Добавить новость

Орнитологические экскурсии в Санкт-Петербурге

Выяснилось, у кого на авторынке быстрее всего растет зарплата

Снова – поражающее действо под открытым небом! В Астраханском кремле состоялась премьера оперы «Русалка»

В Москве состоялся первый день фестиваля "ДК Горбунова – Легенда русского рока"

Новости по-русски


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Республика көне-2024: «Елмай» паркы, Тямаевлы гармунчылар, «ДәртФест-2024»

Рөстәм Миңнеханов Республика көне белән котлады

«Татарстанның күпмилләтле халкын, анда туып-үскән һәм яшәүче һәркемне берләштергән дәүләт бәйрәме уңаеннан чын күңелдән котлыйм. Якташларыбызның, республикада тәрбияләнгән атаклы шәхесләрнең казанышлары безнең күңелләрдә горурлык хисе уята. Бөек Ватан сугышы ветераннарына, махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның гаиләләренә без һәрчак ихтирамлы мөнәсәбәттә. Хезмәт коллективлары, күренекле фән эшлеклеләре, мәдәният хезмәткәрләре һәм спортчылар уңышларын лаеклы бүләкләр белән билгеләп үтәбез.

Мәдәниятләр һәм телләр күптөрлелеген саклап, тигезлек шартларында изге урыннарны һәм гыйбадәтханәләрне торгызып, Татарстан хаклы рәвештә аңлашып яшәү һәм татулык төбәге буларак танылды. Республикабызда 175 милләт һәм төрле дин вәкилләре дуслыкта һәм хезмәттәшлектә көн күрә.

Татарстанда барлык төп икътисади күрсәткечләр буенча үсеш күзәтелә, цифрлы нигезгә күчү һәм инновацияләр өлкәсендә республика – алдынгылар сафында.

Хөрмәтле татарстанлылар! Буыннан-буынга күчкән гореф-гадәтләрне саклый килеп, без киләчәккә кыю адымнар белән атлыйбыз, кыенлыкларга, чикләүләргә дә карамастан, рухи күтәренкелек белән, үз көчебезгә ышанып яшибез. Бер-беребезгә, якташларыбызга, четерекле хәлдә калган һәркемгә авыр чакларда без ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер. Куәтле Россия төзүгә үзебездән әһәмиятле өлеш кертәбез, Җиңүгә ышанабыз, фронттагы сугышчыларга булышлык күрсәтәбез һәм аларның тиз арада әйләнеп кайтуын көтәбез. Татарстанда яшәргә һәм эшләргә, гаилә корырга, балалар үстерергә уңайлы булсын дип, бергәләп тырышлык куябыз», – диелгән котлауда.

Марат Хөснуллин: «Казан һәм Татарстан турында бөтен дөньяда беләләр»

Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин республика халкын Татарстан Республикасы көне һәм Казан шәһәре көне белән котлады.

Телеграм-каналда котлавында ул Татарстанның «ышанычлы рәвештә алга баруын һәм күп өлкәләрдә югары нәтиҗәләр күрсәтүен» билгеләп үтте. Республиканың аеруча зур уңышлары – төзелеш тармагында. Спикер белдергәнчә, безнең төбәк ел саен торак тапшыру буенча лидерлар рәтенә керә.

«Яңа парклар һәм скверлар барлыкка килү белән ял итү мөмкинлекләре артты. Даими рәвештә спорт, мәдәни һәм эшлекле чаралар уздырыла, шуның нәтиҗәсендә Казан белән Татарстан турында бөтен дөньяда беләләр», – дип яза Хөснуллин.

Ул Татарстанда яшәүчеләргә сәламәтлек, иминлек һәм яңа уңышлар теләде.

«Республика алга таба да чәчәк атсын!» – диде Хөснуллин.

Илдус Мостюков хөрмәтенә мемориаль такта ачылды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Социалистик Хезмәт Герое, «үзеңнеке – читнеке» радиолокацион танып белү бердәм дәүләт системасы генераль конструкторы Илдус Мостюков хөрмәтенә мемориаль такта ачты.

Мемориаль такта галим яшәгән йортка куелды.

Васил Шәйхразыев: «Татар халкы бәхетле, чөнки үзенең Татарстаны, Казаны бар»

Казанда Галиәсгар Камал исеменләге театр каршындагы мөйданда 39нчы Республикакүләм «Уйнагыз, гармуннар!» халык иҗаты фестивале башланып китте. Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев мәйданга җыелган халыкны Татарстан Республикасы көне белән котлады.

