Другие новости Мамадыша и Татарстана на этот час

«Татмедиа» газеталарына язылып, 100 мең откан Фәридә Сафина: «Җиңүемне белгәч, ышанмадым»

Шамил Садыйков: «Татарстан Россиядә матбугатны иң күп укучы төбәк булып санала»

«Татмедиа»ның PR-директоры Ләйсән Сафина әйтүенчә, акция шартлары нигезендә оештыручылар язылучылардан 448 гариза теркәгән:

«Татарстан районнарыннан, шулай ук Башкортстан һәм Киров өлкәсеннән гаризалар килде. Бүләкләр арасында телевизор, газонокосилка, электр иттарткычы, тузан суырткыч, электр шуруповертлары, җиләк-җимеш киптергечләре, тонометр һәм үтүкләр бар. Акциянең төп бүләге – 100 мең сум. Шулай ук, һәр редакция аерым бүләк уйнатуны оештыра», – диде ул.

«Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең генераль директоры Шамил Садыйков акцияне ел саен 2 тапкыр үткәрүләрен искәртте:

«Бу – зур сөенеч. «Татмедиа»да 200 меңнән артык тираж белән газета-журналлар чыга. Укыган халык, укыган милләт беркайчан да югалмый. Татарстан Россиядә матбугатны иң күп укучы төбәк булып санала. Исегездә булса, Татарстанга махсус бүләк тә бирелгән иде. Бу – милләтебезнең, халкыбызның укымышлы булуын күрсәтә. Укымышлы халык беркайчан да бетмәячәк, чөнки укыган кешене алдап, ялгыш юлдан кертеп булмый.

«Татмедиа»дан тыш, Татарстанда шәхси газета-журналлар да чыга. Аларның күпчелеге татар телендә. Бу – безнең өчен зур шатлык, чын мәгънәсендә зур бәйрәм! Елга 2 тапкыр укучыларыбызны күрәбез. Сезгә дә Казанга килү, «Татмедиа»ны, безнең редакцияләрне күрү кызыктыр. Халык ярата торган газета-журналларыбыз бар. Бүгенге көндә журналистлар актив рәвештә эшли, кызыклы газета-журналлар чыгарырга тырыша. Гомумән, һәр очрашу – безнең өчен зур вакыйга.

«Татмедиа»да 200 меңнән артык тираж белән чыккан газета-журналларга язылуның 90 проценты – почта аша. «Без бу юнәлештә актив эшлибез. Бер үк вакытта 10-11 газета-журналга язылган кешеләр дә бар. Димәк, басма матбугатка сорау зур. Газета-журналлар укырга күнеккән халык инде ансыз яши дә алмый, бу очракта матбугат уку ул – тормыш рәвеше дә. Шуңа күрә бүләк уйнатуда катнашучыларны, җиңүчеләрне чын күңелдән котлыйм!» – диде ул.

Рекордсменнар исемлеге: иң күп газета-журнал яздыручылар кемнәр?

Язылулар саны буенча рекордчы булып Балык Бистәсе районыннан Тәнзилә Закирова танылды, ул 11 басмага язылган: «Авыл офыклары» район газетасы, «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф», «Казан утлары», «Ялкын», «Идел», «Сабантуй», «Сөембикә», «Мәдәни җомга», «Көмеш кыңгырау», «Мәйдан».

Мамадыш районыннан Фирая Мингалиева 10 басмага язылган: «Нократ» район газетасы, «Татарстан», «Салават күпере», «Безнең мирас», «Мәдәни җомга», «Казан утлары», «Сабантуй», «Ялкын», «Шәһри Казан», «Сөембикә».

Минзәләдән Гөлнара Заһриева 8 басмага язылган: «Минзәлә», «Сөембикә», «Сәхнә», «Гаилә һәм мәктәп», «Ялкын», «Сабантуй», «Мәгариф», «Казан утлары».

«Пенсионерның газета-журналлар укырга вакыты була. «Шәһри Казан. Язмыш» газетасын алдырам, бик эчтәлекле, яхшы газета. Бүләк өчен рәхмәт», – диде Балтач районыннан Рафаэль Закиров. Кукмара районыннан Сәлимә Галәветдинова да «Шәһри Казан. Язмыш» газетасын яратып укуы турында әйтте. «Моңа кадәр ирем языла иде, быел беренче тапкыр мин дә язылдым. Бүләк тә оттым, рәхмәт», – диде ул.

Фәридә Сафина: «Алга таба да әлеге акциядә катнашырга ниятлим»

100 мең сумлык төп бүләккә Яшел Үзән районы Уразлы авылыннан Фәридә Сафина лаек булды.

