Другие новости Казани и Татарстана на этот час

«Ел табибы — Ак чәчәкләр» бәйгесе: «Җиңүчене ничек сайлап була икән?»

Мәскәү артистлары катнашындагы масштаблы тантана

Быел республиканың меңләгән медигын «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә урнашкан Илһам Шакиров исемендәге концерт залына җыйдылар. Башка елларда зур тантана «Пирамида» күңел ачу үзәгендә уза иде. Былтыр чикләүләр сәбәпле масштаблы бәйрәм итү булмады.

«Казан Экспо» каршында зур автопарк булып авылларга һәм район үзәкләренә тапшырыласы 150 «Лада Ларгус» ашыгыч ярдәм машинасы һәм 43 Ford Transit микроавтобусы тезелеп тора иде. Концерт залына керүчеләрне ишек төбеннән оркестр белән каршы алдылар. Сәхнәдә дә тантананы башыннан ахырына кадәр Дәүләт камера хоры һәм София Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка оркестры озата бардылар.

Тантананы Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков рәхмәт сүзләре белән ачып җибәрде. — Илебезнең иң авыр чорларында алдынгы сызыкта һәрвакыт медицина хезмәткәрләре торды. Рәхмәт сезгә, хөрмәтле табиблар, шәфкать туташлары, медбратлар, санитарлар, ашыгыч ярдәм машинасы йөртүчеләр, хастаханәләрнең эшчәнлеген тәэмин итеп торучы техник хезмәткәрләр, — диде министр.

Чараны Яна Чурикова , Михаил Волконадский һәм Марина Михайлова алып бардылар. Кунаклар алдында Салават Фәтхетдинов белән Валерий Сюткин чыгыш ясадылар. Тантананың рәсми өлеше тәмамлангач, медицина хезмәткәрләре өчен Валерий Сюткинның концерты дәвам итте.

«Елның иң яхшы медицина хезмәткәре»

Бүләкләү тантанасы «Елның иң яхшы медицина хезмәткәре» номинациясеннән башланды. Татарстанда бүгенге көндә 37 меңнән артык урта медицина хезмәткәре эшли икән. Алар кешеләргә иң беренчеләрдән булып ярдәм кулы сузучылар. Җиңүче исеменә лаек дип табылган дүрт номинант тәкъдим ителгән. Алар — Әгерҗе үзәк хастаханәсенең ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең өлкән фельдшеры Гөлфия Симакова , Республика клиник инфекция хастаханәсенең өлкән шәфкать туташы Зөлфия Галиәхмәтова , Биектау үзәк хастаханәсе фельдшеры, Әлдермеш фельдшер-акушерлык пункты мөдире Илсөя Усманова , Казан медицина университетының 2 нче Клиник бүлеге өлкән шәфкать туташы Гүзәлия Габдрахманова . Җиңүче дип сәхнәдән Зөлфия Галиәхмәтованың исемен атадылар. Гөлфия Симакова исә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан махсус призны — «Лада Гранта» автомобилен алды. Гөлфия Симакованың быел 53 яшен һәм 35 еллык хезмәт стажын билгеләгәне мәгълүм булды.

«Беренчел звеноның иң яхшы табибы»

«Беренчел звеноның иң яхшы табибы» номинациясендә җиңүне Яр Чаллыдагы Сугыш ветераннары госпиталенең көндезге стационар мөдире, участок терапевты, гериатры, Яр Чаллының штаттан тыш баш гериатры Фәридә Шәрифуллина яулады. Номинантлар арасында шулай ук Казанның 7 нче балалар поликлиникасы участок педиатры Динә Сабитова һәм Түбән Каманың перинаталь үзәкле Балалар хастаханәсенең профилактика бүлеге мөдире, педиатр Диләрә Вәлиева да бар иде.

Номинация буенча җиңүчене бүләкләгәндә Яна Чурикова: «Шулкадәр яхшы табиблар арасыннан җиңүчене ничек сайлап булганын аңлый алмыйм», — диде. Аның сүзен куәтләп, Марина Михайлова чарада катнашкан барлык хезмәткәрләрне дә җиңүчеләр дип атады.

Җиңүчеләрне бүләкләү өчен сәхнәгә бәйгене 14 ел элек оештырып җибәргән шәхесне, Россиянең Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәрраховны чакырдылар.

— Ун ел элек Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламәтлек саклау системасын, хастаханәләрне яңарту эшен башлады. Бүгенге көндә без аның нәтиҗәсен һәм куәтен күрәбез. Сәламәтлекне саклауга ул хәзер дә икеләтә игътибарын бирә. Татарстанның сәламәтлекне саклау системасы Россиядә иң яхшылар рәтендә. Мин моның белән горурланам, — диде Айрат Фәррахов.