«Ел саен Республика, Казан көнендә бу фестивальне үткәрәбез. Ел саен төрле төбәкләр, безнең Республикадан коллективлар, иҗади шәхесләр теләп катнаша. Бәйрәм көнне милләттәшләр җыелу, җыр, моң аша бәйрәм белән тәбрикләү дә мөһим. Һәр коллективка, һәр кешегә рәхмәтләрне җиткерәбез», – диде ул.

Милли шура рәисе «бәхет» төшенчәсе турында сөйләде.

«Кайвакыт без көн дә әйтелә торган сүзләрнең мәгънәсе турында уйланмыйбыз. Һәрвакыт «бәхетле бул» дибез. Татар халкы бәхетле, чөнки үзенең Татарстаны, Казаны, Актанышы, Чаллысы, Әгерҗесе, Төмәне, Әстерханы бар. Без бөтен җирдә яшибез, шуның белән бәхетлебез. Тарихыбыз, буыннарыбыз, әби-бабай, әти-әнинең татар итеп тәрбияләве белән бәхетлебез», – диде ул.

Республика балалар клиник хастаханәсендә «Тыныч бакча» дини комплексы ачылды

Бүген Рөстәм Миңнеханов «Тыныч бакча» дини комплексын ачты. Ачылу тантанасында Татарстан Дәүләт Киңәшчесе һәм Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев һәм Татарстан сәламәтлек саклау министры Марсель Миңнуллин катнашты.

«Бүген 3 зур бәйрәм: безнең Республика көне, башкала көне һәм әлеге комплексның ачылышы. Монда килгән өчен һәркайсыгызга рәхмәт белдерәсем килә. Авыр булганда, һәркем үз Аллаһына мөрәҗәгать итә. Бу комплексны төзү – бик тә изге эш. Балаларның әти-әниләре тормышларының катлаулы чорында бирегә килеп дога кыла алуы мөһим», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Чара республика дин әһелләре Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл һәм республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында узды.

«Тыныч бакча» төзелеше 2023 елның 1 июлендә башланды. Ул вакытта киләчәк буыннарга мөрәҗәгать һәм айлар буе балалар клиник хастаханәсендә чиргә каршы көрәшүчеләрнең рәсемнәре белән «иман бөртеге» капсуласын салу тантанасы булды.

Дини комплекс бакчадан тора, анда мәчет белән чиркәү төзелгән, һәм аларны күпер белән тоташтырганнар. Комплекс ике диннең бердәмлеге символына әверелде.

Балалар коллективлары махсус бәйрәм программасы әзерләде. Республика балалар клиник хастаханәсе табиблары һәм кечкенә пациентлар әти-әниләре белән мөһим вакыйганың шаһитлары булды.

«ДәртФест-2024» заманча татар мәдәнияте фестивале республика кунакларын кабул итә

Казан Кирмәнендә икенче тапкыр «ДәртФест-2024» заманча татар мәдәнияте фестивале башланды. Ул шәһәрлеләр яратып өлгергән «TatCultFest» традицияләрен дәвам итә.

«Фестивальдә быел беренче тапкыр «Гаилә мәйданы» булдырылды. Кызыклы осталарны, һөнәрчеләрне таптык, беренче тапкыр катнашкан дизайнерларны да чакырдык. Музыка уен кораллары, бию, җыр буенча интерактив остаханәләр дә эшли. Быел тагын да күләмлерәк, кызыклырак мода күрсәтү чарасы була. Милли дизайнерлар бу юлы модельләрне чакырмады, теләк белдергән кешеләргә кастинг оештырып, сайлап алдылар. Алар үзләрен модель кебек хис итә алачак», – диде «Татар-информ» хәбәрчесенә фестивальне оештыручыларның берсе, стилист Гүзәлия Гыйльметдинова.

Музыкант, мультиинструменталист Рәсим Фасыйхов милли музыка уен кораллары, җыр һәм бию остаханәсен үткәрә. «Татар уен кораллары дигәч, күп кеше 2 рәтле гармун, тальян гармунны күз алдына китерә. Ләкин мин бирегә, болардан тыш, баян, кырлы бәләк, татар кураен да алып килдем. Әлеге музыка уен кораллары турында сөйләячәкмен, уйнап күрсәтәчәкмен, татар бию хәрәкәтләрен дә тәкъдим итәчәкмен. Бу турыда тәфсилләп сөйли алам, чөнки Татарстан Фольклор дәүләт ансамблендә эшләп, тәҗрибә җыйдым», – диде ул.

