эшли. Кафедрадагы һәр мөгаллим – танылган галим, кабатланмас шәхес. Һәрберсе үзенең эшчәнлеге белән республикада, чит илдә танылган. Һәр мөгаллимнең башкарган эше гаҗәп дәрәҗәдә тирән. Бүгенге көндә татар теле белеме кафедрасы әгъзалары белем бирә, студентларны тәрбияли, иҗат белән дә, фән белән дә шөгыльләнәләр.
Нәтиҗә ясап әйткәндә, татар теле белеме кафедрасы вәкилләре алдагы чорларда салынган традицияләрне дәвам итә, аларны заман фәне казанышлары нигезендә үстерә, баета һәм яңа юнәлешләрдә дә актив эзләнүләр алып баралар. Һәр мөгаллимнең хезмәте әйтеп бетергесез бәягә лаек дип саныйм, – дип тәмамлады сүзен татар теле белеме кафедрасы мөдире Гөлшат Галиуллина.
Габдулла Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбе деканы, татар теле белеме кафедрасы доценты Рамил Мирзаһитов:
– Татар филологиясе факультетының 80 еллыгын 18 ел элек – 2006 елда үткәргән идек. Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетында булды ул. Элегрәк ул укытучыларны әзерли торган Көнчыгыш педагогия институты дип аталган. Анда 1924-1925 уку елында гомуми татар теле һәм әдәбияты кафедрасы оеша. Әлеге кафедраның беренче җитәкчесе – профессор Габдрахман Сәгъди. Шул уку елында беренче студентларны да кабул итәләр, димәк, татар теле һәм әдәбияты кафедрасы да әлеге институт кысаларында шул вакытта эшчәнлеген башлап җибәрә. Җамал Вәлиди, Гыйбат Алпаров, Мөхетдин Корбангалиев эшли әлеге кафедрада. Аннары озак еллар кафедраны Мөхәммәтхан Фазлуллин җитәкли. Соңрак кафедраны 30 елга якын Рүзәл Йосыпов, аннары Фираз Харисов җитәкләде. Хәзер татар теле белеме кафедрасының мөдире – Гөлшат Галиуллина, зур галимнәр әзерләп чыгарган кафедрада бер төркем мөгаллимнәр белән хезмәт куя.
Татар теле белеме кафедрасы – татар теле бүлегенең төп нигезе. Ничәдер язучы һәм шул күләмдә шагыйрь әзерләнгән дип, татар бүлеге – татар факультетының миссиясен таррак күрсәтәләр. Быел 80 еллыкка әзерләнгәндә, шактый материал белән таныштым һәм шушы бүлекне тәмамлаган кешеләрне барлап чыктым. Алар язучы, шагыйрь генә түгел, нинди генә өлкәдә эшләми! Журналистларны барласак та, журналистика факультетын тәмамлаучылар белән татар теле бүлеген тәмамлаучы журналистлар бертигез дәрәҗәдә. Газета-журналларның баш мөхәррирләрен генә карагыз: журналистика факультетын яисә татар теле бүлеген тәмамлаучылар күбрәкме? Җитәкчеләр, сәясәтчеләр, эшмәкәрләр, артистлар арасында да татар теле бүлеген тәмамлаучылар шактый.
Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында эшләүче галимнең 90 проценты – татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлаган. Хәтта Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Надир Закиров та татар теле бүлеген бетергән. Татарстан Республикасының вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге тулы вәкаләтле вәкиле, генерал-майор Равил Әхмәтшин да безнең бүлекне тәмамлаган. Ул ел саен безнең беренче курс студентлары белән очраша, аңа канат куйган беренче төп уку йортын бер дә онытмый. Нәтиҗә ясап әйткәндә, шундый кешеләребез булганга куанырга гына кирәк, – диде Рамил Мирзаһитов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
Педагогика фәннәре докторы, татар теле белеме кафедрасы профессоры, Россия Федерациясе югары һөнәри белем бирү өлкәсенең мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстанның атказанган укытучысы, Казан педагогика институтында татар теле кафедрасының элекке мөдире Фираз Харисов:
– Элекке заманнан бирле Россия дәүләтенең иң дәрәҗәле уку йортлары – Казан император университеты, Казан дәүләт педагогика институты – икесе дә Россия патшалары указы нигезендә ачылган. Казан Император университеты Россиядә Мәскәү, Дерпт (Тарту), Вилен (Вильнюс) университетларыннан соң дүртенче университет буларак ачылган. Безнең университетның китапханәсе янында күптән түгел император Александр I гә бюст ачылды, чөнки ул аның указы белән эшли башлый, ә император Александр II указы нигезендә Казан педагогика институты ачылган. Алдынгы карашлы милләттәшләребез – татар теле, әдәбияты мәсьәләләрен күтәреп чыгып, кафедра, бүлекләр һәм факультетлар оештыру идеясе белән янып йөриләр һәм гамәлгә ашыралар.
Шуны әйтәсем килә: Мөхетдин Корбангалиев университетта кафедра ачуда зур өлеш керткән, аннан бу эстафетаны Мирфатыйх Зәкиев алып киткән. Аннан соң ул Казан педагогика институтына күчә һәм татар теле кафедрасы белән 30 елдан артык җитәкчелек итә. Әлбәттә, ул дәүләт университетындагы татар теле кафедрасы белән элемтәдә торган. Без аның белән һәрвакыт кулга-кул тотынышып эшләдек. Безгә (Казан педагогика институтына) укытучылар җитмәгәндә Казан дәүләт университеты галимнәрен чакыра идек. Мәсәлән, профессор Флера Сәфиуллина бездә шактый эшләде, Вахит абый Хаков стилистика, лексикология фәннәрен укытты. Бәлки, Казан дәүләт педагогика институтына күбрәк дәүләт университеты мөгаллимнәре килгәндер, әмма ләкин элек-электән үк бергә эшләүнең нәтиҗәсе шул – ике югары уку йорты берләште, кафедралар да берләште (белешмә өчен: 2009 елда Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын Казан (Идел буе) федераль университетының бер өлешенә әйләндерү карары кабул ителә. 2011 елның 1 сентябрендә Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты, реорганизацияләү нәтиҗәсендә, аерым университет буларак яшәүдән туктады. – ред.).
Хәзер матур итеп эшлибез. Аллаһка шөкер, шушы берләшү процессы бик әйбәт узды. Дөрес, берләшү булгач, шактый гына мөгаллимнәр төрле сәбәпләр аркасында эш урыннарыннан китте. Беренче чиратта, сәгатьләр җитмәү – төп сәбәп булды. Ләкин ничек кенә булмасын, хөкүмәтебез куйган бурычларны, милләтебезне саклау, телебезне үстерү проблемаларын матур итеп хәл итәбез. Шул уңайдан, дәреслекләр дә, программалар да бик күп язылды... Шуңа күрә, бүгенге көндә матур итеп эшлибез икән, бу – элек-электән үк бу мөнәсәбәтләрнең тыгыз булуы һәм дустанә яшәүнең нәтиҗәсе, – диде Фираз Харисов.
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов
(дәвамы бар)