Добавить новость

Через Клин пройдет новый туристический маршрут

Федеральная сеть АЗС увеличит число электрозаправок в 2025 году

Народное голосование за финалистов шоу «Классная тема!» завершится 29 сентября

В царстве растений. Самая большая коллекция магнолий в России собрана в Гагаринском районе





Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Руслан Кираметдиновның «импортный» концерты: җылы кочак, яңа җырлар, «чәчәгегезне сатам»

Үскән, үзгәргән

Узган елгы концертын да караган идем мин Руслан Кираметдиновның, шуңа да, чарасыздан, быелгысын узган елгысы белән чагыштырып утырырга туры килде.

Барлы-юклы бер ел вакыт узса да, үзгәргән Руслан. Үзе дә «үскән», кесәсе дә бераз калынайган булса кирәк. Былтыр сәхнәгә бер экран бастырып куярга да хәле җитмәгән иде аның, концертны, чекерәешеп, ярымкараңгы залдан караган идек. Быел сәхнә бизәлешенә - зур итеп бишле чәпәргә була. Хәер, Русланның күпчелек тамашачысына сәхнәнең болай ук балкып торуы кирәк тә түгелдер бәлки. Кираметдиновның моңлы тавышын йотлыгып тыңларга дип киләләр бит алар. Әнә бит – оныгы белән килгән Илүсә апа Туктарова да шулай диде. «Русланны үлеп яратам. Минем дә, иремнең дә телефонында аның «Ак карларны ерып барам» җыры тора. Тик бу сәхнә утлары бигрәк якты, игътибарны читкә юнәлтә, - дип турыга ярды ул.

Экран уртасына зур итеп инглиз хәрефләре белән «RK» дип язып куйганнар. Руслан Кираметдинов дигән сүз инде бу. «Оригинально» дип үз бәясен бирде артымда утыручы күзлекле ханым. Юк инде, апа, нәрсә-нәрсә, тик менә бу хәрефләр  «оригинально» түгел. Хәрефле эмблеманы ИБ (Илсөя Бәдретдинова) бандасында да, Ришат Төхвәтуллин концертында да, тагын әллә кемнәрнең тамашаларында күргән бар, кирәк чакта искә генә төшми аптырата.

Концертның беренче мизгелләреннән үк башка бер уй килде. Руслан Кираметдинов янәшәсендә үзенә терәк булырдай, иҗатын да замана таләпләренә туры китереп юнәлеш бирердәй кеше барлыкка килгәнгә охшаган. Ул  эшли, күренеп тора - Русланны артык мәшәкатьләрдән арындырган. Ә Руслан, администраторы әйтүенчә, бөтен көчен мәгънәле җырлар сайлауга юнәлтә икән. Бүгенге җырлар арасыннан төплеләрен сайлап яздыруның үзе зур хезмәт булуы белән килешми булмый. Алайса нинди генә җырлар ишетергә туры килми бичара тамашачыга. «Интертат»та әнә шундый колакны ертучы җырлар турында язма да чыккан иде.

Руслан үзе иҗат иткән җырларын да башкарып узды. Иң популяр җырларыннан булган «Бәгърең таш булса» һәм «Ак карларны ерып барам»ны артист әле мәктәптә укыганда ук язган икән. Берсенә - тарих, икенчесенә музыка дәресен корбан иткән.

Бүген артистның яңа җырлары да яңгырады. Тик электән яратып тыңлаган иске җырларын халык тагын да җылырак кабул итте кебек.  

Минимум сүз, максимум җыр - дөрес алым

Алып баручылары, Чаллы драма театры Илфат абый Әскәровны тозсыз мәзәкләре өчен бераз гына «ачуланып» язган идем мин узган ел. Әллә шул да тәэсир иткән тагын, һәрхәлдә, быел чыпчыклар (һавадагы чыпчыклар) темасы да, хатын-кызларның күкрәкләре темасы да күтәрелмәде. Хәтта бәдрәф турында да сөйләмәде ул, Аллаһка шөкер. «Минимум сүз, максимум җыр», - дигән иде администраторлары Айдар концертка кадәр сөйләшүебездә. Шулай булды да. Җор телле Илфат абыйның урыны театр сәхнәсендә аның. Менә анда ул балкый, чын йолдыз булып кабына.