Ярминкәдә катнашучыларның берсе дизайнер Наталья Ямшикова татар милли бизәкле сумкалар тәкъдим итә. «6 еллап шөгыльләнәм. Баштан гади рәсемнәр, әйтик, чәчәк рәсемле чигүләр кулланып сумкалар тектем. Аннан соң, нишләп әле татар милли бизәкләрен дә төшереп, сумкалар ясамаска, дигән сорау туды. Шулай итеп, һәр сумканы үзем тегәм, һәр милли бизәкне үзем уйлап чыгарам. Заказлар күп, ихтыяҗ бар. Сумкаларны тегәргә 2 атналап вакыт китә», – диде ул.

Республика көнендә фестиваль кунакларын 2 сәхнәдә җанлы татар музыкасы, мода күрсәтү, балалар һәм гаилә мәйданчыклары, Татарстан брендлары дизайн-маркеты, шулай ук, «Акыл фабрикасы» лекторие эшли башлады.

«Фестиваль кунаклар өчен 12.00 сәгатьтә дизайн-маркет белән башланды, анда Татарстан дизайнерлары һәм һөнәрчеләре продукциясе сатыла. Шулай ук, көндез гаиләләр һәм нәни кунаклар өчен интерактив балалар зонасы һәм гаилә мәйданчыгы эшли.

Гавами урыннар ишегалдында Зур сәхнә урнашкан. Биредә Юрий Федоров җитәкчелегендәге «Yummy Music Band» һәм солистлар Азат Баязитов, Илгиз Шәйхразиев, Эльвира Мифтахова, «Juna» инди-фолк төркеме һәм Azat Gilmetdin чыгыш ясаячак.

Зур сәхнә программасында – локаль инди-музыкантлар башкаруындагы Зуля Камалова иҗатына трибьют көтелә.

Туп сарае ишегалдында урнашкан Кече сәхнәдә яшь татар артистлары чыгышы көтелә: Алма, lunami, Garipov, Al Su, Айрат Хәйруллин, АлияНур, Elina, Qaynar. Сәхнә хедлайнеры – TATARKA. Популяр җырчыны Казан белән күптән иҗади хезмәттәшлек бәйли.

Узган ел традицияләрен дәвам итеп, шулай ук Туп сарае ишегалдында милли компонент белән эшләүче Татарстан дизайнерлары катнашындагы Мода күрсәтү узачак. Мода күрсәтүнең махсус музыкаль кунаклары – битмейкер Malsi Music, Эльвира Мифтахова, Илгиз Шәйхразиев һәм K-Ru.

Быел фестиваль программасы киңәя һәм беренче тапкыр үз эченә «Акыл фабрикасы» лекцияләр сериясен ала. Лекторий Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасы белән берлектә эшләнә.

Фирдүс Тямаев гармунчылар парадында: «Гармун безнең рухи көчне арттыра»

Бүген Казанда 39нчы тапкыр «Уйнагыз, гармуннар!» фестивале уза. Гармунчылар парады Казан үзәгеннән Бауман урамыннан узды. Быел гармунчылар парады башында Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев һәм бер төркем артистлар барды.

«Гармун безнең рухи көчне арттыра. Безнең әби-бабайлар гомер-гомергә үзебезнең тальян гармуннары белән милли бәйрәмнәрне үткәргән. Без ул гадәтне бетерергә тиеш түгел. Безнең белән бүген яшьләр – балаларыбыз чыкты. Яшьләр дә бу гадәтне дәвам итәргә тиеш. Безнең татар теле, татар моңы бетәргә тиеш түгел», – диде ул.

Алгы сафта шулай ук балалары белән Гүзәл һәм Илназ Баһлар, Ландыш һәм Фәрит Таишевлар, Зәйнәб Фәрхетдинова һәм Зөфәр Билалов, Ришат Фазлыйәхмәтов барды. Парадта төрле өлкәләрдән килгән гармунчылар катнашты.

«Елмай» балалар паркы ачылышы

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Елмай» яңа балалар паркында булды. Аны Казан мэры Илсур Метшин һәм ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков озата йөрде. Бу турыда Татарстан Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итте.

2012 елдан әлеге территория төзелеп бетмәгән участок рәвешендә буш тора иде. Казансу елгасының үсеш стратегиясе 12 паркны төзекләндерүне күздә тота. Яңа парк әлеге концепцияне гамәлгә ашыруга керә.

«Елмай» паркы – Кремль яр буендагы балалар һәм ата-аналар өчен уңайлы һәм имин урын. Парк шәһәрнең катлаулы, төрле дәрәҗәдәге ландшафтлы тарихи өлеше белән тоташа. Яңа шәһәр киңлегенең төп үзәге – уникаль балалар мәйданчыгы, анда иң кечкенәләр һәм яшүсмерләр өчен зоналар, су уеннары мәйданчыгы, казу эшләре зонасы, шулай ук калкулыклар, мәгарәләр, күперләр һәм башкалар бар. Шулай ук паркта төрле активлыклары булган павильон, күзәтү мәйданчыгы булган «Яшел» лабиринт, зур сәхнәле вакыйгалар зонасы каралган.

