«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты кураторы Сәидә Кадыйрова-Миңнебаева проект турында фикерләрен сөйләде. Бу хакта ул Казан Ратушасында 2024 елда Казан мэриясе оештырган милли чараларга һәм проектларга багышланган түгәрәк өстәлдә әйтте.
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектында катнаша алуыма бик шатмын, елдан-ел бу проектның үсеш һәм үзгәрешен карарга бик кызык. Бу юлы без яңа форматлар эшләп карадык: импровизация, танышу киче булды, гаилә кичен үткәрдек. Минемчә, Кабан күле яры - милләттәшләр һәм килгән кунаклар өчен ял итү урыны гына түгел, безнең өчен дә милли проектлар, коллаборацияләр башкару, иҗат итү урыны да әле», - диде ул.
Аның әйтүенчә, проектта биючеләрдән Рафаэль Мустяков, музыкантлар Ильяс Фәрхуллин, Айдар Ниязов, Айдар Абдрахимов һ.б. катнашкан. «Төп йолдызыбыз – Алсу Мәгъсүмҗанова. Проектта катнашкан музыкантлар хәзер бергә эшли. Без дә шулай танышып, алга таба да яңа фикерләр, проектлар турында уйлый башлыйбыз. Безгә ышануыгыз өчен рәхмәт. Киләчәктә үземә экспериментлардан курыкмаска, дигән максат куям», - диде Сәидә Кадыйрова-Миңнебаева.
Түгәрәк өстәлнең алып баручысы Айсылу Лерон җәй аен традиция буенча «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты ачып җибәрүен әйтте. «Дүртенче ел Казан урамнарында бию дәресләре үткәрелә. Быел әлеге проектның кураторлары – Алсу Мәгъсумҗанова, Сәидә Кадырова-Миңнебаева, Алия Мөхәммәтгалиева. Әлеге өч кызыбыз быел җәй дәвамында һәр пәнҗешәмбе Кабан күле ярында унике чараны үткәрде. Чарага даими йөрүчеләр булды, алар белән дуслашып беттек», - диде ул.
«Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты - зур гаилә шикелле. Без инде дүртенче ел җәй саен килгән кунаклар, милләттәшләребезне матур проект белән каршы алабыз. Үзебезнең матур җыр-биюләр, гореф-гадәтләрне күрсәтәбез һәм шуның белән горурланабыз. Чаралар бик күңелле, дәртле уза. Катнашучылар хәтта кыш айларында да килергә әзер. Шундый тамашачыларыбыз булганда шатланабыз. Шушы эшебез алга таба да дәвам итәр. «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проекты чәчәк атар дип өметләнәм. Алга таба да шулай бергә-бергә матур итеп эшләргә язсын», - диде Алия Мөхәммәтгалиева.
Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектын оештыручыларның хезмәтенә игътибар итте. «Баштан перформанс эшлисез, өйрәтәсез, аннары гына күмәк уен, биюләр башлана. Әлбәттә, аны җиңелрәк форматта – «пятачоклар» стилендә генә дә үткәреп булыр иде. «Пятачокларны» «Татмедиа» белән дә эшләргә уйлаган идек, кул җитмәде. Чаллылар быел тоттылар да эшләде: күргәнсездер, анда күпме кеше җыелган иде! Чаллы халкы аңа сусаган булганмы, белмим. Әллә безнең монда атна саен булгач, кешеләр бүленә-бүленә җыеламы, әллә мәгълүмат бөтен кешегә дә барып җитмиме?» – диде ул.
«Калеб» яшь буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева «Хәрәкәттә-бәрәкәт» проектын бөтен республикага да җәелдерергә тәкъдим итте. «Республика буенча чыгып, өйрәтеп, оештыручылар табып, «франшиза» рәвешендә эшләп караргадыр, бәлки? Бу тәҗрибәне тарату, киңәйтү кирәк», - диде ул.
Гүзәл Сәгыйтова әлеге фикерне тормышка ашыру өчен финанслау булырга тиеш дип саный. «Бу очракта материалны бер атна буе укырга, өйрәнергә, әзерләнергә кирәк, аннары перформансны берничә тапкыр җыелып кабатлау сорала», - дип аңлатты ул.
«Татар ядкәрләре» шәхси оешмасы җитәкчесе, Татарстанның баш фольклорчысы Фәнзилә Җәүһәрова хореографлар һәм биюче коллективлары өчен татар биюләренең язмалары аз булуын билгеләп үтте. «127 аутентик, нотага утыртылган көйләр җыйган идек. Шулар нигезендә, биючеләр өчен аранжировкалар эшләтергә, аны таратырга кирәк. Республикабызда эшләргә теләге булган хореографик коллективлар бик күп», - диде ул.
Татарстан Мәдәният министрлыгының массакүләм мәгълүмат чаралары һәм иҗтимагый оешмалар белән арадашлык бүлеге мөдире Айрат Фәйзрахманов әлеге мәсьәләне хәл итеп булуын әйтте.