«Кемгә дә булса багышлап җырлый дип уйламагыз»

Руслан концерт алдыннан җитди генә итеп авырып алган. Моны тамашачыдан да яшереп тормады. Әйтмәсә дә, җырлаганда әле терелеп бетмәгәнлеге сизелеп торды, бахыркайның. Тирләп-пеште, залдан чәчәк урынына кулъяулык чыгарып бирүчеләр дә булды үзенә. Тавышының да аз-маз киреләнеп алган мәлләре булды. Алай да бирешмәде - күпчелек җырларын тере тавышка башкарып чыкты.

Узган елгы концертында Руслан тормышындагы зилзиләле вакыйгаларга кат-кат басым ясаган иде. Ничектер халыкта жәлләтү хисе уятырга тырышкан бала кыяфәтендә булды ул. Хәзер Русланның сәхнә киемнәре генә үзгәреп калмаган - эчке ныклыгы барлыкка килгән диимме соң. Мескенләнмәде ул быел, үзен матур тотты. Авыр вакытларында ярдәменнән ташламаган әти-әнисенә, туганнарына һәм үзе белән калган тамашачысына рәхмәт әйтте. «Мин сине онытмам» җырын да: «Кемгә дә булса багышлап җырлый дип уйламагыз дуслар, җыр ошаганга башкарам», - диде.

Туган көне буларак Илһам абый Шакиров репертуарыннан җыр яңгырады. Хәйдәр Бигичевны искә алып «Хәйдәр җыры»н сузды. Әлеге җырны Чаллыда яшәп иҗат итүче Рубис Зарипов Хәйдәр Бигичевның үзе өчен махсус язган булган.

Яшь буын өчен тәрбияви элементлар инде болар, уйлап карасаң. Бу залда Илһам Шакировның кем икәнен белмәгән буын да утырырга мөмкин бит. Тик юк, «мине яшьләр дә ярата» дисә дә, Русланның аудиториясе үзгәрмәгән. Шул ук бабайларын җитәкләгән әбиләр, урта яшьтәге «культурный» ханымнар.

«Биргән чәчәкләрегезне сатуга куярбыз»

Чәчәкне дә күп бирделәр бүген Русланга. Сәхнәгә озаклап менәләр, җырчыны кат-кат кочаклыйлар, фотоларга төшәләр... Русланның колагына әллә нинди серле сүзләр пышылдыйлар. Бер әбиең әллә күз тиюдән саклый торган догаларга кадәр укыды инде. Ниләр сөйләгәнен без - тамашачы белми калдык. Чөнки Руслан чәчәк күтәреп янына ашкынган апаларга микрофон биреп азапланмый - барысын да җылы кочагы белән генә юмалап төшерә.

Лениногорскиның Бәкер авылыннан килгән Раушания апасы менә максатчан рәвештә сүз сөйлим дип менгән иде. Сөйләде. Аның белән тәнәфес вакытында да аралашып алдык.

«Руслан минем двоюродный»ымның малае. Горурланабыз энем белән. Аның җырганын тыңлаганда күземнән яшьләр чыгып утырды..

Безнең нәселдә төрле һөнәр ияләре бар - укытучылар, инженерлар. Ә җырчылардан Руслан үзе генә.

Әнисе дә бик яхшы кеше аның. Рамиләнең кече күңеллелеген бер вакыйга онытырга бирми. Мин студент вакытта Казанга билет булмагач, Лениногорсктан Чаллыга билет алдым. Автобуска утырганда минем акчамны урладылар. Кесәмдә бер сукыр тиенем булмаган килеш, Чаллыга килеп төштем. Миңа бит әле Казанга кадәр барырга кирәк. Русланнарның кайда торганын белә идем. Елап, шешенеп бетеп Рамиләләргә килеп кердем. Ул мине үзләренә сыендырып, юлыма, яшәремә акчалар биреп, Казанга озатып җибәрде. Мин бу вакыйганы, еллар узгач, Рамиләгә сөйләдем, ул аны хәтерләми дә. Ә менә минем күңелемә мәңгегә уелып калды», - ди Раушания апа Нәҗметдинова.

