Популяр җырлар авторы Сәүбән Чуганаев вафат: «Бала хәсрәте сәламәтлеген нык какшатты»

Ятим бала – моңлы була, диләр. Сәүбән абый Чуганаевка да бик иртә әти-әнисез калырга, тормышның ачысын-төчесен шактый татырга туры килә. Пермь өлкәсе Барда районы Йөкшер авылында туып-үсеп, яшьли ике канатсыз калган егетнең дә күңелендәгесе моң булып түгелә, хис-кичерешләре, әйтәсе сүзләре – барысы да берсеннән-берсе матур җырларына салына. Аның «Ах, җаныем Бибисара!» (Фердинанд Сәлахов җырлый), «Яран гөл» (Салават Фәтхетдинов репертуарыннан), «Салкын чишмә» (Айдар Галимов), «Кошлар кайткан чак иде», «Балан» (Зөһрә Шәрифуллина репертуары), «Үрмә гөл» (Зөфәр Билалов), «Бер елганың ике ярында» (Азат Тимершәех, Вадим Захаров), «Ай кыска шул, кыска гомерләр» (Илназ Баһ), «Болытлар агар инде» (Рәсим Низамов башкара) җырларын белмәгән кеше сирәктер.

Сәламәтлеге начарлану сәбәпле, Сәүбән абыйга соңгы вакытта хастаханәләрдә еш ятарга туры килгән. Соңгы көннәрен үз өендә, тормыш иптәше Рәйфә апа янәшәсендә үткәргән. 23 ноябрьдә вафат булган. Кызганыч, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре исеме булса да, аның вафаты хакында хәбәрләр Татарстанга 2 көннән соң гына килеп иреште.

Сәүбән Чуганаев белән 28 ноябрь көнне Пермь өлкәсе Барда районы мәдәният йортында хушлашканнар.

  • «Балан», «Яран гөл» кебек популяр җырлар авторы Сәүбән Чуганаев вафат

Видеода Сәүбән Чуганаев «Яран гөл» җырын җырлый:

Сәрия Чуганаева: «Дәвамчым дип, улын бик ярата иде Сәүбән абый»

Тормыш иптәше Рәйфә ханым һәм кызы Зөлфияне, Сәүбән абыйның вафатын бик авыр кичерүләре сәбәпле, борчымаска булдык. Композиторның үрнәк гаилә башлыгы, кайгыртучан әти булуы, соңгы еллардагы иҗаты турында туганнан туган энесенең тормыш иптәше Сәрия Чуганаева сөйләде.

Сәрия Чуганаева:

«Сәүбән абый гомер буе бик җаваплы, тырыш кеше булды. Рәйфә апа белән күп еллар матур, үрнәк гаилә булып гомер кичерделәр.

Кызлары Зөлфия хәзер Грециядә яши, 2 бала тәрбияли. Ә менә уллары Ринатның язмышы аянычлы булды. Ул көтмәгәндә-уйламаганда, 2023 елның маенда йөрәк белән китеп барды. Ринат Чуганаев Карелия башкаласы Петрозаводск шәһәрендәге опера һәм балет театрында опера җырчысы булып эшләде. Казан консерваториясен тәмамлаган иде. Сәүбән абый улы белән дә, кызы белән дә бик горурланып яшәде.

Ринатның вафаты Сәүбән абыйларның ковид белән авырып терелгән чорларына туры килде, алар улларын озатырга бара алмадылар. Табиблар да андый ерак юлга чыгарга рөхсәт итмәделәр. Менә шушы бала хәсрәте аларның икесенең дә – Рәйфә апаның да, Сәүбән абыйның да сәламәтлекләрен бик нык какшатты. Шул хәсрәт алып та китте аны. «Дәвамчым» дип, малаен бик ярата иде Сәүбән абый, бик кайгырды.