«37 ел мәдәният йорты мөдире булып эшләдем. «Яшел Үзән» район газетасы, «Шәһри Казан. Язмыш» газеталарына язылган идем. Бүләк уйнату акциясендә беренче тапкыр катнаштым. Моннан соң да язылырмын дип уйлыйм. Газеталарны күрше ала иде, аннан алып чыгып укый идем. «Яхшы газеталар икән, тукта әле, мин дә яздырыйм», – дидем. Акция турында үзебезнең почта хезмәткәре Дилбәр Әхмәтова хәбәр иткән иде.

Газеталарны укырга бик яратам. Китаплар да алам – менә әле килгәч тә китаплар сатып алдым. Җиңүем турында белгәч, ышанасым да килмәде. Бик дулкынландым. Акча – тормышта кирәкле әйбер. Өйне ремонтларга да кирәк ул. Бик зур рәхмәт. Алга таба да әлеге акциядә катнашырга ниятлим», – диде Фәридә Сафина.

«Бергә булыйк, бергә укыйк!»

«Сөембикә» журналы язылучылары арасында аерым бүләк уйнаткан. 9 җиңүчене журналның баш мөхәррире Лариса Маликова котлады һәм аларга акчалата сертификатлар тапшырды.

«Барлык абунәчеләребезне котлыйм. Бүген һәр газета-журналга язылучы кеше бүләкле булды. Сезгә ай саен өегезгә басма матбугат киләчәк, сез үзегезгә зур бүләкләр ясадыгыз. Алдагы көннәрдә дә бергә булыйк. Газета-журналларга киләчәктә дә язылырга язсын», – диде ул.

Бүләк отучылар арасыннан «Татар-информ» журналисты Равил Мөкминовның әнисе Галия Мөкминова, «Салават күпере» редакциясеннән журналист Руфия Мөхетдинова да бар иде. «Авылда яшәүче әниемә яздырам», – диде ул.

Катнашучылар арасында даими укучылар да бар иде, алар әлеге акциядә кат-кат катнашкан. Аларга бүләк тапшырдылар. «Эшегездә, гаиләгездә уңышлар! Бергә булыйк, бергә укыйк!» – диде Шамил Садыйков Фирая Мингалиеваның тормыш иптәшенә.

«Тиздән киләсе ярты еллыкка язылу башланачак. Яңадан шушы акциядә катнашу мөмкинлеге бар. Беренче тапкыр катнашып, бүләк отучылар да шактый. Без сезне тагын бер тапкыр котыйбыз, бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз, дигән теләктә калабыз», – дип чараны тәмамлады Ләйсән Сафина.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Мамадыше, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Мамадыше

Ria.city

Казань выделит 35 млн рублей на очистные сооружения ливневой канализации

Запрет телефонов и военная подготовка: что ждет школьников в Татарстане с 1 сентября

Форум татарской молодежи призвал власти Казани сделать новую стелу двуязычной

Радик Салихов: «Татарстан – это сердце великой России»

Музыкальные новости

Власти Грузии положительно оценили заявление Лаврова о Южной Осетии и Абхазии

Лавров: решения Запада по ударам вглубь РФ покажут, как услышали Путина

Подведены итоги конкурса «Мы верим твердо в героев спорта»

Песков: Коррекция ядерной доктрины вызвана упорностью «оголтелых голов»

Новости Татарстана

Три участка трассы М-7 Волга в Татарстане перекроют 27 сентября

Козодоя с подбитым крылом нашли на стройке в Казани

«Инсайт Люди» приняли участие в блог-туре по Татарстану

Представитель Минсельхоза РФ посетил хозяйства Татарстана

Экология в Татарстане

Ann Demeulemeester, коллекция весна-лето 2025

Искусствоведы узнали о крупнейшей в мире частной коллекции русского императорского фарфора Елены Батуриной

Азербайджанца-русофоба Амида Юсубова, призывавшего ненависти к русским, приговорили к 3,5 годам заключения

Сергей Светлаков презентовал комедию «Беляковы в отпуске» в Москве

Спорт в Татарстане

Пегула выбила Кудерметову с турнира WTA в Пекине

Томми Пол уступил Томашу Махачу во втором круге турнира ATP-500 в Токио

Даниил Медведев обыграл Гаэля Монфиса и вышел во 2-й круг турнира ATP-500 в Пекине

Рублев вышел в четвертьфинал турнира в Пекине

Moscow.media

Стоит ли отдавать ребенка в частную школу?

По факту ДТП с автобусом и грузовиком на Кубани возбудили уголовное дело

Водители смогут переночевать с удобствами — на трассе заработал первый отель

Колымская красненькая...











Топ новостей на этот час в Мамадыше и Татарстане

Rss.plus






Козодоя с подбитым крылом нашли на стройке в Казани

«Готов нести ответственность»: Вадим Никитин стал главой Мамадышского района

Бизнес Александра Иванова в Татарстане пошел в гору: «Я вернусь поднимать якутское производство!»

Пчеловоды Татарстана об урожае: «Для меда нормальной погоды практически не было»