Чәчәк турында сүз чыккач, Руслан Әлфия Авзалова сөйләгән бер кызыклы хәлне искә төшереп, залны көлдереп алды.

«Мин бик бәхетле кеше. Үз чорында Әлфия апа Авзалова концертында да җырларга туры килде миңа. Әлфия апа инде үзе белән булган кызыклы хәлләрне сөйләргә бик ярата иде.

Берсендә Уфага концерт белән килгәннәр болар. Әлфия апа концертында бер яшь егет тә катнаша икән. Матур җырлый, моңлы егет инде, тик аңа чәчәк бирүче юк, ә Әлфия апаны чәчәкләргә күмәләр икән. Бу егет инде аз-маз көнләшкәнме, тәнәфес вакытында залдагы бер малайга акча биргән дә: «Менә шушы акчага чәчәк ал да, мин җырлагач, сәхнәгә менеп бүләк итәрсең», - дигән.

Малай сүзен тыңлаган инде моның. Теге егет җырлап бетерүгә йөгереп сәхнәгә менгән дә, кычкырып: «Абый, менә чәчәгең, менә сдачаң», - дигән. 

Сөйләм теле шомара башлаган Русланның. Алай да, алдан ятланган сүзләрне сөйләү генә килешә җырчыга. Сүз чыпчык түгел, очырсаң, тота алмассың диләр бит. Кайбер экспромт  сүзләрне бөтенләй әйтеп тормаса, тагын да яхшырак буласы иде дә бит. Мәсәлән, «Чәчәкләрне бигрәк күп бирәсез, мин барысын да санап торам. Иртәгә барысын да сатуга куябыз» , - дигән сүз ишеткәч,  бүген букет күтәреп килгән тамашачың да иртәгә буш кул белән килергә мөмкин.

Тамашачы: «Монда бөтен нәрсә «импортный»

Илфат абый Әскәров: «Залда ничә ир-ат бар?» дип сорагач 6-7 кеше генә кул күтәргән иде. Тәнәфестә алай гына түгел икәнлеге яхшы күренде. Чәчләре чалара башлаган абзыйларның төркем-төркем булып басып торучылары да, ялгыз килгәннәре дә бар.

Зөфәр абый – Русланның бер концертын да калдырмаучы тамашачысы. «Пенсиягә кадәр КАМАЗ заводында эшләдем. Бездә үткәрелгән бөтен бәйрәмнәргә килә иде Руслан, бик көтеп ала идек. Хәзер менә үзем концертларына йөрим», - ди ул.

Рамил абый Әсмәгулов һәм Фирдәвес абый Надыйршин да концерттан хисләнгән иде.

Фирдәвес абый:

А-а-ай, без аны барыбыз да нык яратабыз. Әле кичә дә карап утырдым телевизордан. Нык матур җырлый, нык хөрмәт итәм Русланны. Әле чәчкә алдым яңа гына. Хатынны чыгарып бирдерәм. «Мин бирмим, син бирерсең», - мин әйтәм. Нык хөрмәт итәм. Аны җырлары, аның тавышы… Әле елап та алдым. Шәп егет! 

Рамил абый:

Бер концертын да калдырмыйбыз. Тавышы шәп. Аның музыкаль белеме дә юк бугай бит?

Фирдәвес абый:

Әйе, «самоучка» бит.

Узган елгы концертында булган идегезме , аерма сизеләме?

Рамил абый:

Сизелмичә! Хәзер монда бөтен нәрсә «импортный». (Рамил абый бу сүз белән концерт чит ил җырчыларыныкына охшаган дип әйтергә теләгәндер инде).

Абзыйлар шәхси тормышында килеп чыккан хәлләрдә дә Русланны гаепләми. Алар Русланга бернигә карамыйча алга барырга кирәк дигән фикер җиткерделәр.