Фото: © Сәрия Чуганаева архивыннан

Аның беренче хатыныннан да кызы бар, ул Татарстанда яши. Кызганыч, аның белән элемтәбез юк, аны хәтта җирләү мәрасименә дә чакыра алмадык. Бәлки, шушы язманы укып, безнең белән элемтәгә чыгар.

Музыка Сәүбән абыйның тормыш юлдашы булды. Соңгы елларда да, авырып торса да, иҗаттан туктамады. Яңа көйләрен безгә дә уйнап күрсәтә торган иде. Якташыбыз, яшь җырчы Динара Фәрхигә минем тормыш иптәшем белән бергәләп яңа җырлар илтеп бирделәр. Соңгы язылган җырлары Динара репертуарында яңгырар, дип уйлыйм.

Сәүбән абыйның җырлары, чыннан да, күңелләргә үтәрлек. Аларда аның авыр тормыш юлы, үткәне чагыла. Безгә Барда мәдәният йортында Сәүбән абый белән бергәләп эшләргә туры килде. Мин режиссер булдым, спектакльләр куйдык. Ул спектакльләргә аранжировкалар ясый иде. Бергәләп концертлар куеп йөрдек, мин хәзер дә аның җырларын башкарам. Соңрак аларга килен булып килдем.

Фото: © Сәрия Чуганаева архивыннан

Соңгы тапкыр хастаханәгә кергәч, йөрәгенә кардиостимулятор куйганнар иде. Хастаханәдән чыккач, озак яшәмәде инде, 1 ай да булмагандыр. Шимбә көнне өендә тыныч кына мәңгелеккә китеп барды. Шактый озак җирләмичә тордык, чөнки кызының әтисен соңгы тапкыр күреп каласы килде. Зөлфия, бик зур кыенлыклар белән, 4 самолет алыштырып, сишәмбе көнне генә кайтып җитә алды. Элек Сәүбән абыйны үзе эшләгән Барда мәдәният йортыннан, зурлап, соңгы юлга озаттык. Бәхилләшергә теләүчеләр бик күп җыелган иде. Җирләүне оештыруда район җитәкчелеге дә бик зур ярдәм күрсәтте», – диде Сәрия Чуганаева.

Фото: © Сәүбән абый кызы Зөлфия белән

Илдус Арсланов: «Сәнифә Рангулова, Гүзәл Уразова кебек безнең як җырчылары – Сәүбән абый мәктәбе аша узган кешеләр»

Якташы, продюсер, концертлар оештыручы Илдус Арсланов:

«Сәүбән абый – минем музыка өлкәсенә килүемә этәргеч биргән кеше. Һөнәрем буенча инженер булсам да, аның концертларын караганнан соң, миндә музыкага мәхәббәт уянды. Заводта эшләгән вакытында Сәүбән абый җырларга-биергә теләге булган кешеләрне җыеп, түгәрәк оештырды. Җырларга өйрәнү өчен бу – бик зур мөмкинлек иде.

Искиткеч талантлы кеше буларак, үз янына талантлы кешеләрне дә тартып тора иде. Сәнифә Рангулова, Гүзәл Уразова кебек, безнең яктан булган талантлы җырчылар да – Сәүбән абый мәктәбе аша узган кешеләр.

Музыка өлкәсенә ныгытып кереп китеп, җитди рәвештә эшли башлагач, мин Сәүбән абыйга аның җырларыннан торган диск чыгарырга тәкъдим иттем. Ул вакытта без «Аксу» студиясе белән хезмәттәшлек иттек һәм, әлбәттә, диск чыгару мөмкинлегебез бар иде. Ул 2009 елда дөнья күрде. Шул ук Пермь өлкәсендә һәм Пермьнең үзендә Сәүбән абыйның бенефисын һәм иҗади концертларын оештырдык. Аның 75 яшенә дә концертларын оештырырга теләгән идек. Әмма ул авырды, хастаханә юлларында күп йөрде. «Борчылма, Сәүбән абый, 80 яшеңне уздырырбыз», – дигән идем, насыйп булмады. Инде аның белән эшләгән җырчылар белән берләшеп, Сәүбән абый истәлегенә концерт әзерләргә уйлап торабыз.

