Казаннан Һиндстанның Гоа курорт штатына туристик рейслары ачылды. Очышлар һәр ун көн саен башкарылачак. Бу хакта башкала аэропортының матбугат хезмәте хәбәр итә .
«Россия туристлары арасында ихтыяҗ зур булу сәбәпле, туристик рейсларының очыш программасы яңартылды. 12 декабрьдә бу сезонда беренче авиарейс ясалды, аның йөкләнеше 100 процент тәшкил итте», – диелә хәбәрдә.
Маршрутка 238 пассажир сыйдырышлы Boeing 757-200 авиалайнерлары билгеләнгән.
Рейслар 2025 елның март ахырына кадәр башкарылачак. Туристик юллармалар сатып алу өчен туроператорларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.