Яшь бит әле ул. Аңа кирәкми беркемгә дә карап йөрергә. Үз юлы белән барсын, - диделәр алар.

Ачылып аралашканга күңеле булыпмы, Фирдәвес абый залга кергәндә артымнан иярде. Урыннарыбызга барып җиткәнче үзенә ничә яшь икәнне дә, ничә баласы булуын да, аларның кайсы комплекста, ничә бүлмәле фатирда яшәвенә кадәр сөйләргә өлгерде ул. Иллә дә ачык күңелле кешегә туры килдем бит, ә. Залда утырган тормыш иптәше генә Фирдәвес абыйның чит кызлар белән гәпләшеп йөрүен күреп, ире ягына кырыс күз карашы ташлады. Минем аркада проблемаларга юлыкмаган булса инде дип, борчылып ук куйдым. 

Чакырылган һәм чакырылмаган кунак

Русланның концертында чакырылган һәм чакырылмаган кунак бар иде. Зөлфия Тимерова - чакырылмаган кунак. Аңлавымча, Зөлфия Русланның бөтен концертларында да чыгыш ясый. Шәхси тормышындагы үзгәрешләрдән соң интерью биргәндә: «Хәзер төркемгә бер кыз кирәк инде», - дип сөйләгән иде Руслан. Әнә шул кыздыр инде ул Зөлфия. «Бик яратабыз, өрмәгән урынга да утыртмыйбыз, төркемебездәге бердәнбер хатын-кыз бит ул», - дип мактады үзен Илфат абый. Үзе дә матур, киемнәре дә килешле Зөлфиянең. Ә менә җырының нигәдер «әйе, әйе» дигән сүзләре генә истә калды.

 

Фото: © автор фотосы

Руслан Кираметдинов концертында Алмаз Мирзаянов төркемендәге Илфир Искәндәров та эшли башлаган. Илфирның өздереп гармун телләрен биетүен белә идем. Бик тә үзенчәлекле тавыш белән җырлый да икән әле ул. Аның җырлавын сәхнәгә записка язып менгереп сораучылар да булды. Залдан яңгыраган алкышларга караганда, Илфиргә үзенең концертларын оештырырга да вакыт җиткәндер инде. Бигрәк яраттылар үзен.  «Фьют, фьют» дип сызгырыплар кул чаптылар. Әллә сызгыручылары да хатын-кызлар булды инде, аңламый калдым.

Үзенчәлекле тавыш дигәннән, Русланның Чаллыдагы концертына чакырылган кунак буларак, 2000 еллар йолдызы Әлфинә Әзһәмова килү бик уңышлы булган. Үзенең популяр җырларын башкарды ул. «Шушы җырларны җырлый-җырлый картаеп бетәм инде» - ди Әлфинә апа. Юк ла, картаймый әле. Кем-кем, ә менә Әлфинә апа картаймый ул. Бәлки, әнә шул күпләрнең яшьлек җылысын саклаган җырлары картайтаерга ирек бирмидер дә әле аңа.

«Дога кылган саен, бәхетле булсын дип теләп торам»

Концерт беткәч халык янына чыкты Руслан.  Ул чыкты, ә кулларына хатын-кыз курткалары тотып басып торучы ирләр хатыннарын югалтты... Руслан белән фотога төшәргә теләүчеләрдән озы-ын чират хасил булды. Аларның хатыннары да шул чират эчендә иде шул...

 

Фото: © автор фотосы

Өчәрләп тә, алтышарлап та төштеләр, сэлфи да ясадылар. Бу кичтә ватсаптагы статуслар, өем-өем чатлар Руслан Кираметдинов фотолары белән тулды…

Сүз уңаеннан, Русланның концертына бабасы - яки Илмираның әтисе дә килгән булган. Руслан концерт алдыннан бабасы белән бик яхшы мөнәсәбәтләрдә калулары, даими шалтыратышып торулары хакында сөйләгән иде. Менделеевскида узган концертын да караган булган ул элекке киявенең. «Фотоларга төштек. Елашып та алдык…» – дигән иде Руслан. Икешәр кат карарга әзер булгач, киявенең иҗатына чын-чынлап гашыйк ахры бу Рафаэль абый. 