Сәүбән абыйныкы кебек җырлар көн саен туып тормый, кайбер чакта 5 елга бер генә дә туарга мөмкин. Ул аларның шигырьләрен дә бик сайлап, күңелгә үтәрлекләрне сайлап ала иде. Җырларын да кемгә туры киләчәген аңлап, моңлы, талантлы җырчыларга бирә иде. Шундый матур җырлар иҗат итү сәләте Сәүбән абыйга Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән булгандыр. Аннан Сәүбән абый бик матур авыл – Йөкшердә туып үскән. Бакча артларында ук чишмә агып тора. Сәүбән абый ялларын гел туган авылында уздыра, шуннан илһам алып, матур җырлар иҗат итеп килә иде. Быел менә, сәламәтлеге булмагач, беренче тапкыр авылга кайта алмады», – дип сөйләде Илдус Арсланов.

Фото: © Сәүбән Чуганаевның «ВКонтакте» сәхифәсеннән

Риф Гатауллин: «Матур җырларын, матур сүзен калдырып китеп барды»

Россия һәм Татарстан композиторлар берлеге әгъзасы Риф Гатауллин:

«Мин 1994 елларда безнең Халык иҗат йортында һәвәскәр композиторлар оешмасы булдырган идем. Бөтен татар дөньясыннан һәвәскәр композиторлар турында мәгълүмат тупладым. ТР «Барлау» һәвәскәр композиторлар фестиваленең иң беренчесе 2000 елда узды. Шунда Пермь өлкәсе композиторлары белән Сәүбән дә килде. Аның белән беренче танышуыбыз шунда булган иде. Соңрак Сәүбән шушы һәвәскәр композиторлар оешмасының Пермь бүлекчәсе җитәкчесе булып торды. Без аларны, яратып, «кый татарлары» дип йөри идек. Сәүбән Казанга килгәндә туры миңа килеп, минем фатирда туктала иде, дус булып яшәдек.

Шушы композитор кызлар-егетләр килеп, төрле фестивальләрдә катнаша тордылар. Ә мин исә, антология эшләргә иде, дигән теләк белән яндым. Чөнки һәвәскәрләр алар беркая да теркәлмәгән, җырлары – халык җырлары дип башкарыла, авторлары әйтелми. Без инде шундый авторларны бергә тупларга теләдек. Мәдәният министрлыгыннан ярдәм сорадым, алар булдырып чыга алмады. Рәискә дә, Рәсәй җитәкчелегенә дә мөрәҗәгать итәргә туры килде. Чөнки безнең композиторлар Татарстанда гына түгел, ә бөтен Россия буйлап. Алар Башкортстанда да, Себер, Казахстан, Үзбәкстан, Мәскәүдә дә. Җырлары дөньяга танылган, ә үзләре турында беркем берни белми. Ниһаять, шушы антология бик тиздән дөнья күрәчәк. Мин анда 2000 елга кадәр, 70 елны колачлап, 200гә якын композиторны тупладым. Сәүбән шуларның 70нче еллардагы композиторлар рәтенә керде. Сәүбән абыйның китапны күрә алмыйча дөньядан китүе генә бик үкенечле, шатлыгыбызны рәхәтләнеп уртаклашыр иде.

Улы да үз юлының дәвамчысы иде. Аңа шундый татар җанлы, татар дөньясында эзен калдырган буын тәрбияләгәне өчен дә рәхмәтлемен. Ул үзе дә татар дөньясында матур җырларын, матур сүзен калдырып китеп барды».

