Башкортстанның халык язучысы, галим, Бөек Ватан сугышы яугире Суфиян Поварисовның тормышына багышланган истәлекләр китабы нәшер ителде. Басма Зәйнәп Биишева исемендәге «Китап» дәүләт нәшрияте басмаханәсендә дөнья күрде.
«Әлеге китапны данлыклы якташыбыз Суфиян Поварисовның 100 еллыгына өлгертергә омтылдык. Берникадәр кыенлыклар туып, юбилей чараларына нәшер итәргә өлгермәдек. Киләсе атнада китап презентациясен үткәрергә планлаштырабыз. Китап нәшер итү җиңел эш түгел әлбәттә, шулай да ерып чыга алдык. Һәм хөрмәтле якташыбызның юбилей елында булуы да әһәмияткә ия», – диде матбугат ветераны, БР Илеш районының «Маяк» иҗтимагый-сәяси газетасы каршындагы «Балкыш» әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлфинә Сәлимова.
Китапны төзүчеләр – Гөлфинә Салимова һәм филология фәннәре докторы, Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире Илшат Насыйпов. Әлеге әдәби-нәфис басма 154 биттән тора.