Рөстәм Миңнеханов паркны карады, «Архидети» иҗат остаханәсендә, кафеда булды, шулай ук ял итүчеләр белән аралашты.

Аерым алганда, ялда булган МХОдә катнашучылар белән очрашты. Рөстәм Миңнеханов барысын да сәхнәдән Республика көне һәм Шәһәр көне белән котлады.

«Бу бәйрәм көнендә без искиткеч балалар паркын ачабыз. Дизайнерларыбызга һәм төзүчеләребезгә башкарылган эшләрнең югары сыйфаты өчен рәхмәт белдерәсем килә. Проектны гамәлгә ашырганда иганәчеләр ярдәм күрсәтте, аларга – аерым рәхмәт сүзләре. Әмма иң мөһиме – безнең балалар. Сезгә монда кызык булыр, һәм бу парк сезнең яраткан ял итү урынына әверелер дип ышанабыз», – диде Татарстан Рәисе.

Илсур Метшин үз чиратында республика җитәкчелегенә яңа җәмәгать киңлеге өчен рәхмәт белдерде. «Уникаль җайланмалар һәм шундый матур чаралар уздыру өчен матур сәхнәсе булган искиткеч мәйданчык», – дип өстәде шәһәр башлыгы.

«Казан» гаилә үзәге янында бәйрәм концерты башланды

Республика һәм Шәһәр көне уңаеннан «Казан» гаилә үзәге янында бәйрәмнең иң көтелгән өлеше – зур концерт башланды.

Концертта татар һәм рус эстрадасының танылган артистлары чыгыш ясый.

Кунаклар өчен «БРИКС» джаз халыкара оркестры, Казан шәһәр филармониясе артистлары, «Станция МИР» фестивалендә катнашучылар, җырчы Фәүзия һәм Казан башкаручысы «Дышать» чыгыш ясаячак.

Шулай ук казанлылар һәм Татарстан Республикасы кунаклары өчен Россия җырчысы Дима Биланның чыгышы да көтелә. «Братья Грим» төркеме дә шулай ук кичәнең хедлайнеры булачак.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Врач Богданец сообщила об отсутствии методов лечения болезни вейперов EVALI

Собянин: в Москве начинают работу несколько инновационных проектов по транспорту

Не мытьём, так катанием: Турция стремится сохранить контроль над захваченной частью Сирии

Музеи и галереи: как привлечь новую аудиторию

Музыкальные новости

«Спартак» победил «Динамо» в матче Кубка мэра Москвы

Уехала жить в Лондон: Лепс рассказал об отношениях с невестой на расстоянии

Форум «Активное долголетие в Подмосковье» прошел в Одинцове

Душа города. Сбер подарил Челябинску светомузыкальный фонтан

Новости России

"Ин Русия перфекто": Мигрантов из Средней Азии сменили "загадочные" рабочие

Орнитологические экскурсии в Санкт-Петербурге

Синоптик пообещал бабье лето в начале сентября в Москве и Подмосковье

Выяснилось, у кого на авторынке быстрее всего растет зарплата

Экология в России и мире

Практиканты СЛД «Вязьма» филиала «Московский» компании «ЛокоТех-Сервис» успешно совмещают работу и учебу

Из океана - на Платт

Мегадискотека Детского радио «Дети как звезды!» пройдет 1 сентября в Москве и Санкт-Петербурге

Спа-тур в Fish Point family resort

Спорт в России и мире

Хачанов проиграл Эвансу в матче первого круга Открытого чемпионата США

Эрика Андреева добилась победы на старте Открытого чемпионата США

Чжан Шуай проиграла 23-й раз подряд, обновив свой же антирекорд WTA и АТР

Хачанов проиграл Эвансу в матче первого круга US Open, они играли 5 ч 35 мин

Moscow.media

Портативный ТСД корпоративного класса Saotron RT-T70

StarLine на Международном Евразийском форуме «Такси»

В Свердловской области повысили плату за капремонт жилья

ТСМ уложил более 684 тыс. тонн дорожного покрытия в Пермском крае











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Врач Богданец сообщила об отсутствии методов лечения болезни вейперов EVALI

Засунули в мешок и увезли на лодке: как и зачем КНДР похищала иностранцев по всему миру

Снова – поражающее действо под открытым небом! В Астраханском кремле состоялась премьера оперы «Русалка»

Орнитологические экскурсии в Санкт-Петербурге