Зөһрә Шәрифуллина: ««Балан» җырын минем башкаруда бик яратты»

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина:

«Без Сәүбән Чуганаев белән Пермь өлкәсен гастрольләр белән әйләнеп чыккан идек. Концертларыбызны да оештырды, музыкант буларак та эшләде. Кешенең кем икәнлеген беләсең килсә, аның белән юлга чык, диләр бит. Юлда йөргәндә дә, концертлар оештырганда да безне кайгыртып, бөтен шартларны тудырырга тырышуыннан ук аның ни дәрәҗәдә җаваплы кеше булуы күренә иде.

Аның иң популяр җырларының берсе – «Балан» җырын да мин иң беренчеләрдән булып башкардым. «Уятмакчы булсаң халкың күңелләрен» телевизион проектында бу җыр беренче бүләккә дә лаек булган иде. «Кошлар кайткан чак иде» җырын да яратып җырладым. Сәүбән абый белән бик дус булдык. «Балан» җырын минем башкаруда бик яратты ул, бик рәхмәтле булды. Җырны Пермь якларында гастрольләрдә вакытта үзе биргән иде.

Сәүбән Чуганаевның кайсы гына җырын алма – барысы да халыкчан. Ул халыкка нәрсә кирәклеген белә иде. Нәкъ менә шул темаларны күтәрә, халыкка якын темаларга яза иде. Рухы шат булсын, аның истәлеге итеп, җырларын башкарып торырга язсын».

Зәйнәб Фәрхетдинова: «Аның бит йөз-кыяфәте дә шуның кадәрле нурлы иде»

Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова:

«Сәүбән абый безне 1995 елларда Пермь якларына, шахтер шәһәрләренә гастрольләр белән алып чыккан иде. Шул чорларда аеруча якын аралаштык. Тормыш иптәше белән безне үзләренә кунакка чакырдылар, әле ул вакытта улы да кечкенә иде.

Сәүбән абыйны бик якты күңелле, һәрвакыт ярдәм кулын сузарга әзер кеше буларак исебездә калдырырбыз. Бер кешегә дә күтәрелеп каты сүз әйтә торган кеше түгел иде. Аның бит йөз-кыяфәте дә шуның кадәрле нурлы иде, аннан матурлык бөркелеп торды.

Әлбәттә инде, Сәүбән абыйның җырларының һәрберсе халык күңелендә бик матур урын алды. Халыкчанлыгы, үзенчәлеге белән аерылып тора алар.

Сәүбән абыйның якты дөньядан китүе көтмәгәндә-уйламаганда булды. Нихәл итәсең, сорап алып булмый бәхетне дә, гомерне дә. Күпме бирелгән, шуның кадәр яшәргә инде бу дөньяда. Әмма шундый яхшы күңелле, искиткеч матур җырлар иҗат иткән талантлы кешеләребез китүе бик кызганыч. Урыннары оҗмахта булсын, дип әйтәсем килә».

Винарис Ильегет: «Пермьдәге татарларның лидеры иде, дип әйтсәк тә дөрес булыр»

Татарстанның атказанган артисты Винарис Ильегет:

«Сәүбән абыйны мин 13 яшемнән беләм. Ул безнең авылда клуб директоры булып эшләде һәм мәктәптә музыка укытты. Авылга кунакка кайткан вакытларда Сәүбән абыйга уздыра торган вокал түгәрәгенә дә йөрдем.

Сәүбән абый Пермьгә күченеп килгәч, тагын да якынрак аралаша башладык. Аның улы Ринат белән бергә үстек, дип тә әйтсәм дә дөрес булыр. (Ринат та, ни кызганыч, гүр иясе инде). Сәүбән абый мине гел концертларына чакырып торды. Аеруча иҗатымның башлангыч чорында мин аның җырларын бик күп башкардым.

Бик җитди, акыллы, профессиональ төгәл кеше иде ул. Беркайчан да яшереп тормады: «Винарис, менә бу җырың ошый, ә менә монысы ошамый», – дип, чын дөресен әйтә торган иде. Аның үзенең җырларын тыңлап, музыкасы аша да ачык йөрәкле, дөньяны ярата торган кеше булуын аңлап була. Шундый талантлы композитор булса да, Казанга китмәде, Пермьне яратып, шунда яшәде. Аның турында, Пермьдәге татарларның лидеры иде, дип әйтсәк тә дөрес булыр.