«Уникаль очрак»

«Уникаль очрак» номинациясенә Татарстанның Республика клиник хастаханәсе, Татарстанның Республика балалар клиник хастаханәсе, Яр Чаллының ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе, Казанның 7нче хастаханәсе командалары тәкъдим ителгән. Һәрберсенең дә катлаулы операцияләре каһарманлыкка тиң. Аларның уникаль очрак белән күзгә-күз очрашу тарихы турында кыска видеороликлар күрсәткәндә күпләр күз яшьләрен тыя алмады. Бәйге булгач, җиңүче дә булырга тиеш. Җиңүче исеме Татарстанның Республика клиник хастаханәсенә бирелде.

Клиник хастаханә конкурска хатын-кызның бавырын күчереп утыртканнан соң Идел буе федераль округында беренче мәртәбә сау-сәламәт бала таба алу тарихын тәкъдим итте. Казанда кеше органнарын күчереп утырту буенча уңышлы операцияләр ясала!

Гомерләре өзелә дигәндә генә табибларның тырышлыгы белән исән калган кешеләр дә бүләкләү вакытында сәхнәгә менде. Җиңүче команда бүләкне Россия Фәннәр академиясе академигы, танылган кардиохирург Ренат Акчурин кулыннан алды.

— Миңа гомер буе кардиохирургия буенча да, органнар күчереп утырту буенча да иң авыр очраклар белән очрашырга туры килде. Бүгенге күргәннәр мине күз яшьләре чыгарлык итеп тетрәндерде. Шушындый медицина булуы белән мин Татарстанның табиблар җәмәгатьчелеген чын күңелдән котлыйм, — диде Ренат Акчурин.

Бүләкләү тантанасында көтелмәгән вакыйга да булды. Республика клиник хастаханәсенең трансплантологы Александр Киршин медицина җәмәгатьчелеге алдында сөйгән ярының кулын сорады. Сөйгәне ризалыгын белдерде. Ул да шул ук хастаханәдә гастроэнтеролог булып эшли икән. Ике яшь табибның кавышуы залда уңай эмоцияләрне арттырып җибәрде.

2021 елның «Сәламәтлек саклау легендасы» исеме Республика балалар клиник хастаханәсенең ветераннар советы рәисе, Татарстанның һәм Россиянең атказанган табибы, Казан медицина университеты профессоры Дамира Галиевага бирелде. Аңа альтернатива булмады. Бүләкне министр Марат Садыйков тапшырды.

«Ел табибы»на бүләкне Татарстан Президенты тапшырды

Бүләкләүнең кульминация өлешенә дә килеп җиттек. «Ел табибы» номинациясендә җиңүчене әйтер өчен сәхнәгә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов менде. Башта һәр номинант белән алдан әзерләнгән видеоролик аша таныштырдылар. Җиңүчене билгеләү җиңел булмагандыр. Видеодан күренгәнчә, аларның һәрберсе Татарстан медицинасына зур өлеш керткән. Рөстәм Миңнеханов та, җиңүченең исемен әйткәндә: «Сайлаучы мин түгел. Мин бары тик конвертны ачып укучы гына», — диде.

Номинантлар арасында Казан медицина университетының госпиталь терапиясе кафедрасы мөдире, Татарстанның атказанган табибы, медицина фәннәре докторы һәм профессор, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының терапия буенча штаттан тыш баш белгече Диана Абдулганиева ; Әлмәттә «Татнефть» медсанчастенең лазер хирургиясе кабинеты офтальмологы Альбина Гыйләҗева ; Республика клиник онкология диспансерының 4нче онкология бүлеге мөдире, онколог Альберт Гыймранов булды.

«Ел табибы» номинациясендә Татарстан Президенты Диана Абдулганиеваның исемен укыды. Диана Абдулганиева табиблар гаиләсендә туган һәм әти-әнисенең юлын дәвам иткән.

2020 елда Диана Абдулганиева Татарстанда пандемия вакытында виртуаль обход керткән табиб. Шуның нәтиҗәсендә белгечләр 2020 елда бөтен республика буенча ун меңнән артык авыруга консультация биргән.

Аның җитәкчелегендә республикада ковидка каршы плазма куллану башланган. Бу ысул бик күп авыр хәлдәге авыруларны үлемнән коткарган.

Диана Абдулганиева Республика клиник хастаханәсенең вакытлы инфекцион госпиталендә иң авыр хәлдәге пациентларны шәхсән дәвалаган.