 

Фото: © социаль челтәрләр

Фотога төшүче төркемне фотога төшереп торганымны күреп, ак шәл бөркәнгән апа кем булуым белән кызыксынды. Мин дә аның кем булуы белән кызыксындым - һөнәрем шул бит. Кәүсәрия апа Бакиева да Русланны электән яратып тыңлый, тугры тамашачысы. Апа концертка кызы, туганнары белән килгән.

 

Фото: © автор фотосы

«Әле иң беренче концертларын куйган вакытта ук кызыма билет алырга куша идем. Бик яратам җырлавын. Мин аның холык-фигылен бик белеп бетермим, шулай да сәхнәдә үз-үзен тотышы ошый - тыйнак, сикеренми. Тик менә аерылганнар икән хатыны белән.Шшуның өчен генә җаным көйде. Бергә булсыннар иде инде балалары хакына. Дога кылган саен Руслан бәхетле булсын дип теләп торам», - диде ул.

Амин, шулай булсын, без дә Кәүсәрия апа сүзләренә кушылабыз.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city

Сопрано Ольга Перетятько получит почетное звание «Kammersängerin»

Небесная благодать: Альбина Шагимуратова и РНО указали меломанам путь в рай

Самоубийственное решение: для чего Финляндии штаб сухопутных войск НАТО

Певец Данко показал видео из своей гримерки в Пензе

Музыкальные новости

С номером 666. Audi влетела в фуру на скорости 300 км/ч в Подмосковье

Сафиуллин проиграл Синнеру и не смог выйти в четвертьфинал теннисного турнира в Пекине

Песков: Коррекция ядерной доктрины вызвана упорностью «оголтелых голов»

Валерия Чекалина, Алёна Блин, Ксения Бородина, Ольга Бузова, Михаил Галустян, Мария Погребняк, Алана Мамаева: ТНТ презентовал новый проект  «Звёзды в джунглях»

Новости России

В Гидрометцентре пообещали до +20 градусов 29 сентября в Москве

Достигнута договоренность об увеличении финансирования содержания трасс Колыма и Вилюй

Посольство в Чаде не смогло прояснить судьбу задержанных российских граждан

«Здесь было явление святого». Поклонники Шатунова едут с дарами в монастырь

Экология в России и мире

Валерия Чекалина, Алёна Блин, Ксения Бородина, Ольга Бузова, Михаил Галустян, Мария Погребняк, Алана Мамаева: ТНТ презентовал новый проект  «Звёзды в джунглях»

Кристина Орбакайте ставит точку в своих отношениях с Россией

Мы не просто создаем продукты, мы решаем проблемы: Екатерина Паршина о "Симбионтах Кутушова"

После отдыха в Турции муж теперь постоянно просит такую яичницу на завтрак: вот рецепт, ингредиенты есть в любом российском магазине

Спорт в России и мире

Томми Пол уступил Томашу Махачу во втором круге турнира ATP-500 в Токио

Шнайдер проиграла Френх в третьем круге турнира WTA в Пекине, взяв сет под ноль

Сафиуллин проиграл Синнеру и не смог выйти в четвертьфинал теннисного турнира в Пекине

Даниил Медведев обыграл Гаэля Монфиса и вышел во 2-й круг турнира ATP-500 в Пекине

Moscow.media

Задержан предполагаемый виновник смертельного ДТП с автобусом в Прикамье

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Сегодня свой 65-летний юбилей отмечает Заслуженный спасатель Российской Федерации, член Высшего Совета Общероссийской общественной организации "Российский союз спасателей" Литюк Николай Петрович











Топ новостей на этот час

Rss.plus






Знаки зодиака: Москвички предпочитают украшения со львом

Трем зданиям в Хамовниках вернут исторический вид

Артем Дзюба рассказал, что хотел бы сыграть в кино. И вот кого

Нижний Новгород вошел в ТОП-5 лидеров климатической повестки городов РФ