Вадим Захаров: «Бәлки, якын киләчәктә тагын берәр җырын башкару насыйп булыр»

Татарстанның халык артисты Вадим Захаров:

«Сәүбән абый белән миңа 1 генә тапкыр очрашырга туры килде. Быел гыйнвар аенда, аның белән танышырга дип, Пермьгә махсус бардым. Һәм очраклы рәвештә генә туган көненә туры килдем. Безнең аралаша башлавыбызга «Бер елганың ике ярында» җыры сәбәпче булды. Мин әлеге җырны башкарырга башта Азат абый Тимершәехтән рөхсәт сорадым, аннан авторына – Сәүбән абыйга шалтыраттым. Җырыбыз «Болгар» радиосының милли музыкаль премиясенә лаек булды. Сәүбән абыйга шул дипломны һәм күчтәнәч-бүләкләр алып барган идем.

Бик тәртипле, итагатьле, җайлы кеше, «элекке кеше» дим инде мин аның кебек кешеләрне. Тормыш иптәше Рәйфә апа да – бик әйбәт кеше. Нинди матур гаилә, дип сокланып кайткан идем.

Сәүбән абый миңа яңа җырларын да биреп җибәргән иде. Аларны барлап, карап чыгасым бар, бәлки, якын киләчәктә тагын берәр җырын башкару насыйп булыр», – диде Вадим Захаров.

Фото: © социаль челтәрләр

Вилия Госманова: «Репертуарыгызда иң башта татар халык җыры булсын, дия иде»

Җырчы Вилия Госманова:

Сәүбән абый Пермьдә татар яшьләре арасында бик популяр булган җыр һәм бию ансамбленең сәнгать һәм музыка җитәкчесе булып эшләде. 1985 елда мин дә шушы коллективка йөри башладым. Аның белән эшләвебез, танышуыбыз менә шул ерак елларда ук башланган иде. Перестройка башлангач, Сәүбән абыйны Барда районы башкарма комитетына алдылар. Пенсиягә чыккач Сәүбән абый яңадан Пермьгә кайтты, аның белән кабат иҗади эшчәнлегебезне дәвам иттек. Музыкаль коллективларга башка шөгыльләнер урын булмагач, Сәүбән абый безне, хәтта, өенә җыя иде. Аларның өйләрендә репетицияләр ясап, репертуар туплап, гастрольләргә чыгып китә торган идек.

Сәүбән абый гаилә җанлыклы кеше булды. Тормыш иптәше Рәйфә апа белән бик матур гомер кичерделәр. Балалары өчен дә гел горур булды. Улы Ринат Казан консерваториясен тәмамлагач, Карелиягә, Петрозаводскига китеп барды. Анда үтү өчен бик зур сайлау булган. Ринатның шул шәһәр театрында эшли алуына, профессиональ опера җырчысы булуына бик сөенә иде.

Кызы Зөлфияне моңа кадәр күргәнебез булмады. Ул Грециядә гомер кичерә. Әле менә әтисе белән хушлашу өчен кайтып җитте. Йөз-кыяфәткә дә тач Сәүбән абый икән дип, сокланып карап тордык.

Сәүбән абый бик ягымлы, бик шаян, һәрвакыт чиста-пөхтә итеп киенеп йөри иде. Рәйфә апа аны бик яхшы итеп карады инде. «Иртән тора да, иртәнге ашны ашау белән үк музыкасына утыра ул», – дип сөйли иде тормыш иптәше. Музыка бөтен дөньясы булды аның, җаны-тәне белән иҗат итте. Юклык чорында заводта эшләгән вакытта да җыр-моң үзенә тарткан бит аны. «Мин Уфа сәнгать училищесына укырга киткәндә 2 балам бар иде инде», – дип сөйли торган иде. Музыканы тоемлап, бөтен нечкәлекләрен белә, безне дә шуларга өйрәтә иде. «Репертуарыгызда иң башта татар халык җыры булсын», – дия иде.