Рөстәм Миңнеханов үз чыгышын: «Сәламәтлек сатылмый, аны сәламәтлек саклау системасында эшләүче кешеләр ярдәме белән саклап кына була» сүзләре белән башлап җибәрде.

Татарстан Президенты сәламәтлек саклау министры белән пандемия башланган чорда Республика йогышлы авырулар хастаханәсендә «кызыл зонага» керүен искә төшерде.

— Киенү процедурасы үзе бик катлаулы. Без «кызыл зонада» махсус саклану киемендә 30-40 минут булдык, ә бит табиблар бу махсус киемдә көн саен һәм көн буе эшлиләр. Бүген дә пандемия беркая китмәде. Без бу афәт белән көрәшәбез, моның белән яшәргә өйрәндек.

Сәламәтлек саклау системасы һәрвакыт өстенлекле булып калачак. Минем эш көне сәламәтлек саклау министры һәм Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе белән очрашудан башлана. Шуңа күрә без сезгә, табибларга, нинди режимда эшләргә туры килүен беләбез. Сез тагын да зуррак хөрмәткә лаек. Рәхмәт сезгә! Үзегезне саклагыз! — дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов барлык медицина хезмәткәрләренә.

Бәйгедә җиңү яулаган хезмәткәрләргә 100 мең сум күләмендә акчалата премия, компьютерлы планшет тапшырылды. Һәр номинант чит илдә стажировка узу мөмкинлегенә ия булды.

Читайте на 123ru.net


Новости 24/7 DirectAdvert - доход для вашего сайта



Частные объявления в Казани, в Татарстане и в России



Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Казани

Ria.city

Активисты из Богородского округа побывали на экскурсии в Котельниках

Конкурс «Туган авылым» наградил фотографов «Татар-информа» Рамиля Гали и Султана Исхакова

«Ак Барс» в гостях победил «Металлург», выиграв пятый матч подряд в КХЛ

Матч «Рубин» — «Динамо» Москва перенесен в Нижний Новгород

Музыкальные новости

Выставка-ярмарка открылась в Пскове в рамках фестиваля «Книжная яблоня»

Американский регулятор прокомментировал обвинения SpaceX

Масспостинг вертикальных видео в TikTok, Youtube-shorts, ВК-клипы, Reels.

Агния Кузнецова в шоу «Вкусно с Анфисой Чеховой» рассказала, как убедила Балабанова взять на роль её однокурсника

Новости Казани

Экс-арсеналец принёс «Пари Нижнему Новгороду» победу над «Оренбургом»

Инициатива «Росатома» по созданию Университета будущих технологий отмечена в итоговой декларации цифрового форума БРИКС

«Ак Барс» в гостях победил «Металлург», выиграв пятый матч подряд в КХЛ

Конкурс «Туган авылым» наградил фотографов «Татар-информа» Рамиля Гали и Султана Исхакова

Экология в Татарстане

От аспирина до фосарбина. За что любили народного академика Арбузова?

НОВЫЕ «ОПАСНЫЕ СВЯЗИ» С НОВЫМ ВЕДУЩИМ НА «ЧЕ!»

Питание и здоровье: чего нам не хватает?

Дистрибьюция Музыки. Дистрибьюция Музыки в России. Дистрибьюция музыки в вк. Яндекс музыка дистрибьюция. Цифровая дистрибьюция музыка. Дистрибьюция музыки под ключ.

Спорт в Татарстане

Зарина Дияс может встретиться с Ариной Соболенко на топовом турнире

Алибек Качмазов поднялся на 73 позиции в рейтинге ATP, достигнув 179-го места

Стало известно, кто из россиян примет участие в турнире ATP-500 в Вене в конце октября

Камилла Рахимова вышла во второй круг WTA-1000 в Пекине, обыграв Кимберли Биррелл

Moscow.media

Hybrid запустил онлайн-академию Hybrid Training Hub

Black panties

Беспроводной сканер штрих-кодов SAOTRON P05i промышленного класса

В Ленинском районе Крыма проверили бывших мигрантов, не вставших на воинский учет











Топ новостей на этот час в Казани и Татарстане

Rss.plus






Госсовет РТ назначил Ильназа Фазуллина главным редактором газеты «Ватаным Татарстан»

Спутники для интернета и продвижение ИИ: цифровое будущее БРИКС наметили в Иннополисе

На трассе М-12 Восток в Нижегородской области в составе МФЗ построят отель

Фонд президентских грантов помогает развитию адаптивной гимнастики в Самарской области и Республике Татарстан