Җырчы, алып баручы Мөнир Рахмаевның хатыны социаль челтәрдәге сәхифәсен бик актив алып бара. Бүген ул язылучыларының берничә соравына җавап биргән.
Берәүне Мөнир белән Илсөярнең танышу һәм кавышу тарихы кызыксындырган.
«Бу хакта күп тапкырлар сөйләгәнем булды инде. Без интернетта таныштык. Берничә тапкыр күрештек тә, мөнәсәбәтләребездә тәнәфес булды. Күпмедер вакыттан соң янәдән кавыштык. Күрәсең, бер-беребездән башка яши алмаганбыздыр», – дип язган блогер бу сорауга җавапны.
Илсөярнең «Сез кайда эшлисез?» – дигән сорауга биргән җавабы тагын да кызыграк. «Мин эшләмим, иремнең акчасын гына туздырам», – дип яза ул.