3 апрельдә Казанда йөзү буенча Россия Олимпиада алды чемпионаты башлана
(Казан, 23 март, «Татар-информ»). 3 апрельдә Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты башлана. Анда Россиянең иң көчле спортчылары катнаша, чөнки әлеге ярышларда Токиодагы Олимпия уеннарында катнашу өчен иң-иңнәрне сайлап алачаклар.
«Татар-информ» агентлыгы мәгълүматлары буенча, ярышларда Татарстанның 43 спортчысы катнашыр дип көтелә. Россиялеләрдән тыш, турнирда Казанның FINA Үсеш үзәгендә шөгыльләнүче 13 чит ил вәкиле дә чыгыш ясаячак.
Ярышлар Спортның су төрләре сараенда узачак һәм 9 апрельдә төгәлләнәчәк. Турнирда барлыгы 42 комплект медаль уйнату күздә тотыла.