Без татар егет-кызларын үзе тирәсендә туплап торды инде ул, бик рәхәт эшләдек без Сәүбән абый белән.

Сәүбән абыйның быел минем юбилеемда җырлау теләге бар иде. Бер кызны җыр бәйгесенә әзерләгән дә: «Синең концертыңда дуэт башкарыр идек», – диде. «Әйдә, әйдә, Сәүбән абый, бик әйбәт булыр», – дип сөендем. Тик ахырдан: «Җырлый алмам, ахры, Вилия, ачуланма», – дип шалтыратты.

Шушы соңгы елларда авырып торуы, бик кеше арасына чыкмавы да сәламәтлегенә тискәре тәэсир иткәндер, дип сөйләшәбез кызлар белән. Сәүбән абый – бик көчле кеше, ул бирешмәс, эшләр иде әле, дибез.

Аңа җәберләүләргә дә түзәргә туры килде. Пермь татарлары автономиясе аның пианинасын бер бүлмәгә урнаштырырга рөхсәт биргән иде. Безнең коллектив шунда йөреп, Сәүбән абый белән шөгыльләнә башладык. Ветераннар хоры дип аталса да, аңа яшьләр дә, пенсия яшенә җитеп килүчеләр дә йөри идек. Яшләргә аерым гына вокал дәресләре дә бирә иде ул. Ләкин эшебез ул авырып китеп, операциягә кергәч тукталып калды. Аннан Сәүбән абыйга зур кайгы килде – улы Ринат вафат булды. Азрак хәсрәтен онытып торыр, яңадан коллектив белән шөгыльләнә башлыйк әле дип, бер кешегә (исемен әйтәсем килми) пианинолы бүлмәнең ачкычын сорап шалтыраттык. Бирмәде. Яңадан эшләп киткән булса, Сәүбән абыйның аз булса да күңеле үсәр, чирләрен дә читкәрәк куеп торыр, дип уйлаган идек», – дип сөйләде Вилия Госманова.

Фото: © Сәүбән Чуганаевның «ВКонтакте» сәхифәсеннән

«Татар-информ» редакциясе Сәүбән Чуганаев һәм аның якыннары, туганнарының тирән кайгсын уртаклаша. Сәүбән абыйның урыны оҗмах түрләрендә, гүрләре якты булсын.

Фото: © Бардымский Центр культуры и досуга

Фото: © Бардымский Центр культуры и досуга

Фото: © Бардымский Центр культуры и досуга

Сәүбән Чуганаев турында татар википедиясе түбәндәге белешмәне бирә:

1948 елның 3 гыйнварында Пермь өлкәсе Барда районы (хәзерге Пермь крае Барда муниципаль округы) Йөкшер авылында Габдрахман һәм Нәбирә Чуганаевлар гаиләсендә туган. 7 яшендә әтисе, 15 яшендә әнисе үлгән. Акбаш сигезьеллык мәктәбен тәмамлагач, Пермьдә «Торгмаш» заводына слесарь-җыючы өйрәнчеге булып урнаша. Кичке мәктәптә, һөнәри-техник училищеда укый. Тын океан флотында хәрби хезмәттә булган. Армиядән соң шул ук заводта эшли, кичләрен ул Свердлов исемендәге мәдәният һәм техника сарае каршындагы татар җыр һәм бию ансамбленә репетициягә йөри. Сәхнәгә башта җырчы, аннан баянчы буларак чыга.

1970 елларда аның беренче җырлары дөнья күрә: «Бер елганың ике ярында», «Кызлар җыры» (соңрак исеме «Яран гөл»гә үзгәртелгән).

