15 декабрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез бераз кар явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -14..-19˚, аязганда -22˚, көндез -6..-11˚, көнчыгыш районнарда -16˚ градус. Юлларда бозлавык.
16 декабрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Кар явачак, урыны белән буран була. Көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -6..-11˚, көнчыгыш районнарда -16˚, көндез -2..-7˚ градус. Юлларда бозлавык.