Кукмара элеваторы 33 мең тонна ашлык кабул иткән
(Казан, 15 октябрь, «Татар-информ»). Татарстанда Кукмара элеваторы 33 мең 317 тонна ашлык кабул иткән. Узган ел ноябрь аенда саклауга 25 мең тонна ашлык салынган булган. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә. Ашлыкны Мамадыш һәм Арча районнарыннан, шулай ук Киров өлкәсеннән һәм Марий-Эл Республикасыннан алып килгәннәр. Элеватор директоры Гүзәлия Гыйззәтуллина сөйләвенчә, быел элеваторда ремонт эшләре башкарылган, складларда дезинфекция үткәрелгән, түбә һәм түшәмнәр яңартылган. «Барлык җитештерү җайланмаларын катнаш азык заводына күчерергә, ә элеваторда ашлык саклауны гына калдырырга уйлыйбыз. Тиздән борай җитештерүне дә башлап җибәрмәкче булабыз, моның өчен кирәкле документлар әзер инде. Ә якындагы өч елда элеваторда яңа силос банкаларын урнаштырачакбыз», — диде элеватор директоры.