Профессиональ музыкаль белем алырга омтыла. Пермьдә башлангыч музыкаль белемсез музыка училищесына кабул ителмәгәч, Уфа сәнгать училищесына укырга керә. 1974 елда Уфада «Балан» җырын яза. Уфада 2 ел укыгач, Пермь музыка училищесына (хәзерге Пермь музыка көллияте) укырга күчә һәм «Хор дирижерлыгы» бүлеген тәмамлый. 1976 елдан Пермьдә җыр һәм бию ансамбленең сәнгать һәм музыка җитәкчесе. Пермь татар, башкорт яшьләре һәм укучылары арасында бу коллектив аеруча популярлык казана. Күпчелек яшь талантлар сәнгать дөньясына беренче адымнарын әлеге ансамбльдә ясаган. Аның җитәкчелегендә Пермь авыл хуҗалыгы институтында студентларның вокал ансамбле эшли.

Бу вакытта 50гә якын җыр язган.

1994 елда Барда нәшриятында «Яран гөл» исемле беренче җыентыгы дөнья күрә, анда 31 җыры кергән.

1995 елдан иҗат эшчәнлеге дә, хезмәт биографиясе дә Барда мәдәният йорты һәм Барда районы башкарма комитетының мәдәният бүлеге белән бәйле.

10 елдан артык «Өмет» ветераннар хоры белән эшли. Бу вакытта коллектив өлкә конкурсында I дәрәҗә диплом ала.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Перми, в Пермском крае и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Перми

Ria.city

Туристы из Екатеринбурга оценили красоту купеческого Кунгура

Кикбоксинг: Михаил Иванов - трехкратный чемпион России!

Пермские фестивали удостоились всероссийской премии

Мастера симбирского модерна. Впервые в московском Музее архитектуры показали подлинники из ульяновских запасников

Музыкальные новости

Олимпийская чемпионка Веснина проиграла в своём прощальном матче

LG STYLER В ЦЕНТРЕ ВНИМАНИЯ НА ТАЙБЭЙСКОЙ НЕДЕЛЕ МОДЫ

В Солнечногорске сотрудники Росгвардии почтили память коллег, погибших при исполнении служебного долга

Тренер Билялетдинов: в матче "Краснодар" - "Спартак" нет фаворита

Новости Перми

В Пермском крае в начале декабря ожидается оттепель

Фильм о Чернушке стал призером национальной премии

Кикбоксинг: Михаил Иванов - трехкратный чемпион России!

Зимняя сказка Тюменской области

Экология в Пермском крае

Работники филиала «Северный» ООО «ЛокоТех-Сервис» стали победителями Первенства по теннису среди работников Сольвычегодского железнодорожного узла.

В Москве состоялся первый благотворительный «Зеленый Бал» для поддержки экоинициатив в России

Компания «КЕНГУРУ.ПРО» приняла участие в благоустройстве набережной Махачкалы

Крайние точки России: описание и расположение на карте с координатами

Спорт в Пермском крае

Джокович объяснил, почему выбрал Энди Маррея своим тренером

Стало известно место Рыбакиной в рейтинге лидеров WTA по призовым за сезон

Динара Сафина назвала турниры Большого шлема, которые Даниил Медведев может выиграть в следующем сезоне

Трофеи Северной Пальмиры. Бублик сыграет с Баутиста-Агутом, Мыскина и Давыденко поборются с Весниной и Бахрами

Moscow.media

На Мытищинской хорде в Подмосковье построили 800-метровый путепровод

станция метро Черкизовская Москва

Скромно светало...

Хотите встретить Новый год за границей? Есть бюджетные варианты











Топ новостей на этот час в Перми и Пермском крае

Rss.plus






В Пермском крае в начале декабря ожидается оттепель

Генерал Каппель: начало боевого пути

О чём сегодня думают в Думе? (фельетон)

Тарифная чехарда: дисбаланс в модели оплаты «коммуналки» необходимо устранить